16+

Рәшит абый Сабан туена быел да Зөһрәсе белән чыгачак

Татар халкының көтеп алган бәйрәмнәренең берсе - Сабан туена да санаулы көннәр генә калып бара.

Рәшит абый Сабан туена быел да Зөһрәсе белән чыгачак

Татар халкының көтеп алган бәйрәмнәренең берсе - Сабан туена да санаулы көннәр генә калып бара.

Балтач районының Карадуган авылыннан Рәшит абый Сәгъдиев быел да Сабан туена үзенең Зөһрәсе белән чыгарга җыена. Бизәлгән, матурланган Зөһрә, елдагыча, бәйрәм мәйданының үзәгендә булачак. Рәшит абый Сабан туе җиткәнне, яшь-җилкенчәк кебек, ашкынып-көтеп ала. Бәйрәмгә бер-ике атна кала ук әзерләнә башлый. Без аның белән очрашкан көнне дә ул шул эшләр белән мәшгуль иде. Зөһрәгә дигән эшлеяны керосин белән яңартып, тальян төймәләрен ялтыратып-чистартып утыра иде. Эшлеяның нәрсә икәнен үзем дә белми идем, ул ат сыртына куя торган махсус каеш икән. Каеш исә әлеге дә баягы ялтыравык төймәләр - тальяннар белән бизәлгән. Әле эшлеяга күннән чуклар да элеп куячак. Зөһрә дигәнебез исә Рәшит абыйның махсус Сабан туе өчен асрый торган аты ул.
- Татар ат җанлы бит ул, безнең халыкны ансыз күзаллап та булмый. Юкка гына «ир-ат» сүзе дә ир-егетләрне ат белән бәйләми. Миңа да кечкенәдән үк «ат җене кагылган». Бала вакытта колхозның ат абзарына йөри идек, көне буе шулар янында булдык. Әти дә почта атын җигеп йөрде. Атка атланып чапмаган, болында атлар чабыштырмаган авыл баласы юк иде ул вакытта. Армиядән кайткач, колхозда бригадир булып эшләдем. Ул вакытта да ат җигеп йөрдем. Бер елны районда Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Анда ат җигеп, аны сөлгеләр белән бизәп килергә куштылар. Бу миңа ошап китте, Сабан туйларына да махсус ат җигә башладым. Бәйрәм алдыннан әрәпә (бүләк) җыярга да чыгабыз. Бизәлгән атларга утырып йөрү бала-чагага да күңелле. Минем Зөһрә бәйрәмгә чыккан башка атлардан аерылып тора. Калган атларны күбесенчә сөлге, чүпрәк-чапрак белән бизиләр, ә минеке тальян төймәләре белән бизәлгән эшлеядан һәм чиккән кулъяулыклардан чыга, - дип сөйли ул.
Сабан туена теләсә кайсы атны алып чыгып булмый икән, чөнки машиналардан куркалар йә дугаларына аскан кыңгыраудан өркиләр, дулап китеп, кемне дә булса имгәтергә мөмкиннәр. Ә ул куркуны берничек тә бетереп булмый ди. Рәшит абыйга да Зөһрәгә кадәр биш-алты малкайны алыштырырга туры килгән.
- Чемпион исемле акыллы атым бар иде. Ул 25 яшькә кадәр яшәде. Сабан туе мәйданына килеп кергәндә, башларын горур селкетә, йөрешләренә кадәр үзгәртә, тәмам биеп бара башлый иде. Аңардан соң берничә ат алып карадым, Чемпионның колынын да үстердем, барысы да куркак булды. Танышларым, Кукмара районында атлар белән сату итүчедә нәкъ син эзләгән ат бар, диделәр. Барып карадым, кап-кара төстә, ялтырап тора, кашкасы да бар, акыллы да. Бәясенә бер дә карамыйча алып кайттым аны. Сабан туена әзерләдек, бәйрәм җиткәч җиктек, бара гына башлагач, китте котырып, мин сиңа әйтим, тыеп булмады. Көчкә алып кайтып ябып куйдык. Акыллы да, матур да, батыр да атны табуы кыен, - ди Рәшит абый.
Аның хуҗалыгында, Зөһрәдән кала, тагын бер ат бар.
- Хәзер техника заманы бит, ике ат тоту кирәкме соң? - дип сорыйм мин аңардан.
- Татар авылында атлар булырга тиеш. Атсыз татар - канатсыз дигән гыйбарә дә бар. Татарның ат асрау гадәте юкка чыгып бара, аны югалтмаска, саклап калырга иде, - дип кыска гына, әмма үтемле итеп җавап бирде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading