Бөтен эшне кул белән эшли идек. Үзебез җыябыз, үзебез тырмалыйбыз, үзебез машина арбасына төйибез. Хәзерге печәнне күрми дә калабыз. Әллә нинди агрегатлар бар: алып кайтып та бирәләр, өеп тә куялар. Дүртенче баламны июль уртасында печән кибәнен куеп төшкәннән соң таптым. Хәзер дә шаккатып утырам, бала табар вакытым җиткән, барыбер печән кибәне өстенә менеп басканмын дип уйлыйм.
Бүген сүзем башка. Бергәләшеп печән җыеп йөргән вакытлар турында язасым килә. Печән вакыты. Машина арбасына 18 хатын-кыз төялеп, сәнәк белән печән җыяр өчен юлга кузгалабыз. Шытсу чигенә кадәр барып, төшкә кадәр бер машина, төштән соң бер машина төйибез. Кич белән белән кайтканда “әбүзәр” алып кайта торган идек. Бездә өйгә әзрәк кыстырып кайтуны шулай дип атыйлар. Шулай бер көнне Гәрәй абый машинасына печән төядек. Арбада ике хатын-кыз тора.
Астагылар аларга печән ыргыта. Көн эссе, бу юлы күбрәк тә төялде, ахры. “Ярар, кызлар булдымы?” – дип Гәрәй абый печән белән кайтып китте. Икенче кат килгәндә, безне алып кайтам, диде. Шуннан без печәннән бау ишеп, үзебезгә алып кайтырган дип “әбүзәр” көлтәне төйнәп, Гәрәй абыйны көтеп утырабыз. Шуннан киттек гапләшеп, кино-театр да калмады, дөнья хәлләрен дә сөйләшәбез – тәмам кайтуны да оныттык. Берзаман Миңнебану апа сикереп торды: “Кояш баеп бара түгелме соң, әйдәгез, кайтыйк”, – диде. Бездә инде өйгә алып кайта торган печән көлтәсе кайгысы да калмады. Сәнәкләрне күтәрдек дә киттек җәяүләп.
Кайтып җитсәк, Гәрәй абыйның машинасы тора. Ул без төягән печән белән ярты юлда ишелеп, кабат шуны кире төяп алып кайткан да, башка машинасын кабызмаган. Мөгаен, ул чакта хатын-кызлар төягән печән ишелгәнгә дә ачулангандыр ул.
Комментарийлар