16+

Республиканың биш районы көненә 8 млн сумлык сөт сата

Узган ел республиканың бөтен төр хуҗалыгында 1 млн 935 мең тонна сөт савып алынган, аның 70 проценты республика эчендә эшкәртелә. Иң күп сөт Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба һәм Актанышта савыла.

Республикадагы сөтнең 32 проценттан артыгы шушы районнарга туры килә. Аларның һәрберсе көненә 8 млн сумлык сөт сата. 

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, сөт тармагы республика авыл хуҗалыгының перспектив һәм динамик үсештә булган юнәлеше. Сөт ул авыл өчен ышанычлы керем, ә җитештерүчеләр өчен төп чимал булган “ак алтын”, дип белдерде ул Татарстан сөт җитештерүчеләр союзы идарәсенең киңәйтелгән утырышында.

Министр аграрийларга агымдагы елга сөт җитештерүне 2 млн тоннага җиткерү бурычын куйды. 
– Чи сөт базарындагы уңайлы шартлар да моңа этәргеч ясый. Бүгенге көнгә сатып алу бәясе, НДСтан тыш, 27,29 сумны тәшкил итә. Бу узган елгыдан 0,92 сумга артыграк, – диде ул.

Марат Җәббаров быелның 1 июненнән сөт продукциясен, аерым алганда сыр һәм туңдырмаларны мәҗбүри маркировкалау кагыйдәләре керүен искәртте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading