Шәһри Казан

Парник модада түгел, теплицага күчәләр

Карлар эреп, яз исе килә башлагач, халык бакчасына таба карый башлый. Димәк, бу өлкәгә караган бизнес та чәчәк атарга тиеш. Әгерҗе районы Исәнбай авылыннан Руслан Абдульманов моны аңлап, теплицалар ясарга керешкән. 

Кайсыдыр төр бизнес кешенең үзенә кирәк булганлыктан башлана. Русланныкы да шулай килеп чыккан, бакчасына теплицаны үз куллары белән ясап куйгач, башында шәп фикер туа. Өстәвенә шул арада тимер бөгә торган станок та алгач, ул нәрсә белән шөгыльләнәсен аерым-ачык аңлый. Әйбәт килеп чыга бит, ник башкаларга да ясамаска?

Халыкка бик кирәк мени соң ул теплица? Үз кулларың белән дә әмәлләп куялар бит инде аны..., – дип, әңгәмәне корып җибәрдем. 
Менә кичә генә Ямурза авылында бер теплица куеп кайттым, тагын икегә заказ бар. Каян мине беләләрдер, бер җиргә дә реклама куйганым юк. Җитешеп тә булмый, халык гел сорый. Шунысын да әйтергә кирәк, быел кар күп булды бит, күп кешенең теплицалары ватылды. Мин әле поликорбонат та сатам, үзем ясап бирәм. Яшерен-батырын түгел, элек кеше бакчасына парник куя иде, әмма аны ел саен яңартып торырга кирәк, шуны аңлап та теплицага күчә башладылар. 
Моны Абдульмановларның гаилә бизнес дип кабул итәргә кирәк. Руслан тимер бөгә, хатыны буйый, ә малайлары әтиләренә булыша. Соңгы арада заказларны үтәргә улы белән энекәшен алып бара, тиз дә була, эшкә дә өйрәнәләр. Алда җәйге каникуллар көтә, шунда балаларын үзе белән йөртергә исәпли. Дөрес, бу сезонлы бизнес, ул апрельдән июньгә кадәр генә бара, әмма шул вакыт эчендә дә акча эшләп була. Руслан теплицаларны буш вакытта ясый, болай ул тимер җыю белән шөгыльләнә икән. Аларны шәһәргә алып бару өчен “Газель” машинасы бар. Ул башка эшләрендә дә бик ярдәм итә. Әйтик, ул теплицаны үзе ясый, үзе урнаштырып та бирә, аны төяп, тиешле урынга китерүне дә үзе башкара, комплекслы хезмәт күрсәтә дияргә дә була. Шунлыктан, аның бәяләре дә халык өчен әйбәт, чөнки шәһәрдәге оешмаларга заказ биргән очракта кешенең өстәмә чыгымнары барлыкка килә. 

Хаклары турында сүз чыккан, цифрларны да әйтеп узарга кирәктер инде. Руслан Абдульманов  4 метрлы теплицаны 20-22 мең сумга сата, 6 метрлысын – 25-28 меңгә, 8 метрлысы исә 30-32 мең сумга төшә. Аның әле гади һәм ныгытылганы була икән, чөнки кар авырлыгы астында җимерелергә мөмкин бит.

Реклама

Кышын кар күп ява, ул бу теплицаларны җимермиме соң?
Мин әлеге эш белән быел гына шөгыльләнәм, тикшерергә чарасы юк әлегә, әмма шунысын әйтә алам: дөрес итеп ясалган очракта ул ватыла торган корылма түгел. Поликорбонатның өсте шома бит аның, кар шуа да төшә, еллар узу белән генә кытыршыланырга мөмкин. Шуңа күрә дә кар ябыша башласа, хуҗалыкта көрәк бар, төшерәсең инде. 

Русланның заказлары күп икән, әле без сөйләшкән көнне генә Исәнбай авылында ике теплица куеп кайткан. Чират торалар дисәм дә ялгыш булмас. Мондый корылма уңайлы бит, пакетлар алмаштырасы юк, эченә ишек ачып керәсең, җире дә шул ук парникка караганда күбрәк. Кайберәүләр теплицаларына утыртырга дигән бәрәңгеләрен дә чыгарып куя, кыскасы, яшелчә саклау өчен дә менә дигән урын. Әле шунысы да бар, хәзерге вакытта илебезгә карата кертелгән санкцияләр астында яшәгән мәлдә үзеңнең бакчаңда яшелчә үстерү – бик кулай вариант булып китәргә мөмкин. Ни дисәң дә, кешенең ашыйсы һәрвакыт килә бит, ә теплицаны әкәмәт зур итеп тә ясап була.

Рәсим Хаҗиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: