16+

Һәр сыерга – 2 мең сум

Тиздән һәр шәхси сыерга 2 мең сум күләмендә өстәмә акча бирергә җыеналар.

Һәр сыерга – 2 мең сум

Тиздән һәр шәхси сыерга 2 мең сум күләмендә өстәмә акча бирергә җыеналар.

Акчалар ТР бюджетыннан инде икенче атнада ук бүленер дип көтелә. Бу республиканың сөтчелек һәм терлекчелек өлкәсенә ярдәм итү йөзеннән эшләнә. Әлеге хәбәрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Игенчеләр сараенда узган матбугат очрашуында җиткерде. Сыер асрауның нинди чыгымлы һәм мәшәкатьле эш икәнен мал асраучылар бик яхшы беләләр. Шуңа күрә, аларга күрсәтеләчәк ярдәм дә бик урынлы булыр.
Министрның әйтүе буенча, бүгенге көндә республикада шәхси хуҗалыкларда 120 мең сыер бар. Марат Әхмәтов фикеренчә, сыерларга ярдәм күрсәтеп кенә калырга түгел, ә сөт сатып алу бәяләрен дә арттырырга кирәк. Аның бер килограммы ким дигәндә 15 сум булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading