16+

Ә сез бәрәңге юк дисез...

Әтнә районында әнә берәүләр 50 чиләк бәрәңге утыртып, 500 (!) чиләк алганнар. Менә уңган аларда ичмаса бәрәңге! Мамадышта да «икенче икмәк» күпләрне куандырган. 30 чиләк утыртып, алынган уңыш 200 чиләктән артып киткәч, шәп инде ул. Балтачта да уңыш яхшы дип сөенәләр. Шулай булгач, быел башка еллар белән чагыштырганда бәрәңге юк...

Ә сез бәрәңге юк дисез...

Әтнә районында әнә берәүләр 50 чиләк бәрәңге утыртып, 500 (!) чиләк алганнар. Менә уңган аларда ичмаса бәрәңге! Мамадышта да «икенче икмәк» күпләрне куандырган. 30 чиләк утыртып, алынган уңыш 200 чиләктән артып киткәч, шәп инде ул. Балтачта да уңыш яхшы дип сөенәләр. Шулай булгач, быел башка еллар белән чагыштырганда бәрәңге юк...

Баштарак, әле ала башлаган көннәрдә, бәрәңге начар дип зарланучылар күбрәк булса да, соңгы көннәрдә бәрәңге яхшы булды дип куанучылар да артты: күп һәм эре булды, диләр. «Уңмады бәрәңге. Утыртканнан да азрак алдык аны быел», - диючеләр дә бар инде анысы. Сәбәбен күпләр үзләре үк белә: кемнекендер колорадо корты ашап бетергән, икенчеләрнекенә исә авыру эләккән (алтын нематода дигән авыру күпләрнең уңышын юкка чыгарган) һ.б. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алмаз Галәветдинов бәрәңге уңышына тәэсир итә торган факторлар турында узган елны да кисәткән иде инде. Яңгыр вакытында явып, җил вакытында исеп тору гына яхшы уңыш алуга гарантия була алмый. «Яхшы бәрәңге алу өчен, иң элек аның орлыгы әйбәт булырга тиеш. Күп уңыш алуның икенче шарты - ашламаларның тиешенчә кертелгән булуында. Тагын бер мөһим кагыйдә: бәрәңгенең урынын алыштырып тору», - дигән иде белгеч. Боларга өстәп аны төрле авырулардан дәвалау, кортлардан саклау... Кыскасы, бәрәңге үзенә яхшы тәрбия сорый.
Югалту куркынычы бар
Республика буенча да быел бәрәңгене узган елгыдан күбрәк җыеп алырга планлаштыралар. Әмма әлегә бәрәңге алу темплары гына акрынрак бара. Моңа исә соңгы вакытларда көн саен диярлек явып торган яңгырлар сәбәпче. Бу турыда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә җиткерде. Бәрәңге алу өчен һәр көнне файдала­нып калырга кирәк. Шулай ук ул уңышны югалту куркынычы булуын да ассызыклап үтте.
Бәрәңге мәйданнарның яртысыннан алынган диярлек. Уртача уңыш күрсәткече гектарыннан 188 ц тәшкил итә. Басу-кырларда бәрәңге алу дәвам итә...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading