16+

«Печәнне чабып аттык атуын да, кибә алмый ята әле»

Авылларда печәнгә төштеләр. Күз генә тимәсен, печән быел уңды. Авыл уңганнарының кәефе дә күтәренке.  Берничә районга шалтыратып, кышка терлек азыгы әзерләүнең барышы белән кызыксындык

«Печәнне чабып аттык атуын да, кибә алмый ята әле»

Авылларда печәнгә төштеләр. Күз генә тимәсен, печән быел уңды. Авыл уңганнарының кәефе дә күтәренке.  Берничә районга шалтыратып, кышка терлек азыгы әзерләүнең барышы белән кызыксындык

Балык Бистәсенең Олы Әшнәк авылында яшәүче Рәис Шәйхетдинов атлар тота. Печән әзерләү өчен әллә кая барып та йөрми. Бәрәңге утыртмаган хуҗалыкларның бакчаларыннан гына чаба. 
– Хәзер күп кеше бәрәңге утыртмый. Бакча чиста торсын дип, печән чәчәләр. Терлек асраучылар да булмагач, күбесе аны кирәксенми. Печәннән күп нәрсә юк безнең авылда. Бар да чабып алып кайт. Ә печән әйбәт. Чаптырып та куйган идек тә, җыеп алырга яңгыр гына комачаулый әле, – ди ул.
Өч баш атка кыш чыгар өчен 40 рулон печән әзерли. Запас булса да комачауламый. “Былтыр печән булмагач, аннан алдагы еллардан калган печәнне ашаттык, ике тапкыр сатып алырга да туры килде”, –
ди Рәис. 

Әтнә районы Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов та печән әзерләргә керешкән. 
Печәнне чабып аттык атуын да, кибә алмый ята әле. Яңгыр алай каты да яумый, сибәләп тора, кибәргә дә җай бирми. Быел бакчаны тузганаклар басты, шул яңгырданмы икән, сабаклары бик юан булып үсте. Шуның белән дә тиз генә кибә алмый, – ди ул.   
Алар да печәнне буш бакчаларга чәчә. 

Бәрәңге утырмагач, бакчаларны чүп үләне баса. Алардан кала, Америка өрәңгесе бик зәһәр. Бакчаларга хәзер шул тарала. Бәрәңге утыртаканына да чыга әле ул, – ди әңгәмәдәшем. 
Печәнне исә ул алай артык мактамады. Яңгыры да булды кебек, нишләптер сирәгрәк, ди.   
 Социаль челтәрдә элеп куйган фотосы турында да сорашырга өлгердек. Ул анда “уфалла арбасы” белән печән ташыган фотосын куйган. Арбаны үзе ясаган икән. Ызан кырыйлары, лапас артыннан чабылган печәнне шуның белән ташый. 

Печән төяргә җайлы булсын дип, кырыйларын киңәйтеп ясадым. Элек әби-бабаларыбыз аның белән ничек ташыган икән, дип аптырыйм. Шуны тартып әллә ничә чакрым ара үткәннәр бит. Әле печәнне чи килеш төягәннәр. Эшкә батыр, тырыш булган алар, – ди Фидаил.  
Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров та, печән әзерләргә керешә алмыйбыз әле, бездә яңгырлар явып тора, дип хәбәр итте. Рәис абый халык синоптигы буларак та билгеле. Иртә язда ук ул май аеның яңгырлы булачагын фаразлаган иде. Юраганы юш килде. Май аен гына түгел, гомумән җәй яңгырлы һәм салкынча киләчәк, диде ул. Уңыш әйбәт булачагын да әйтеп, печән әзерләүчеләргә кыенга туры киләчәк, дип тә көрсенде. 

– Без әле печән чабарга өлгермәдек. Ә чаптырып куйган кешеләрнеке яңгыр астында ята, – диде ул.
Рәис абый әйтүенчә, җәй дымлы килгәндә, болындагы печән (костер) өч тапкыр чабарлык булып өлгерә. Ә люцерна ике тапкыр өлгерә. Быел унбиш гектар җирдән 200 рулон печән алып булыр, дип өметләнеп тора ул.
Буа районы, Яңа Чәчкап авылы фермеры Сәйдәш Мусин печәннең чыгышын уртача дип бәяли. 

– Яхшы дип тә, начар дип тә әйтеп булмый. Яңгыр гына түгел, җылысы да кирәк. Җылы җитмәгәч, үсә алмады дип уйлыйм. Аннары печәнгә соңгарак та калып чыктык. Костерны чаптык, хәзер люцернаны чабарга җыенабыз. Яңгырлар булгач, эш тукталып тора, – диде ул. 

Печәнне 80 гектар мәйданда чәчкән. Үзеннән артканын сатарга уйлый. Әлегә бәяләрне төгәл генә әйтә алмады. Үткән елны уртача зурлыктагы рулонны 1,5 мең сумга саткан. Печән булмагач, бәясе әйбәт иде аның. Быел да бәя кимер кебек түгел, бөтен нәрсәгә бәяләр арткач, чыгымнар зур, ди фермер. 

Бу көннәрдә терлек азыгын әзерләү буенча эре хуҗалыкларда да эш кайный. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Зәй районында барлык агрофирмалар да люцерна чаптыруга керешкән. Районда, 2022 елгы чәчүлекләрне дә исәпкә алып, 7300 гектар күпьеллык үлән мәйданы бар. Терлекләрне уңышлы кышлату һәм югары савым алу өчен район аграрийларына 34,5 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк, ел ярымлык запас белән исәпләгәндә – 52 мең тонна. Сенаж белән бергә печән әзерләү дә бара.

Кукмараның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин хәбәр иткәнчә, быел күпьеллык үсемлекләрнең массасы калын, вакытында җыеп кына бетерәсе бар. 

– Мәйданнарның 30 процентын чаптык. Җыеп барабыз, сенажга салып торабыз. Быел өч укос булыр дип өметләнәбез. Бездә терлекләр күп, кыш чыгу өчен 200 мең тонна сенаж, 300 мең тонна силос кирәк булачак, – ди ул.

Фото: Фидаил Кадыймов

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading