16+

"Шалканнар"да авыл көне ничек узган?

Инде икенче ел рәттән Балтач районының Көшкәтбаш авылында шаулап-гөрләп авыл көне уза. Быел ул 2 июнь көнне булды. Ни өчен «Шалкантуй» дип аптыраучылар өчен аңлатып үтәм: Шалкан ул – авылыбызның кушаматы. Безне, Көшкәтбашлыларны да, еш кына шалканнар дип йөртәләр.

"Шалканнар"да авыл көне ничек узган?

Инде икенче ел рәттән Балтач районының Көшкәтбаш авылында шаулап-гөрләп авыл көне уза. Быел ул 2 июнь көнне булды. Ни өчен «Шалкантуй» дип аптыраучылар өчен аңлатып үтәм: Шалкан ул – авылыбызның кушаматы. Безне, Көшкәтбашлыларны да, еш кына шалканнар дип йөртәләр.

Башка авыллардан аерылып торсын өчен, кадерләп, без авылыбыз бәйрәмен гади Сабантуй түгел, «Шалкантуй» дип атыйбыз. «Шалкантуй» Сабантуй мәйданында үткәрелә һәм барлык авылдашларны, туган-тумачаларны бер урынга җыя. Быел нинди яңалыклар булды һәм нәрсә белән авылдашларның исләрендә калды икән? Язмам шулар турында.

Көтелмәгән кунак
Бәйрәмебез башланыр алдыннан беребез дә (хәтта ки оештуручылар да) көтмәгән кунак килеп төште. Рамил Шәрапов иде ул! Күпләр аны Шәрапҗан дип тә йөртә. Ничек Көшкәтбашка килеп эләккән дигәндә, аны авылдашыбыз, Рамилнең туаны, чагырган икән. «Сюрприз ясыйсы килгән Гөлназ апаның,» - кунагыбыз әйтүенчә.
Әлеге сюрприз килгән беркемне дә битараф калдырмады. Һәркем ул сөйләгәннәрдән көлеп, аның итек киеп чаңгыда йөрү ярышында катнашуын карап, җырлавыннан торып биеп, кушылып җырлап утырды. Кунагыбыз берничә җыр гына планлаштырган булса да, авылдашлар Рамилнең озаккарак калуын теләп, күбрәк җырга күндерде.

«Уф Алла» ярышы
Бу ярыш бездә беренче елын гына үткәрелү сәбәпле, күпләрдә аеруча зур кызыксыну уятты. Ирле-хатынлылар, абый-апайлылар, дуслар-туганнар – барысы бик теләп берсен-берсе «Уф Алла»да тартып йөрделәр. Бәйгенең шарты буенча, вакытка мәйдан тирәли бер кеше икенчесен утыртып әйләнеп узарга тиеш иде. Кемнәрдер тизрәк килергә, кемнәрдер махсус озаграк мәйданны әйләнергә булды. 

Иң-иңнәр бүләкләнде
Көшкәтбаш авылы Сабантуйларында елның-елында иң-иңнәрне котлау инде традициягә кереп китте. Быел да үзенең эш-гамәлләре белән аерылып торган, халыкка хезмәт күрсәткән, күмәк хуҗалыкта озак еллар эшләгәннәрне игътибарсыз калдырмадылар. Шуңа өстәп, мәгариф ветераннарын һәм күмәк хуҗалыкта озак еллар эшләгән абый-апаларга да бүләкләр тапшырылды. Шулай ук районыбызның төп мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев исеменнән авылыбыз мәчетенең имамы игелекле эшләре өчен дип кайбер авылдашларыбызга «Рәхмәт хаты» тапшырды.

Берәү дә игътибарсыз калмады
«ШАТ-Шалкан» бәйрәменең бик матур һәм аермалы ягы: бер авылдашны да игъбарсыз калдырмаулары. Ни өчен дигәндә, авылыбыз көнендә иң өлкән авылдашка да, иң кече авылдашка да һәм хәтта иң яшь гаиләгә дә бүләкләр тапшырылды. Шуңа өстәп, биредә быелгы 11 нче, 9 нчы һәм 4 нче сыйныф чыгарылыш укучылары да үзләрен күрсәтеп, мәйдан тирәли әйләнеп уздылар. Һәр авылдашны күреп, бәяләп, һәр өлкәне яктырткан оештыручыларның зур хезмәте бәйрәмдә яхшы чагылды.

Уены да уены!
Бәйрәмдәге уеннарның төрлелеге әлеге көнне тагын да кызыклырак итте. Шунысы мөһим: авыл көнендә балалар, яшь буын, хәтта өлкәннәребез өчен дә бәйгеләр җитәрлек иде. Әйтик, йон эрләү ярышында ак яулыклы әбиләребез бик теләп катнаштылар. Кайберәүләре җырлый-җырлый яшьләргә үз тәҗрибәләрен дә күрсәтеп узды. Ә пеләшләр ярышы ир-атллар өчен бик кызыклы булгандыр! «Ташбака» уенында исә аркага табак белән су куеп, аны түкмичә барулары артыннан шулай ук бик кызыксынып күзәттеләр.

Нәрсә диләр әле... күп сөйләгәнче, бер килеп күрү кирәк диләрме?.. Күрү кирәк шул! Икенче елга Сезне Көшкәтбаш авылы көне, «ШАТ-Шалкан» бәйрәмедә көтәбез! Ул юлга инде тагын да күңеллерәк булыр.

Гөлназ Әхмәдиева, Балтач районы

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading