16+

Республикада фермерлык секторы ни хәлдә?

Соңгы егерме елда республикада авыл халкы 100 мең кешегә кимегән. Бүген авылларда 900 мең кеше яши.

Республикада фермерлык секторы ни хәлдә?

Соңгы егерме елда республикада авыл халкы 100 мең кешегә кимегән. Бүген авылларда 900 мең кеше яши.

Салаларда яшәүчеләрнең саны шәһәрләргә якын булган Питрәч, Биектау, Лаеш, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында арту күзәтелә. Әмма шул ук вакытта бу районнарда авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең саны кими бара.
– Бу юнәлештә төп максат – авыл хезмәтенең абруен күтәрү, авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнүчеләрнең керемен арттыруга ирешү. Фермер булсынмы ул, үзмәшгульме, шәхси хуҗалыгын тотамы – безнең өчен җитештерү белән шөгыльләнүче һәркем кадерле, – дип сөйләде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров матбугат очрашуында.  

Ничек кенә булса да, республикада фермерлык секторы үсеше күзетелә анысы. Ел саен фермерлар җитештергән продукциянең күләме 15-20 процентка арта бара. Бу уңышның нигезе – фермерларның терлекчелек белән шөгыльләнүендә. Элек бөртеклеләр үстерү белән мәшгуль булсалар, хәзер терлек тотуга басым ясыйлар. Шуларның тырышлыгы белән ит һәм сөт җитештерү күләме дә сакланып кала, ди аграр министр.

Фермерларга ярдәм өчен республика бюджетыннан ел саен 2 млрд сум акча бүленеп бирелә. Әмма грант алган фермерларның да акчаны намус белән тотуы кирәк. Кагыйдәләрне бозучылар белән башта аңлату эшләре алып барыла, аның да нәтиҗәсе булмаса, акчаны кайтару буенча дәгъва белдерелә. Грант алган 1381 фермерның утызы акчаны бюджетка кайтарган. Биектау, Азнакай, Сарман, Тукай, Мөслим, Теләче, Тәтеш, Питрәч районнары фермерлары арасында мошенниклык очраклары да теркәлгән.

Республикада үрнәк фермер хуҗалыклары да бар. Марат Җәббаров Биектау районыннан Минсинә Латыйпова һәм Әнвәр Мөхәммәтшин, Аксубайдан Сергей Щекин, Кама Тамагы районыннан Рафис Такаевны аерым билгеләп үтте.

Республикада “Агростартап” программасы уңышлы эшләп килә. Быел аңа катнашу өчен 300 гариза килгән булган. Киләсе елдан тагын яңа программа барлыкка киләчәк. «Агропрогресс» грантының суммасы 30 млн сумга кадәр булачак. Бу программа авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, моңа крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша алмый. Алар өчен аерым программалар бар. “Агропрогресс” гаилә фермаларын үстерү буенча грантка бик охшаган, шул ук максатлар өчен тотылачак.

Республикада бишенче ел шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча да канун эшләп килә.
– Аның ярдәмендә авыл тормышы рәвеше сакланып калды. Быел шәхси хуҗалыкларга 477,5 млн сум күләмендә ярдәм каралган. Сыер тотучыларга субсидия бирүдән кала, кечкенә фермалар төзү программасы да эшли. Быел шундый 290 гариза килеп иреште. Шуларның 164е 49 млн сумлык ярдәм алды. Калганнарына акча якын арада биреләчәк, – ди спикер.

Бу программа бигрәк тә Актаныш, Чирмешән, Буа, Түбән Кама, Арча, Мамадыш, Балтач, Әгерҗе районнарында популяр икән.
Авыл хуҗалыгы кооперативларын төзү буенча да актив эш алып барыла. Бүген 123 кооператив эшләп килә. Шуларның 74е грант алган. Министр бу тармакта аеруча үрнәк булган ике кооперативны телгә алды.
– Сабаның “Умырзая” һәм Нурлатның “Восток” кооперативларына керүчеләрнең саны да, керемнәре дә артып тора. Өстәмә эш урыннары да булдырганнар, – диде ул.  
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading