16+

Казанда “шикарный кызлар” – токымлы кәҗәләр асрыйлар

“Итәгебездә назланып кына үсә алар. Яннарына чыккач, һәрберсен яратып сөйләшеп алам. Кочаклатмыйча, янымнан да китмиләр. Бик иркә, сөйкемле инде үзләре”.

Казанда “шикарный кызлар” – токымлы кәҗәләр асрыйлар

“Итәгебездә назланып кына үсә алар. Яннарына чыккач, һәрберсен яратып сөйләшеп алам. Кочаклатмыйча, янымнан да китмиләр. Бик иркә, сөйкемле инде үзләре”.

Казанның Салмачы бистәсендә яшәүче Рушания Зыятдинова кәҗәләре турында шулай яратып сөйли. Аларның һәркайсының үз исеме дә бар әле.
– Билянабыз – лидер. Аның кызлары Багира белән Барби. “Шикарный” кызлар. Чәчәк, Йолдыз, Бикә, Зита, Маргуша, Нюра, Альпанушка берсеннән-берсе сөйкемлеләр. Йортыбызны төзеп чыкканчы, ирем Альберт белән, шаяртышып, безнең әле “розочка-козочкабыз” да була, дия идек. Югыйсә кәҗә асрау турында үзебез бер тапкыр да уйлап караганыбыз булмады. Аллаһның амин дигән вакытына туры килгәндер. Моннан өч ел ярым элек сөт өчен генә дип, кәҗә алып кайттык. Кәҗә асраганны белеп алган күрше-тирә сөт сорап керә башлады. Шуннан тагын берничәне алдык, хәзер инде ун башка җиттеләр. Гади генә түгел, токымлы кәҗәләр. Зааненский дигәненең сөте күп, Нубийск-зааненский белән Альпо-нубийскийларның – куерак. Сатып алган вакытта да кайсы эләкте, шуны алырга яратмыйм, күңелгә ошаганын гына сайлыйм. Әллә ничә чакрым юл үтеп, ошатмыйча кайткан вакытлар да булды, – ди Рушания.

Зыятдиновларның хуҗалык товарлары сата торган үз кибетләре булган. Сәүдә үзәкләре ачыла башлагач, сату кимегән һәм кибетне ябарга туры килгән. Альберт төзү эшләре белән шөгыльләнә, ә Рушания өйдә сыр кайната. Унбиш төрле сыр ясый ул. Мастер-классларга барып укып кайткан саен, азарт барлыкка килә, тагын башка төрләрен дә ясарга өйрәнәсе килә, ди.

Сырны сату өчен дә кайната башлагач, кәҗәләрнең сөтен дә алучылар арткач, сыер сөтен дә сатып ала. Сыр ясаучылар белән сөйләшкәндә бик күбесе сыйфатлы сөт таба алмаудан зарлана. Рушания дә шул проблема турында искә алды.
– Сыр сыйфатының туксан проценты сөттән тора. Теләсә нинди сөт алып, сыр эшләп булмый. Элегрәк сөтнең литрын 40-50 сумга сатып алдым, хәзер бер фермер 33 сумга китерә. Арзанрак сөт эзләп авылга барып алсаң, юлы белән шул бәягә төшә, ә миңа өйгә китереп бирәләр. Берьюлы 100 литр сатып алам. Бер кайнатканда, 40 литр сөт китә, – ди ул.

Яңарак кына буррата сырын ясарга өйрәнгән. Тәмле тамаклар өчен менә дигән сыр. Фарфор төсендәге капчык сыман формада ясалган, эчлеге каймактан торган буррата чынлап та ашап туймаслык. Италиядә яратылып ашый торган помидор, базилик һәм моцарелладан торган капрезе салатын, кыздырылган халуми сырын да авыз итеп карадык. Камамбер сыек бал белән тәмле икән.
Рушания теләсә кайсы сырны ашарга кимендә ярты сәгать кала суыткычтан чыгарып куярга киңәш итә. Бу вакыт эчендә аның тәме тагын да “ачыла”, ди ул.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading