16+

Рәфкать Ялалов: «Казылыгымны Въетнамга кадәр алып барганнары булды»

Ат ите гомер-гомергә татарның яраткан ризыгы булган. Бу хакта яхшы белән Рәфкать Ялалов аннан казылык, колбаса һәм тушенка ясый. Халыкның чиста ризык ашавын тели.

Рәфкать Ялалов: «Казылыгымны Въетнамга кадәр алып барганнары булды»

Ат ите гомер-гомергә татарның яраткан ризыгы булган. Бу хакта яхшы белән Рәфкать Ялалов аннан казылык, колбаса һәм тушенка ясый. Халыкның чиста ризык ашавын тели.

Рәфкать хәзрәт Ялалов Минзәлә районы Аю авылы мәчетендә имам вазыйфасын башкара. Пенсиягә кадәр Чаллыда яшәгән. Олыгая төшкәч, туган авылына кайтып төпләнергә карар кылган. Шунда хәләл ризыкка ихтыяҗ булуын чамалап, без күнеккән товарның экологик чиста вариантын эшләп карарга уйлый. Биш ел элек кечкенә генә цехында казылык ясый башлый. Ат ите ярыйсы гына калгач, колбаса белән тушенка да җитештерергә керешә.

Аларны 250, 400 һәм 500 граммлы банкаларга тутыра. Бүген аның хәләл ризыгы бөтен районга, күрше-күләнгә билгеле. Продукция турында "чыбыксыз" телефон аша беләләр, ризыкларын бер авыз иткән кеше калганнарга да тәкъдим итә. Кайберәүләр казылыкны кем ясавы турында кызыксынып, Ялаловка килеп чыга. Ат тотучылар да аңа еш шалтырата, итне үзләреннән алырга чакыралар. Малны имам үзе барып суя икән, хуҗасы биш вакыт намаз укучы кеше булса гына, ул чалганын сатып ала.

- Ат ите гомер-гомергә татар халкының яраткан ризыгы булган, үзем дә шуны яратам. Өстәвенә, ул бозылмый да. Әнә мин ясаган казылыкны Въетнамга кадәр алып барганнары булды, ничек бар – шулай сакланган. Хаҗга баручылар да үз иттеләр, андагы эссегә дә чыдаган дигән сүз. Мин продукцияне әллә ни күп чыгармыйм, айга шул 1-2 ат эшкәртәм. Сан артыннан чапмыйм, сыйфаты мөһимрәк. Халык яратып ашаса, шул җитә, - диде Ялалов.

Бүген Рәфкать хәзрәтнең оешмасында 4 хатын-кыз эшли. Алар ит эшкәртү белән шөгыльләнсә, продукциянең составын барлау, тәмләткечләр өстәү, болгату үз өстендә тора. Казылыгы, колбасасы, тушенкасы халыкка шулкадәр хуш килгән ки, эшне киңәйтмәкче булып йөри. Баксаң, сорау тәкъдим белән чагыштырганда артып бара икән.

Ялалов берәр дәүләт программасына керергә уйлап йөри, тик үзенең күбрәк физик эш белән шөгыльләнүен, кәгазьләрдә әллә ни аңламавын яшерми. Олыгая да барам, шуңа күрә эшне механикалаштырырга кирәк, ди ул.

Рәфкать хәзрәтнең казылыклары өлешчә мобилизациягә эләккән Минзәлә егетләренә дә китеп бара. Салкын кырда әлеге майлы продукция бик шәп, туклылыгы да бар.

Әлеге эшен ул халыкка хәләл чиста ризык булдыру максатыннан эшләгән. Кеременең күп өлешен туган авылы Аюда төзелеп килүче мәчеткә тота. Киләсе елга Аллаһ йортын ачарга планлаштыралар. Янында балалар мәйданчыгы да ясап куйганнар, чөнки яшьләр дин тәрбия астында, хәләл ризык ашап үсәргә тиеш дигән фикердә тора Ялалов.

Рәсим Хаҗиев
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading