16+

Шәһәрнең матур утларына кызыгучыларны авылда калдырасы иде

Яңа Чишмә авылы. Анда нәрсә бар соң инде дип, үземнең дә уйлаганым бар, яшереп тормыйм.

Шәһәрнең матур утларына кызыгучыларны авылда калдырасы иде

Яңа Чишмә авылы. Анда нәрсә бар соң инде дип, үземнең дә уйлаганым бар, яшереп тормыйм.

Чынлыкта исә, матур гына тормыш итәр өчен бөтен әйбер эшләнгән, әмма чишәргә кирәк булган сораулар да юк түгел. “Райүзәгең гүзәлме?” проекты белән шушы район үзәгенә килеп җиттек. 

Шунысы гаҗәпләндерде, Яңа Чишмәгә керә торган җирдә үк ике асфальт һәм бетон ясый торган завод балкып тора. Шуның берсе Татарстанныкы, икенчесе – Белоруссиянеке. Болай булгач, әлеге район үзәгендә бөтен җирдә яхшы юллардыр инде. Хәер, авылга керә торган җирдә ул бик шәп, эчендә дә начарларын күрмәдем. Бәлки мин яхшыларыннан гына йөргәнмендер, әмма монда юлларга игътибар зур икәнлеге сизелә. Тагын бер аерымлык, ул да булса, Яңа Чишмәнең шартлы рәвештә икегә бүленүе: бер өлеше аста урнашса, икенчесе калкулыкта. Шул тауга без дә мендек, аннан бөтен район үзәге уч төбендә кебек күренә.

Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анна Бутина белән авыл буйлап йөреп килдек. Юлыбыз 3нче мәктәп яныннан башланып китте. Тиз арада үзәк ял итү паркына барып җиттек. Күп кенә район чаралары шушында уза икән. Эчендә балалар мәйданчыгы да, утыргычлары да, фонтаны да бар, хәтта бассейн да ясалган. Җәен җирле халык монда күп килә. Яңа Чишмә янында Чулманы яисә Иделе булмагач, үзләре шундый форматта пляж шикелле җир эшләп куйганнар.

Ә инде аның каршында зур гына йөзү бассейны һәм спорт комплексы урнашкан. Әлеге объектлар 10 еллар элек барлыкка килгән. Әйтергә кирәк, район үзәге иң беренчеләрдән булып төрле дәүләт программаларында катнашып, нефтьчеләрнең грантларын кулланып, кирәкле биналы булганнар һәм алар ничә еллар халыкка хезмәт күрсәтә. Әлеге бассейн белән спорткомплексның архитектурасы башка районнарныкыннан аерыла.

Ленин урамы Яңа Чишмәдә дә бар һәм ул үзәк урам булып санала. Әйләнә-тирәдә төрле төскә буялган йортлар басып тора. Баксаң, авылдагы күпфатирлыларның барысы да шундый стильдә эшләнгән икән. Аларны күргәч, күңелләр күтәрелеп китә, алайса күп кенә җирләрдә соры биналар төзеп куялар. Ленин урамы үзе киң, тротуары да юл буена ясалган, бөтен җирдә кибет һәм төрле оешмалар сибелгән. Шәхси бизнесның үсүе инде бу. Озакламый шул урам буенча урнашкан скверга килеп терәлдек. Төсле-төсле күпфатирлы йортлар янында гына шундый җәмәгать урыны эшләп куйганнар. Анда балаларга уйнарга мәйданчык та бар, спорт яратучылар өчен дә җайланмалар ясалган. Яңа Чишмәдә хәләл-кафе да ачылган.

Ә бит аны кайвакыт зур шәһәрләрдә дә таба алмыйсың. Монда һаман да автостанция эшләп килә. Район эчендә 8 маршрут буенча автобуслар йөри. Авыл халкының атнага 3-4 мәртәбә Яңа Чишмәгә килергә мөмкинлеге бар. Район башлыгы Вячеслав Козлов әйтүенчә, бу хакта кешеләр гел сорап килгәннәр, чөнки үзәккә барып җитү проблемалар тудырган. Сорау хәл ителгән. Өстәвенә, автостанциядән Татарстанның 10 шәһәренә барып була, Самара, Тольятти һәм Ульяновскныкылар да туктала, ди. Аның янында хоккей тартмасы күренде. Ул Яңа Чишмә гимназиясенә карый. Гомумән, авылда 5 балалар бакчасы һәм өч мәктәп эшчәнлек алып бара. 

Анна Ивановна белән сөйләшә-сөйләшә район мәдәният йортына килеп җиттек. Анда “Татнефть” оешмасының грант акчасына капиталь ремонт эшләнгән. Яңа Чишмә районында дәүләт программаларына гына салынмаганнар, башка варинатлар да кулланыла, файдасы гына булсын дигән фикер белән яшиләр. Район мәдәният йорты каршында зур мәйдан бар. Анда Яңа ел бәйрәме уза икән. Аннан соң без авылның икенче ягына киттек. Бу җирдә халык өчен бик кирәкле булган объектлар төзелгән – Никах сарае һәм балалар сәнгате мәктәбе. Бер стильдә эшләнгәннәр. Янәшәдә генә Гаилә паркы балкып тора. Аның кырыеннан Студенец дигән кечкенә генә елга ага. Ярын матур итеп төзекләндергәннәр, ял итү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. 

Әйттек бит әле, Яңа Чишмәдә дәүләт программалары белән генә яшәмиләр дип, авылда Тахаутдиновлар гаиләсе хисабына футбол манежы төзиләр. Шул объектны сорап, спортчылар күп тапкыр мөрәҗәгать иткән булганнар, менә ишеткәннәр бит. Киләчәк буын вәкилләрен искә алып, элеккеге райком бинасына ремонт ясап яталар, анда яшьләр үзәге ачылачак. Аның матурлыгын күрсәгез сез, советлар союзы вакытына кайткан кебек тоясың, әмма барысы да заманча итеп эшләнә. Аның янында Җиңү скверы бар.

Булачак яшьләр үзәгеннән ерак түгел район хакимияте бинасы урнашкан. Каршында исә зур мәйдан, ул машина кую урыны буларак кулланыла. Шулай да, кайбер район үзәкләреннән аерым буларак, аның аша техника йөри ала. Без алга таба узган идек, зур гына кунакханәгә тап булдык. Баксаң, анда Белоруссиядән килгән юл төзүчеләре яши икән. Район үзәге яныннан Чишмә елгасы ага. Чаңгыда йөрү базасын һәм балалар лагерын карарга шуның яныннак бардык. Әлеге объектлар да халык өчен эшли. 

Шунысы игътибарга лаек, үзенең яшенә дә карамастан, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов социаль челтәрләр белән актив куллана, яшьләр белән дә әллә нинди кызыклы акцияләрдә катнаша, комментарийларны да үз куллары белән яза. Аның фикеренчә, халык белән шул рәвешле элемтә булдырсаң, күп кенә проблемалар хәл ителә. Әйтик, хәзер хакимият тарафына мөрәҗәгатьләр сизелерлек кимегән. Шулай да җитәкчене бер сорау аеруча бик нык борчый. Ул яшьләрне шәһәрнең матур утлары үзенә җәлеп итә, аларны районда калдырасы иде дип, кайгыра.

Ә бит монда тормыш итәр өчен бөтен нәрсә дә бар. Шул ук вакытта Вячеслав Козлов торак төзергә һәм эш урыннары булдырырга кирәклеген бик яхшы аңлый. Бизнесның Казан яисә Чаллы кебек зур шәһәрләр тирәсендә бөтерелүен, аларга Яңа Чишмә кебек ерак районнар кирәкмәвен дә әйтми булдыра алмый. Халыкны борчыган проблемаларга да тукталдык. Вячеслав Козлов белдерүенчә, бу – суның сыйфаты. Әлеге сорау республиканың көнъяк-көнчыгыш районнарына карый. Ә инде Яңа Чишмәнең үзенә генә хас булганы да бар. Район үзәгендәге 1800 йорт юынтык сулар чокырлы, аларны үзәк канализациягә тоташтырырга кирәк. Әлеге калдыклар туфракның өске катламын пычрата.

...Эшлисе бар икән әле район үзәгендә, вакыт көтми бит, гәрчә бөтен шартлар да бар, югыйсә. Адәм баласы гел яхшылыкка омтыла, Яңа Чишмә ничек калышсын инде?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading