16+

Ә Сезнең авылда яз килгәне сизеләме?

Бәрәңгене су баса Гөлфирә ХИСМӘТУЛЛИНА, Кама Тамагы, Олы Кариле: - Сизелмәгән кая: көне-төне кар эри, сулар җыела. Яз килү, көннәр җылыту яхшы инде ул, тиздән җәй дә җитә дигән сүз бит. Әмма язның да үз мәшәкатьләре җитәрлек. Авылда инде күп кешенең бәрәңге базына су төшкән. Бер олы проблемага әйләнде ул...

Ә Сезнең авылда яз килгәне сизеләме?

Бәрәңгене су баса Гөлфирә ХИСМӘТУЛЛИНА, Кама Тамагы, Олы Кариле: - Сизелмәгән кая: көне-төне кар эри, сулар җыела. Яз килү, көннәр җылыту яхшы инде ул, тиздән җәй дә җитә дигән сүз бит. Әмма язның да үз мәшәкатьләре җитәрлек. Авылда инде күп кешенең бәрәңге базына су төшкән. Бер олы проблемага әйләнде ул...

Бәрәңгене су баса
Гөлфирә ХИСМӘТУЛЛИНА, Кама Тамагы, Олы Кариле:
- Сизелмәгән кая: көне-төне кар эри, сулар җыела. Яз килү, көннәр җылыту яхшы инде ул, тиздән җәй дә җитә дигән сүз бит. Әмма язның да үз мәшәкатьләре җитәрлек. Авылда инде күп кешенең бәрәңге базына су төшкән. Бер олы проблемага әйләнде ул су мәсьәләсе, билләһи. Үзем дә эштән кайтуга, беренче эш итеп, су төшмәдеме икән дип, базны карыйм. Узган елны бер тапкыр су баскан иде инде. Бөтен бәрәңгене чыгарырга туры килде. Бер төшсә, гел төшә, диләр аны. Белгән юк инде, быел нәрсә булыр, бәрәңге өчен эч пошып тора әле менә...
Язны Карга боткасы белән каршы алдык
Рания МӘРДАНОВА, Саба, Йосыф-Алан:
- Бу атнада безнең авыл гөж килде. Барча халык - бала-чагасы, олысы урамда иде. Бәйрәмгә ашыктык барыбыз да. Бәйрәмнең дә ниндие әле - авылда карга боткасы пешерделәр. Бу инде тау битләре кардан ачыла башлау, яз килү, җир чыгу, сыерчыклар кайтуына сөенеч белдерү билгесе. Ботка пешерү өчен бала-чагага бераз тырышырга да туры килде: алар урам буйлап, һәрбер йорт саен кереп, хуҗаларның исемен атап такмаклый-такмаклый, ярма, йомырка, май юнәтте. Аннары әти-әниләр ярдәмендә учак ягып, казан асылды. Шуннан соң ботка пешкәнен генә көтәсе калды... Ә ул арада мәдәният йорты мөдире Гөлнара Маликова җитәкчелегендә балалар өчен әзерләнгән уеннар башланды. Бер кеше дә читтә калмады, чөнки бу вакытта иң көчлеләр өчен кар астында бүләкләр дә әзерләнгән иде. Карга боткасы да озак көттермәде, бик тиз пешеп чыкты. Төшке аш ашарга дип өйләренә ашыгучылар да безнең янда тукталмыйча китә алмады. Фидаил абый Кәлимуллин да тәмле ботка исен ерактан ук сизеп килеп җитте. Кечкенә генә авыл булса да, дәү әнием Венера гомер иткән Йосыф-Аланда борынгы гореф-гадәтләр әле дә онытылмый. Язны без шулай каршы алдык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading