Японнар үзләрендә моңарчы күрелмәгән көчле җир тетрәү һәм цунами аркасында бәйдән ычкынган «Фукусима» атом станциясен һаман да йөгәнли алмыйлар. Реактор һич суынырга җыенмый һәм аның алга таба тагын нинди «күчтәнәч»ләр әзерләвен дә төгәл белгән кеше юк.
Ә бит чынлап торып уйласаң, бездә дә һәр авылның диярлек үз «Фукусима»сы бар. Дөрес, алар радиация белән янамый анысы. Ләкин ул-бу килеп чыккан очракта, алар китергән бәла-каза да һич ким булмаячак. «Фукусима»ң бер якта торсын.
Әгәр дә: «Авылның шәһәрдән аермасын чагылдыра торган төп билге нәрсә?» - дип сорасалар, мин, ике дә уйламый: «Үләт базлары», - дияр идем. Чөнки әлеге үзенчәлекле корылмалардан башка авылның яшәешен күз алдына да китереп булмый. Мәсәлән, алар Татарстанда һәр авыл читендә диярлек бар. Бүген үләт базларын, икенче төрле итеп, биотермик чокыр дип тә атыйлар. Белгәнебезчә, авыл мал-туарсыз яши алмый. Ә инде мал булгач, алар еш кына авырып та китә, үлә дә. Биотермик чокыр нәкъ менә шул үлгән хайваннарны үзенә күрә «консервлау» өчен кирәк тә инде.
«Ә соң монда үләт базларын «Фукусима» белән чагыштырырлык нәрсә бар?» - диярсез, бәлки. Эш шунда, кайвакыт хайваннар арасында себер түләмәсе (сибирская язва) кебек гадәттән тыш куркыныч эпидемияләр дә килеп чыккалый. Димәк, аңардан үлгән малларны махсус утильләштерү кирәк. Гомумән, теләсә нинди үлгән хайван, әгәр дә аны тиешенчә юк итмәсәң, төрле авыру һәм эпидемия чыганагына әйләнергә мөмкин. Себер түләмәсе турында инде әйткән дә юк. Аның споралары йөзләрчә елдан соң да «баш күтәрергә» сәләтле. Шуңа күрә дә үләт базлары, куркыныч янау ягыннан, «Фукусима»дан бер дә ким түгел.
Тик менә аларны ныклы «йозак» астында тоту мәсьәләсен республикада бүген тулаем хәл ителеп беткән дип әйтеп булмый әлегә. Бу эшнең аеруча мөһимлеген истә тотып, инде 2007 елда ук Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча, «Татарстан Республикасы биләмәсендә биологик калдыкларны утильләштерү» дигән максатчан программа да булдырылды. Аны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 135 миллион сумнан артык акча да бүлеп бирелде. Ләкин кайбер районнарда бу эш барыбер әле һаман да ахырынача хәл ителеп бетмәгән. Мәсәлән, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы былтыр үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, инде 2008 елда ук төзелергә яки төзекләндерелергә тиешле 308 биотермик чокырның 37се һәм себер түләмәсеннән кырылган маллар өчен 804 үләт базының 27се әзер түгел.
Дөрес, әле күптән түгел генә Россельхознадзорның Татарстан идарәсендә үткән киңәшмәсендә прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре бераз искергән дип әйтелде анысы. Янәсе, бүген барлык биотермик чокырлар төзелгән яки төзекләндерелгән. Ә менә себер түләмәсе өчен үләт базларына килгәндә, аларның 15е әзер түгел: 4есе - Биектау районында, 11е - Яшел Үзәндә.
Ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда барлыгы меңнән артык шундый үләт базы бар. Шул ук вакытта тагын ике йөзенең урыны гомумән билгеле түгел. Аларга авыру хайваннар бик күптән күмелгән. Бу җирләрнең билге-тамгалары да юк. Мондый хәл бер бездә генә түгел, бөтен Россия буйлап күзәтелә. Себер түләмәсеннән үлгән маллар күмелгән үләт базларының төгәл санын беркем белми. Аларның кайберләре инде XIX гасырга ук карый. Ләкин вакытлар узу белән куркыныч кими дип уйларга ярамый. Әгәр себер түләмәсе споралары язгы ташу чорында җир асты суларына яки елгага эләгә икән, эпидемиядән котылам димә. Шуңа күрә мондый базларны ике метрлы койма белән әйләндереп алалар һәм бетон саркофаг белән томалыйлар. (Чернобыль атом станциясен томалаган кебек.)
Шунысын да әйтергә кирәк, куркыныч объектларны төзекләндерү җирле хакимиятләрнең күбесенең хәленнән килми. Ә кайбер үләт базларының гомумән хуҗасы юк. Шуңа күрә Татарстан Хөкүмәте, бу өлкәдә тәртип урнаштыру максатында, үләт базларын республика милкенә күчерде. Нәтиҗәдә быелдан 821 үләт базы һәм 798 биотермик чокыр республика милке булып санала. Әлбәттә, аларны карап тоту элеккечә җирле хакимиятләр җилкәсендә. Ә менә акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар