16+

Сарык – малмы?

Озакламый көтү чыгар көннәр җитә. Элегрәк көтүнең беренче көнендә иң көяз терлек сарык булгандыр. Нинди генә буяулар сыламыйлар иде дә нинди генә чүпрәк такмыйлар иде үзләренә. Авыр туфрагы җиңел булсын, күптән мәрхүмә Сәрү әбинең сарык башына сөрткән ал буявы әле дә күз алдымда. Андый билге бер кешедә дә булмас иде...

Сарык – малмы?

Озакламый көтү чыгар көннәр җитә. Элегрәк көтүнең беренче көнендә иң көяз терлек сарык булгандыр. Нинди генә буяулар сыламыйлар иде дә нинди генә чүпрәк такмыйлар иде үзләренә. Авыр туфрагы җиңел булсын, күптән мәрхүмә Сәрү әбинең сарык башына сөрткән ал буявы әле дә күз алдымда. Андый билге бер кешедә дә булмас иде...

Бүген инде авыл көтүләрендә сарыклар югалып бара. Берәүләр итен яратмый, икенчеләрнең көтүдән кайтмый калган бәрәннәрне эзләп йөриселәре килми. Миңа калса, иң мөһим сәбәпләрнең берсе - йон эрләп, носки, бияләй бәйләүчеләр бетеп бара, тире иләтеп, тун тектергән кешене дә күрмәссең. Сарык тотучы берничә фермер белән очрашканнан соң, хәйран калдым: йөзләгән сарыкның йонын, тиресен чүплеккә илтеп атабыз, беркем алмый, диләр. Әрәм маллар диген. Казахстан якларында эрли һәм бәйли торган машиналар кулланып, носки-бияләй җитештерәләр, бездә нигә юк икән ул? Ә, гомумән алганда, сарык асрау керемле тармак, ди фермерлар, итләтә дә, тере килеш тә сораучы күп икән.

Балтач районының Нормабаш авылыннан Булат унбиш елдан артык сарыклар асрый. Элек авылларындагы сарык фермасында эшләгән, ул беткәч, шәхси хуҗалыгында сарык­лар үрчетергә тотынган.

- Узган ел бу вакытта 120 баш сарык бар иде, акча кирәк булгач, бераз киметергә туры килде, хәзергә алтмышлап баш, көтүне кабат арттырырга исәп. Сарык асрау отышлы дип исәп­лим, - ди ул. - Тере авырлыктан исәпләгәндә, һәр сарыктан 45-50 процент ит чыга. Тереләй баш саны белән сатарга уйласаң да, яхшы гына керем алып була, бигрәк тә корбанга дип күп сорыйлар. Шәхси хуҗалык­лар өчен яхшы токымнарның берсе - роман токымы. Бәйлим дигән кешегә йоны яхшы, елына ике тапкыр, ким дигәндә, өч бәрән алып кайта. Барысын да сарык үзе генә имезеп үстерә алмый, иренмичә шешәдән ашатсаң, үсәләр. Алар бик хәрәкәтчән. Минем үземдә - ит бирә торган фрикос токымлы сарыклар, итләре күп чыга, йоннары кыска. Узган ел Сабантуйга биргән тәкә 105 кг лы иде.

Сездә көтү чыктымы?
Фидәлия Мотыйгулова, Яшел Үзән районының Акъегет авылы:
- Авылда көтү чыкты, без - көтүчеле, бай авыл. Хәзер күп авылларда көтүче таба алмый тилмерәләр, бездә, шөкер, өчәү. Сыер башына 600 сум түлибез, төшке ашны үзләре белән алып китәләр, әзерләп бирәбез. Авылда бер көтү, барлыгы 100ләп сыер, 50гә якын сарык, кәҗә җыйнала торгандыр. Соңгы елларда көтүгә йөри торган кәҗәләр саны артты, ә сарыклар кими бара.

Сәрия Мортазина, Арча районының Носы авылы:
- Сишәмбе генә кан алдылар, аның нәтиҗәләре килгәч, көтү җыелышы була, шуннан соң гына көтү чыгачак. Носы белән Өчнарат авылына барлыгы 120ләп хуҗалыкка 65ләп сыер җыйнала. Сыер асраган кеше асрый инде ул, безнең үзебездә ике баш, берсе җәйгә бозаулыйсы, көтүгә әлегә чыгара алмыйбыз. Күршеләрдә дүрт баш. Көтү чираттан, тугызынчы класста укучы улым бар, ул көтә, аңа иптәшкә йә шәһәрдән кунак егетләр кайта, йә инде эш җае килсә, әтисе дә булыша. Кеше яллап көттергән юк. Яллап көттерүнең бер көне 450-500 сум йөри. Төшке ашны җәйләүгә илтәсе, кичен өйгә кереп ашап чыгалар.

Гөлчәчәк Мөбарәкшина, Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылы:
- Көтү әлегә чыкмады. Өй чиратыннан көтәбез, бер сыер башына - бер көн. Кеше яллап чыгаручылар да бар. Төшке ашны биреп җибәрсәң, 500 сум йөри, үзләре өйләреннән алып чыксалар - 1000 сум. Кичке ашка кем керә, кем юк. Авылыбызда 123 хуҗалыкка 35ләп сыер җыйнала.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading