16+

Шәл бәйлибез, шәл сайлыйбыз!

Балтач якларына кайткач, Балык Бистәсеннән шәл сатарга килгән апалар белән күп тапкырлар очрашырга туры килгәне бар.

Шәл бәйлибез, шәл сайлыйбыз!

Балтач якларына кайткач, Балык Бистәсеннән шәл сатарга килгән апалар белән күп тапкырлар очрашырга туры килгәне бар.

Ике район арасы бик якын түгел, республиканың икенче читендә, зур сумкалар күтәреп «үз хуты»ң белән йөрү җиңелдәндер димим. Бу уңган, булган апаларның туган төбәкләрен күптән барып күрәсе килеп йөри иде.

К азанда үткән күр­гәз­мәләрнең берсендә шәл читен бәйләп торучы ир егетне күргәч, кызыксыну бермә-бер артты. Ринат Шакиров тормыш иптәше Нурзилә белән Балык Бистәсенең үзендә яшиләр. Әнисе үлеп киткәннән соң Ринатны өч яшеннән әбисе тәрбияләгән. Шәл бәйләргә дә ул өйрәткән. Нурзилә белән гаилә корып яши башлагач, аңа ияреп, кабат кулына шәл энәләре алган. Нурзилә үзе дә җиде яшеннән бирле бәйли. Шакировлар гаиләсе, бик күпләрдән аермалы буларак, кичләрен телевизор каршында тик утырмыйлар, парлашып, шәл бәйлиләр.

- Ринат шәлнең читен, мин уртасын бәйлим, - ди Нурзилә. Ринатның кулы алтын, ни тотса, шуны эшли. Безнең гаиләдә бу ир-ат эше, бусы хатын-кызныкы дип торган кеше юк. Улларыбыз да үзләренә бияләй, носки бәйләп кия алалар. Бер шәл бәйләү өчен безгә өч көн кирәк. Косинкаларны бер көндә дә бәйләргә була.

- Мамыкны каян аласыз?

- Кайчандыр үзебез Волгоградка барып алып кайта идек. Хәзер сатучылар үзләре киләләр. Без бала чакта әниләрнең газап чигеп Волгоградка хәтле йөргәннәрен хәтерлим. Әле кая киткәнне дә әйтергә ярамый. «Спекулянтлар» дип гаеп тагарга да мөмкиннәр иде ул чакта. Мамык сатып алганда, без үзебез, бәясенә карамыйча, иң яхшысын сайлап алабыз. Начар йоннан яхшы шәл бәйләп булмый.

- Шәлне сатып алгач юарга кирәкме?

- Без йонны эрләгәнче үк юабыз. Иң элек суга салып куеп бер кат керен чыгарам. Чайкап алганнан соң йонны чиләктәге суга батырып, өстенә шампунь салып кайнатып чыгарам. Бернинди дә кере калмый, йон ялтырап тора.

- Нурзилә ханым, сез­дән дә яхшы киңәш бирүче булмас, нинди шәл яхшы була? Шәл сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Иң элек йоны ялтырап торсын, шуңа карагыз. Аннан соң йоннан чеметеп тотып шәлне әйләндерегез. Йон өзелмәскә, шәл төшеп китмәскә тиеш. Сыпырып караганда ук мамыгы коела икән, димәк, шәл начар. Кайчакта әллә шаяртып, әллә чынлап, шәлегез балдактан чыгамы диләр? Ничек инде мамык шәл балдактан чыксын? Тиешле мамыгы керсә, ул артык җиңел дә була алмый. Шәл сатып алганнан соң аны җәлләп шкафта гына тотарга кирәкми. Бөркәнегез, буранга бәйләп чыгыгыз. Без үзебез бәйләгән шәлләрнең, махсус тарап, мамыгын чыгармыйбыз. Сатып алганда мамыгы бик кабармаган булса да, ул акрынлап кабарачак. Ишетеп белүебезчә, Волгоград өлкәләрендә шәлләрне кабарта торган «пушка» дигән әйбер кулланалар икән. Көчле һава өреп тора, махсус тарак­лар шәлне тарыйлар. Мондый шәл саткан вакытта ук бик мамыклы була, ләкин хуҗасына озак хезмәт итми коелып бетә.

Телибезме, теләмибезме, озакламый тәрәзәләргә бәреп, карлы яңгырлар явар... Шул вакытта мамык шәлгә төренеп, йомшак кәнәфигә чумып, бетеп китап уку күз алдына килә... Балык Бистәсенә озак көттерми кабат киләсе булыр, ахры. Анысында инде шәл алырга дип, атап...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading