16+

Рөстәм Миңнеханов Апас районы аграрийлары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Апас районында булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе белән бергә ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Апас районы аграрийлары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Апас районында булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе белән бергә ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, игенчеләргә барлыгы 70 мең гектардан артык уңыш җыеп аласы бар. Мәйданнарның чирегендә эшләр тәмамланган. Аграрийлар һәр гектардан уртача 35,6 центнер уңыш җыя. 

Тулаем алганда, районның агросәнәгать комплексы үсешенә бәя биреп, ТР Президенты терлекчелек буенча эшне көчәйтү кирәклегенә игътибар итте. Хәзерге күрсәткечләр әлегә районның потенциалына туры килми, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

"Бөтен проблема - терлек азыгы белән тәэмин итүдә. Терлек азыгы булса, сыер асрарга теләүчеләр күбрәк булачак. Димәк, сыйфатлы сөт булачак. Моннан тыш, сөт сату -  хезмәт хакын арттыруның төп чыганагы», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. 

ТР Вице - премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, район сөткә отышлы бәяләр кертү буенча актив эшли. Бүген районда бер сыерга уртача 11 литр сөт туры килә, ә республика буенча бу күрсәткеч 20 литрга җитә, дип билгеләп үтте министр. 

Татарстан Республикасы Президентына шулай ук Ибраһимов З. Т. крестьян-фермер хуҗалыгының сөт-товар фермасын күрсәттеләр. Хәзер биредә 300 терлек асрала. Ферма кредит (16 млн. сум) һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы гранты (24 млн. сум) хисабына төзелгән. Эшләрне 5 ай эчендә төгәлләгәннәр. Тәүлеклек тулаем савым-7 тонна тәшкил итә. Фермада 14 кеше эшли.

Ферманы карау барышында Рөстәм Миңнехановка җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләделәр. Хәзер 400 башка исәпләнгән ферманың икенче чират төзелеше бара. Яңа объектны ел ахырына тапшырырга планлаштыралар, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading