16+

“Роман” сарыклары – Пионерда яши

Татарстандагы бердәнбер Пионер авылы Арча районында урнашкан. Ул тәмам юкка чыгып барган мәлдә, Айрат Сафиуллин әти-әнисенең туган авылына кайтып, крестьян-фермер хуҗалыгын төзи. Хуҗалыкның да исеме – “Пионер”. 

“Роман” сарыклары – Пионерда яши

Татарстандагы бердәнбер Пионер авылы Арча районында урнашкан. Ул тәмам юкка чыгып барган мәлдә, Айрат Сафиуллин әти-әнисенең туган авылына кайтып, крестьян-фермер хуҗалыгын төзи. Хуҗалыкның да исеме – “Пионер”. 

– “Абердин-ангус” токымлы мөгезле эре терлек һәм “Романовский” сарыклары үрчетү буенча республикада пионер хуҗалык без, – ди Айрат Сафиуллин. 
Тумышы белән ул Казаннан. Мәктәптә укыганда каникулларын Пионер авылында уздыра торган була. 

– Каникуллар башлангач, Сәкинә әбием Казанга килеп, мине авылга алып кайтып китә иде. Бала чагым шушында үтте. Нишләптер безне гел “ямашлылар” дип йөртәләр иде. Бактың исә авылга нигез салучылар Биектау районының Ямаш авылыннан күчеп килүчеләр икән. Җир җитмәгәч, алар монда килеп төпләнгән булган. Кырыклап хуҗалыклы гына авыл булса да, дүрт мең сарык, атлар тотканнар, кошчылык фермасы булган. Авылларны эреләндерү сәясәте безнең авылга да кагылып узган. Эш беткәч, башлангыч мәктәп ябылгач, авылда яшәүчеләр Яңа Кырлайга күчеп китеп, яңа бер урам барлыкка китергәннәр. 2004 елда әти белән тәмам бетеп барган авылыбызга кайттык. Ул вакытта монда бердәнбер кеше – Тәбрис абый гына яши иде. Ул гомер буе Казанда яшәп, олыгайгач, туган нигезенә кайтып төпләнгән иде. Без дә, ике туган энеләрем Нияз һәм Рамил белән, Пионерда крестьян-фермер хуҗалыгы булдырып, сыер, үгез һәм сарыклар үрчетә башладык, – дип сөйләде ул авылы тарихы турында.

 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading