Авылларда каз өмәләре гөрли. Ул күп җирдә элеккеге кебек зурлап уздырылмаса да, әлеге гореф-гадәтнең буыннан буынга күчеп, сакланып килүе сөендерә. Балтач районының Көшкәтбаш авылындагы каз өмәсендә «ШК» журналистлары да булып кайтты.
«Бер көн каз суймасак, нидер җитми»
Беренче кар төшеп азрак суыту белән, авылларда каз, үрдәк суя башлыйлар. Элек яшь киленнәр, кияүгә чыкмаган кызлар каз өмәсен көтеп ала торган булган. Әбиемнең: «Өмә булган өйгә җыелып, күмәкләп каз йолкып, җырлашып утыра идек», - дип сөйләгәне истә. Аннары казларны көянтәгә асып, чишмәгә бара торган булганнар. Аларга гармуннарын алып егетләр дә ияргән. Хәзер күп авылларда су өйгә кергән, чишмә юлы онытылган, казны да хуҗалыкларда үзләренә кайчан, ничек җайлы, шулай суялар. Без кунакка килгән Шиһаповлар йортында «бездә көн дә каз өмәсе» дип шаярталар. Фәния апа белән Идрис абый баштарак 20ләп кенә каз тотканнар. Быел исә уллары Ильяс өйләнеп, авылда төпләнеп калгач, күпләп каз алырга тәкъдим иткән. Май аенда Питрәч районының Карповка авылына барып, бер көнлек 200 баш бәпкә алып кайтканнар.
- Баштарак бик авыр булды. Кечкенә бәпкәләрне гел саклап торырга кирәк, август аена кадәр күз дә алмый карадык. Икегә бүлеп, йөзәрләп саклый идек. Кызым Камилә, киленем Алсу да бик булыштылар, - ди Фәния апа.
Үстерәсе бер хәл, казларны ничек урнаштырып бетерербез дип тә борчылганнар. Шөкер, ике йөз баштан хәзер алтмышлап кына калган инде.
- Каз сораучылар җитәрлек, туйларга, күчтәнәчкә, яңа ел бәйрәменә еш сорыйлар. Казыннан бигрәк, эче-башын сораучылар күбрәк, - ди Фәния апа.
«Эче-башы»на җиде әйбер керә - казның тәпиләре, ике канаты, бүтәкәсе, бавыры, йөрәге, башы, муены. Ул Шиһаповларда 250 сум тора. Ни хикмәт, эчәгесен сораучылар күп икән. Табиблар ашказаны яхшы эшләсен өчен эчәге ашарга куша, аннары эчәгедән пешерелгән өчпочмаклар тәмлерәк була, диләр. Казның үзенә килгәндә, килосы 400 сум тирәсе. Бер каз 1300 сумнан башлана. Әлегә суелган иң зур каз 5 килолы булган.
Без сөйләшкән арада Фәния апаның улы Ильяс алты казны суярга да өлгергән. Ул да түгел, өмәгә күршеләре Рузалия белән Фәния апаның бертуганы Гөлия дә кереп җиттеләр. Гадәттә, хуҗабикә казларны үзе генә эшкәртә, җай белән генә, аз-азлап суярга өйрәнгәннәр, шулай да кызлар килгәч, күңеллерәк инде, бәйрәм кебек, тизрәк тә була. Фәния апа 17 ел буе фермада сыер сауган, аннары өч ел буе китапханәче булып эшләгән, кибеттә дә саткан.
- Әти-әнием бик тырыш кешеләр иде, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп калганмын, дип сөенәм. Тик торырга яратмыйм, эшсез утырсам, авырый башлыйм. Баштарак 200 баш каз дигәч, куркыткан иде дә, хәзер ияләндем, иренмим дә, туймадым да әле. Бер көн каз суймасак, нидер җитми кебек, - ди Фәния апа.
Суелган казның тәпиләрен, башларын, канат очларын кискән арада Ильяс буржуйкада су кайнатып куйган. Элек казның йонын коры килеш кенә йолкыганнар. «Ул чакта йорт казлары иде бит. Аларның йоны йомшаграк була, йолкырга да җайлырак. Сату казлары алай ук түгел, шуңа да суда пешекләп алсак, уңайлырак», - ди өмәгә килгән хатыннар. Кайбер якларда йолкырга җайлырак булсын өчен, казны үтүк белән бастырып алалар икән.
Шалкан дигән Көшкәтбаш
Ильяс казларны зур гына кәстрүлдәге кайнар суда батырып ала. Кайнар суда озак торса каз пешеп китәргә мөмкин, азрак торса, йоны купмый. Фәния апа әйтмешли, чамасын белергә тәҗрибә өйрәтә. Казларны бер-бер артлы мунчага ташыйбыз. Монда иң күңелле урындыр, мөгаен. Хатын-кызлар җыелышып, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә каз йолкый.
Фәния апа миңа да бер каз тоттырды. Безнең якларда сулыклар аз булгангамы икән, каз асрау ни өчендер гадәткә кермәгән, шуңа да казны беренче йолкуым. Хатыннар казны йолкыганда иң мөһиме - тиресен ертып җибәрмәскә кирәк дип кисәтәләр. Бала йоннары - үзе бер баш бәласе. Алардан арындыруы бик читен, һәрберсен чүпләп утырырга кирәк. Рузалия апа белән Гөлия апа күзлек кигәннәр хәтта. Бисмилламны әйтеп, мин дә эшкә керешәм.
Авыл хәлләре турында сөйләшәбез. Көшкәтбашта 120ләп хуҗалык исәпләнә икән. Фәния апалар яши торган урамны үзенә аерым авыл дисәң дә була. Халык бик тату, тырыш биредә. Чишмәләрне карап торалар, әле менә иске күперләре җимерелгәч, Габделбәр, Рафис, Раушан абыйлар җыелышып, аны төзәтеп куйганнар. Авылга концертлар сирәк килә. Шуңа да соңгы тапкыр якташлары Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова чыгышын көшкәтбашлылар бик яратып каршы алганнар. «Кул чаба-чаба учларым авыртып бетте», - ди Рузалия апа. Көшкәтбаш авылын халык телендә Шалкан дип тә йөртәләр әле. Баксаң, элек биредә күпләп шалкан утырта торган булганнар икән. Колхозның кәбестә, кишерен дә күпләп үстергәнен хәтерли авыл халкы. Шулай да шалкан дигәне ябышып калган.
Каз канаты бөтен нәрсәгә ярый
Ярты сәгать дигәндә, кулы кулга йокмаган күршеләремнең казлары әзер дә булды. Түшкәләрне Фәния апа кабат урамга алып чыгып китте. Әйбәтләп югач, эчен алырга кереште. Казның мае авырганда файдалы. Майны прополис белән кушып, хуҗабикә үзе дә дару ясый. Салкын тигәндә, файдасын күрә. Шулай ук каз маен эретеп, камырга кушалар, коймак пешерәләр. Кар салынган табакка Фәния апа ипләп кенә казның эче-бавырын төшерә. Салкын суда майны эчәгедән аеруы җайлырак икән. Ахырдан казның муенын борып алганнан соң да, түшкәне берничә кат юа. «Мин барысы да чиста булганны яратам, сатып алучы канәгать калсын», - ди. Авызга кергәнче кул аша мең кат узган казның ни өчен кыйммәт торганы аңлашыла кебек. Ашаган белми, тураган белә диләрме әле, үзең күргәч, каз үстерүнең ансат түгеллегенә дә төшенәсең.
Казның мамыгын элек башкортлар килеп җыя торган булганнар. Бер елны килосын 800 сумнан да алып киткәннәр.
- Хәзер сораучылар юк. Чегәннәр килә килүен, әмма бик арзан бәя куялар, шуңа да каз мамыгыннан үзебез мендәрләр тутырабыз, - диләр.
Өйгә кергәч, фотографыбыз Илдар абый каз мамыгыннан ясалган бу мендәрләргә ятып та карады әле.
Шиһаповлар, гомумән, экологик яктан чиста продуктларга өстенлек бирә. Бал үзләренеке, кайнатма янәшәдәге урманда үскән җиләктән, чәйне дә Фәния апа үзе җыйган үләннәрдән ясый, беркайчан да кибеттән тавык ите сатып алганы юк, кош-кортны үзләре үстерә. Хәтта колбаса да үзләренеке. Балтачта казылык ясау цехы ачылганнан бирле, итне алып барып бирәләр дә, кыш буена җитәрлек өй казылыгы әзер.
Элек казның каурыйларын юлларга сибә торган булганнар. Казлар икенче елга да үссен, күп булсын дип теләк теләү, бер йола булган бу үзенә күрә. Хәзер җаның күпме тели, шуның кадәр каз сатып алырга була, шуңа да каурый сибүче юк, күрәсең. Каз канатын күпләр идән себерү өчен җайлы дип сорый икән. Кемдер аны машина тәрәзәсен чистарту өчен файдалана. Каурыйларыннан таба майларга тегәч ясыйлар.
Өйләгә эшне тәмамлап, өйгә чәй эчәргә керәбез. Фәния апа кай арада өлгергән диген, каз бәлеше дә пешереп куйган. Каз дигәннән, язучы Туфан Миңнуллинның казны татарның фәрештәсе дип атаганын ишеткәнем бар иде. Чынлап та, бер милли бренд сымаграк бит ул. Элек электән туйлар пар казсыз узмый, килен бирнәсендә дә каз мамыгыннан тутырылган пар мендәр булу дәрәҗәле саналган. Каз - затлы күчтәнәч. Күпме йолаларны, гореф-гадәтләрне саклый бит бу гади генә казлар.
***
Фәния Шиһаповадан каз бәлеше рецепты
0,5 стакан кайнаган җылы су, 0,5 стакан көнбагыш мае, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы тулар тулмас тоз, аз гына сода кушып йомшак кына камыр басасың. Эчлеге өчен каз ите, бәрәңге турыйсың, тәменчә тозын, борычын өстисең. Бәлешне сүрән утта духовкада пешерәсең.
«Казларсыз күңелсез»
Дамир Гыйләҗев , Актаныш районы:
- Быел ике мең үрдәк, бер мең каз алдык. Үрдәкләрне суеп бетердек инде, казларга тотынмаган әле. 10 ноябрьләрдә башларбыз дип торам. Безнең якларда каз эшкәртергә Актаныш районының Татар Ямалысы авылыннан килгән хатын-кызлар бригадасы булыша. Бер казны йолкып, чистартып, юып биргән өчен 120 сум алалар. Без дә аларны ялларбыз дип торабыз. Казны күбрәге каклап сатабыз, какланган бер каз 1500 сум тирәсе тора.
Рәшидә Борһанова, Яшел Үзән районы, Акъегет авылы:
- Традиция буенча, без ел саен каз өмәсе уздыра идек. Нәкъ менә электәге кебек, борынгы йоланың тәртипләрен сакларга тырышабыз. Былтыр 30 каз алдык. Өмәгә яшь киленнәрне җыйдык. Балаларны да өмәне күрергә чакырдык, бу йоланы алар да белеп үсәргә тиеш. Бездә казларны инешкә барып юу гадәте әле дә сакланган. Илдус абыебыз тальянда сыздыра, ул чишмәгә озата бара. Кич белән өмәдә катнашучылар мәҗлескә җыела, каз маеннан коймак, башка тәм-томнар пешерәбез, бәйрәм бик күңелле уза. Быел «Стар - 53» дигән яңа төрле - казга да, үрдәккә дә охшаган кош алып карадык әле. Аларны августта ук суеп, урнаштырдык инде. Быел казлар булмагач, күңелсезрәк, әлбәттә, өмә дә узмый калды. Соңгы елларда авылларда каз асраучылар арта бара. Димәк, өмәләр дә гөрләр әле.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
ФОТОРЕПОРТАЖ
Комментарийлар