16+

Шәлене бер күр әле

Татарстаныбызның иң зур авылларының берсе булган Шәле авылы турында белмәгән кеше юктыр. Казаннан 40 чакрым ераклыкта. Чаллы трассасы буенча ярты сәгатьлек юл көзге кебек тигез. Фотокамералар урнаштырылмаган булса, тизрәк тә барып җитәргә мөмкин булыр иде, тизлекне арттырып, «бәхет хатлары» аласы килми шул. Мишә елгасы янында, нарат урманы эчендә таралып урнашкан...

Татарстаныбызның иң зур авылларының берсе булган Шәле авылы турында белмәгән кеше юктыр. Казаннан 40 чакрым ераклыкта. Чаллы трассасы буенча ярты сәгатьлек юл көзге кебек тигез. Фотокамералар урнаштырылмаган булса, тизрәк тә барып җитәргә мөмкин булыр иде, тизлекне арттырып, «бәхет хатлары» аласы килми шул. Мишә елгасы янында, нарат урманы эчендә таралып урнашкан...

Татарстаныбызның иң зур авылларының берсе булган Шәле авылы турында белмәгән кеше юктыр. Казаннан 40 чакрым ераклыкта. Чаллы трассасы буенча ярты сәгатьлек юл көзге кебек тигез. Фотокамералар урнаштырылмаган булса, тизрәк тә барып җитәргә мөмкин булыр иде, тизлекне арттырып, «бәхет хатлары» аласы килми шул. Мишә елгасы янында, нарат урманы эчендә таралып урнашкан Шәле авылының озынлыгы алты чакрымга җитә. Авылга килеп керүгә үк, яңа, гадәти авыл йортларына хас булмаганча, зур коттедж сыман йортлар каршы ала. Авыллар бетә, тарала дип сөйләсәк тә, һәм бу сүзләр хак булса да, Шәле өчен дөреслеккә туры килеп җитмәвен шул мизгелдә үк аңладым. Питрәч районының Шәле җирле үзидарәсе рәисе Илшат Рифат улы Әхмәтҗанов әйтүенчә, хәзер авылда 1 мең 75 хуҗалык бар. 3100 кеше яши. Шәһәр­дәге йортларын сатып, авылга кайтып төпләнүчеләр дә байтак. Искерә башлаган йортларны сатып алып яңаны салучылар да, җир кишәрлеге алып йорт җиткерүчеләр дә бар. «Безгә җир сорап мө­рә­җәгать итүчеләр дә шактый, ләкин план белән бүлеп бирелгән җирләрне таратып бетердек, хәзер бирергә җирләребез юк», - ди Илшат әфәнде.
«Менә бу басуга бәрәңге утырта идек. Хәзер гөмбә кебек шәхси йортлар үсеп чыкты», - диде миңа билгесез булып калырга теләгән Шәледәге танышым.
Патша галиҗәнаплары кайда яши?
Хәер, Шәледәге бар халыкны белеп бетерү җиңел эшләрдән түгел икән. Биредәге берәр кешене эзләп табыйм дисәң, аның кушаматын белсәң генә, максатыңа ирешә аласың, Ә Шәледәге кебек кушамат ияләре тагын кайда бар икән? Мәктәп директоры Минзифа Хәсәнова авылдашларының кушаматлары хакында шаян хикәя дә иҗат иткән. «Дөньяда нинди кушамат булса, безнең авылда барысы да бардыр - Патша галиҗәнапларыннан алып, Юнкерлар да, Эскадрон, Маршал Жуков, Хрущев, Тавыгына, Чебиенә кадәр», - ди ул.
Шәледә кушаматка ия булу ул кешене кимсетү түгел, киресенчә, зур авылда һәр кешенең, һәр нәселнең үзенчәлеген ассызыклау икән. Шунысын да әйтим әле: Шәле мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның илһамчысы, гыйшык утында яндырган сөйгән кызы Зәйтүнә ханым Мәүлетова укучыларга белем биргән. Бу тарихи вакыйганы мәктәптәге истәлек тактасы искә төшерә. Шулай ук мәктәптә авыл тарихына багышланган зур гына музей да эшләп куйганнар.
Шәлегә «гашыйк булып» йорт алып яшәргә кайтырга теләүчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә бар икән. «Бездә хәтта чегәннәр дә яши», - ди Илшат әфән­де. - Авылыбыз чын татар авы­лы булып саклансын өчен, йортларын сатарга җы­енган кешеләрне үзебезнең милләттән булганнарга гына тәкъдим итәргә үгетлим. Ләкин хәзер коммерция заманы шул. Кем күбрәк түли, шуңа сатып җибә­рә­ләр».
Авылда ике мәчет эшли. Өченчесе музей кебек. Җомга намазына яшьләр дә шактый килә икән. Яшьләр ди­гәннән, алар авылны ташлап китәргә ашыкмыйлар, авылда эш булмаса да, Казанга барып «акчаланып» кайталар. Авыл белән кала арасында көнгә ике тапкыр автобус йөреп торгач, бу әллә ни проблема түгел. Үз хуҗалыкларында кош-корт, мал-туар асрап көн күрү­челәр дә байтак. Сөткә дип сыер асраучылар да бар. Әллә ни баеп булмаса да, әйбәт кенә яшиләр. Районда авыл хуҗалыгын үстерүгә банклар тарафыннан бирелгән ташламалы кредитны иң күп алучылар да шәлелеләр булып чыкты. Быел гына да 20дән артык кеше кредит рәсмиләштергән. Халкы тырыш, татар халкына хас булганча, ак көн­ләшү белән бер-берсен уздырырга тырышып яши. Әле яңа гына Рәдиф Гыймадиев белән Илсур Хөснетдиновка гаилә фермасын оештыру өчен җир бүлеп бирелгән.
Шәле - йолдызлы авыл
Зур авыл, халкы күп, акча җыярга уңайлы булгангадыр, татар эстрадасы «йолдызлары» да өзелеп тормый. Хәер, шәлелеләр үзләре дә кимен куймыйлар. Әле күп­тән түгел генә Норма, Вахитов, Йолдыз урамнары кешеләре катнашында өч тапкыр зур концерт куйганнар. «400 кеше сыйдырышлы клубыбыз шыгрым тулы иде. 70 меңләп акча эшләдек, бу акчаны авыл юлларын яхшыртуга тоттык», - ди авыл хуҗасы.
Авыл урамнары аша узганда, эреле-ваклы кибетләр күзгә ташлана. Егермеләпне санадым. Алары да шәлеле­ләрнең шәхси кибетләре булып чыкты. Ә алар сәүдә итә беләләр инде. Сөт ризыклары, йомырка, йон оекбашлар белән Казанны гына түгел, бөтен дөньяны тәэмин итәрләр иде дә бит...
Яңа гына авыл үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл төзе­гәннәр. Аның янәшәсендә генә, ял итү өчен парк ачып, агачлар утыртканнар, авылны тоташтыра торган 45 метрлы агач күперне тимердән үзгәртеп корганнар. Илшат әфәнденең өстәлен­дә­ге зур, затлы кубокка игътибар иттем. Район буенча үткәрелгән авыл җирлекләре спартакиадасында җиңеп чыкканнар, 50 меңлек сертификат белән бү­ләк­лән­гәннәр. Бу акчага теннис өс­тәлләре, спорт формалары алганнар. Киләчәктә авылга яңа, зур мәдәният йорты тө­зүдә хөкүмәтебез ярдәменә өмет итәләр. Димәк, шәлелеләр яшәрә, ишәя, артка карап шөкер итеп, алга карап фи­кер йөртеп яши беләләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading