16+

"Сабыр иттек, ышандык шул": башта хуҗалык бетте, аннан бакча, чиратта - мәктәп...

"Еш ишетәбез бит, Кукмарадан шактый ерак булган авылларда социаль объектлар төзиләр, ә Кукмарага терәлеп торган Камышлыда башта хуҗалык бетте, аннан соң бакчаны яптылар, хәзер менә мәктәпкә чират. Димәк, бала-чага тавышы да кимиячәк. Сабыр иттек, ышандык шул. Инде авылыбыздан күченеп китүче гаиләләр дә бар. Без, олылар, шул бергә-бергә яшик дип, аларга карап торабыз бит..."

"Сабыр иттек, ышандык шул": башта хуҗалык бетте, аннан бакча, чиратта - мәктәп...

"Еш ишетәбез бит, Кукмарадан шактый ерак булган авылларда социаль объектлар төзиләр, ә Кукмарага терәлеп торган Камышлыда башта хуҗалык бетте, аннан соң бакчаны яптылар, хәзер менә мәктәпкә чират. Димәк, бала-чага тавышы да кимиячәк. Сабыр иттек, ышандык шул. Инде авылыбыздан күченеп китүче гаиләләр дә бар. Без, олылар, шул бергә-бергә яшик дип, аларга карап торабыз бит..."

Камышлы авылы янәшәсендәге трассадан еш үтәргә туры килсә дә, авылның үзендә бер дә булган юк иде әле. Редакция адресына килгән хат буенча барып, урамнары чиста, йорт, каралты-куралары төзек булган авыл белән танышкач, киләчәге бар дигән фикер туды. Әмма безнең белән очрашуга килгән авыл халкы башка төрле уйлый...

Иң элек хатның эчтәлеге белән танышыйк әле.

«Безнең авылыбызга балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп кирәк. 2008 елдан бирле ел саен сорап та, безне ишетүче юк. Күп тапкыр Татарстан Республикасы Президенты, район җитәкчесе исеменә ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр ясап та, бернинди төзелеш юк безнең авылда. Булачак дип ышандыралар. 13 ел дәвамында бернинди программага да кертелмәдек. Тирә-як авылларда мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчасы ачалар. Без алар өчен бик шат. Безнең дә балаларыбызны заман таләпләренә туры килүче биналарда укытасыбыз, үстерәсебез килә.
Авыл халкы»

Камышлы авылында мәктәп 1970 елны салынган. Балалар ике бүлмәдә, ике сыйныф бергә кушылып укый. Физкультура дәресе коридорда үтә икән. Авылдан 4 укучы быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә әзерләнә. Әмма алар өчен әлеге бәйрәм Камышлы башлангыч мәктәбендә түгел, ә Березняк төп мәктәбендә булачак. Чөнки Камышлыдагы мәктәп быелдан ябыла.

«Мәктәбебездә балаларга белем бирерлек шартлар юк инде, үзегез күреп торасыз. Кышын суык, җилле көнне бигрәк тә җылы тормый, фундаменты тузган. Шартлар юк дип, эшебезгә салкын карамыйбыз, балаларыбызга төпле белем бирү өчен, бар күңелебезне биреп эшлибез. Һәр чарага, бәйрәмгә яхшылап әзерләнеп, аны “ачык” итеп, ягъни әти-әниләрне, әби-бабайларны да чакырып үткәрәбез. Өлгереш яхшы, чирекләрне “3”легә тәмамлаучылар юк. Бездән соң төп мәктәпкә - Березнякка алар ныклы белем белән китә. Әле менә анда үткән “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә булган идек. Бездә башлангыч белемне алган бары тик бер генә балага грамота бирелмәде», - ди 26 ел хезмәт стажы булган укытучы Минзилә Гарифуллина.

Авыл халкы мәктәп ябылу турындагы хәбәрне бик авырдан кабул иткән. Минзилә ханымның сүзен очрашуга ике оныгы белән килгән Айрат Шәрәфиев, безне мәктәп ишеге төбендә үк каршы алган Фәрит абый Әгъләмҗановлар да дәвам итте:

«Мәктәп бер тукталгач, шуның белән кала инде ул. Авылыбызда халык өчен бер социаль объект та юк бит. Аннан соң авылда яшьләр калмый, киләчәге юк, авыл бетә, дип сөйлибез. Клуб та бик кирәк, мәктәп тә шушындый хәлдә. Балалар бакчасы булмаганлыктан (ул 1989 елны ябылды), авыл халкы балаларын кайсын Әсән-Елгадагы балалар бакчасына, кемнәрдер Кукмарага йөртә. Тулы куәтенә яшәүче авыл булсын өчен төзесеннәр иде ул клуб, мәктәп, балалар бакчасы, медпункт булган бер күпфункцияле үзәк! Аларның юклыгы – бөтен авылның бәласе инде ул. Аерым мәктәп тә сорамыйбыз, аның икътисадый яктан файдалы түгел икәнен аңлыйбыз».

Авылдашларының сүзенә Руфия апа Зыятдинова да кушылды. «Күптәннән яңа мәктәп, балалар бакчасы сорап йөрибез. Ябылса дип кенә түгел, алга таба авылның үсеше өчен дә кирәк бит. Үткән кыш авылыбызда хоккей мәйданчыгы ачтылар. Шул көнне дә гозеребезне район җитәкчелегенә җиткердек, - диде ул. - Ике оныкны килен 8 ел буе Өлгедәге балалар бакчасына йөртте. Алар кич белән күзгә күренгәнче ут йотып тора идек. Еш ишетәбез бит, Кукмарадан шактый ерак булган авылларда социаль объектлар төзиләр, ә Кукмарага терәлеп торган Камышлыда башта хуҗалык бетте, аннан соң бакчаны яптылар, хәзер менә мәктәпкә чират. Димәк, бала-чага тавышы да кимиячәк. Сабыр иттек, ышандык шул. Инде авылыбыздан күченеп китүче гаиләләр дә бар. Без, олылар, шул бергә-бергә яшик дип, аларга карап торабыз бит. Березняктагы мәктәпне дә тугызъеллык итеп калдыру дөрес эш булмады. Балалар, башка җирдәге мәктәпкә бармыйбыз дип, җитлегеп бетмәгән килеш өйдән чыгып китәләр».

Очрашуга килгән утызга якын авыл кешесе белән аралашкач, аларның соравын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинга да җиткергән идек. Аннан түбәндәге җавапны алдык:

«Березняк төп мәктәбенең филиалы булган Камышлының башлангыч сыйныфларында үткән уку елында 13 бала белем алды. 50 ел эксплуатация чорында биредә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәде. Бинада суүткәргеч, канализация челтәрләре дә юк. Бәдрәф - урамда. Сыйныф бүлмәләрендә, азык-төлек блогындагы шартлар санитар-эпидемиологик һәм янгын куркынычсызлыгы, террордан саклауның заманча шартларына туры килми. Спорт мәйданчыгы юк. Әлеге бинага ремонт ясау мөмкин түгел.

Шулай ук авылда бала тууның кимүе күзәтелә: 2015 елда – 3, 2016 елда – 4, 2017 елда – 6, 2018 елда – 1, 2019 елда – 1, 2020 елда 3 бала туган.

Березняк төп мәктәбендә сыйфатлы итеп мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме бирү өчен заманча шартлар тудырылган. Камышлы авылы балаларын шунда йөртеп укыту оештырылачак. Әлеге мәктәп хезмәткәрләре шулай ук Березняк төп мәктәбенә эшкә урнаштырылачак. Камышлы авылы филиалының эшчәнлеге санитар-эпедимиологик һәм янгынга, террорга каршы таләпләр тудырылганчыга кадәр туктатылды».

Игътибар иткән булсагыз, соңгы җөмләдә таләпләр тудырылганчы дигән фикер бар. Язманы газетага бирер алдыннан район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин белән элемтәгә чыгып, Камышлы халкын киләчәктә нинди үзгәрешләр көтүе белән кызыксындык.

«Камышлы авылында федераль программа буенча башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, клуб-спортзал булган күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Федераль программа булганлыктан, проект, смета-документлар Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылды»...

Лилия Нургалиева, Хезмәт даны

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading