16+

Шәһәрдә гомер иткәннән соң, авылга яшәргә кайткан Ибраһим Гомәров: «Умарталарны үтермәскә, үлгәнче яшәргә исәп»

Кама Тамагы районының Чаллы авылында яшәүче Ибраһим Гомәров - һәркем өчен үз кеше. Ул бар кешегә ачык, киңәшен, ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер.

Шәһәрдә гомер иткәннән соң, авылга яшәргә кайткан Ибраһим Гомәров: «Умарталарны үтермәскә, үлгәнче яшәргә исәп»

Кама Тамагы районының Чаллы авылында яшәүче Ибраһим Гомәров - һәркем өчен үз кеше. Ул бар кешегә ачык, киңәшен, ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер.


Озак еллар Казанда гомер иткәннән соң, 2012 елда Ибраһим Гомәров туган нигезенә кайтып төпләнергә булган.

- Рәхәт беркайда да юк, бөтен җирдә эшләргә кирәк, - ди үзе авылда рәхәтрәкме әллә дигәнемә. - Эш урыныннан шәһәрдә фатир бирсәләр дә, нәкъ менә авылга кайтасым, умарта тотасым килде. Бу - минем күптәнге хыялым.

Туган нигезен әле хәрби хезмәткә киткәнче үк абыйсы белән төзекләндергән булган. Балалары ата-анасы йортын гел кайгыртып тора, бүген җиде туганы арасыннан бары дүртәү генә исән. Әти-әниләре дә күптән гүр ияләре. Нигезне саклау миссиясе Ибраһим абыйга тапшырылган. Ул беркайчан да туган йорттан аерылып тормадым, ди, хәзер дә йорты шәһәр читендәге коттеджлардан ким түгел, барлык шартлар тудырылган. Газ мунчасы, бәдрәф тә өйдә, юыну бүлмәләре дә заманча. Икенче катында балконга кадәр бар.
- Авыл үземнеке инде ул. Кызганыч, салалар бетә. Дөрес, булган авыллар матурлана, юллар салына, йортлар төзелә. Тик менә урамнар гына буш, кешесе сирәгәя. Бу, үз чиратында, телнең бетүенә китерә. Татар балаларын чыгара торган инкубатор - авылларның бетүе аяныч, - ди ул.

Аңа - 71 яшь. Бер минут та тик торганы юк. Вакытны җиткезеп булмый, ди. Шуңа авылда яшәсә дә, бәрәңгене сатып ала. Аңа карап, җир буш тормый. Өй артындагы бакчасы тулы яшелчә, җиләк-җимеш. Алары хатыны Гөлфия апа карамагында икән. Өч баласы да гел кайтып ярдәм итә. Ибраһим абый парникларны да үзе ясаган. Торба бөгә торган махсус җайланма әмәлләгән булган, башка кирәкле станоклары да бар. Тәҗрибәсе, шөгыльләре җитәрлек. 40 ел гомерен хәрби сәнәгать өлкәсенә багышлаган, төрле заводларда хезмәт иткән. Ә иң яраткан эше - умартачылык. Бал кортлары турында ул сәгатьләр буе тәмләп сөйли ала. Нәселләре белән умартачылар алар. Әңгәмәдәшемнең 40 баш тирәсе умартасы бар. Төгәл санын әйтми. «Ярамый, бу - элеккеге картлардан калган ырым», - ди. «Быел бал начар булды диләр», - дип, быелгы уңыш турында сорашам.

Ибраһим Гомәров (сулда) авылдашы Мөдәрис абый белән.

Тәҗрибәле, төртмә телле умартачы мине төзәтә:
- Начар түгел, бал бик сыйфатлы, яхшы быел. Ти аз. Ә бу - икесе ике нәрсә. Ә менә киләчәктә, якынча 18 еллардан, бал бөтенләй калмаска мөмкин. Бал кортлары ел саен үлә. Бу экология, каланчалар кую белән дә бәйле. Шул чакта килосы 50 сумнан Кытайдан кайтартылган, бер генә молекуласы да чын булмаган химия тулы бал ашарга туры килмәгәе. Менә анысы начар бал булачак.
Умарталарын ул фин системасы буенча кышлата: ояларны юка тактадан ясый, салкыннар башлангач, кортларны подвалга төшерә. Ул җирдән бер метр өскә күтәртеп һәм бер метр аска казып эшләнгән. Бал кортларының сортлары да төрле. Иң чыдамлысы - татар кортлары, ди. Баксаң, шундый нәселлесе дә була икән. Кортларны вертикаль система буенча үрчетә.

Аның гадәти булмаган кәҗәләре турында әйтергә онытып торам икән әле. Аларны ул саклап кына тора. Кәҗәләр машина капотына менәргә, баш очыннан сикерергә дә күп сорамый. Ләйлә кушаматлы нәселле ана кәҗә көненә 4 литрдан артык сөт бирә, ди. Хуҗа аны Казаннан сатып алып кайткан, бәясе дә 38 мең сум.

«Кәҗә сөте баш авыртуыннан бик файдалы, мин дару эчәргә яратмыйм, бары шул сөтнең генә файдасын күрәм», - ди әңгәмәдәшем.

Саубуллашыр алдыннан бер генә минут та тик тора белмәгән Ибраһим абыйның планнарын сорашам.
Ул тагын үзенчә шаярта:
- 80 ягына чыккач, нинди планнар инде ул? Умарталарны үтермәскә, үлгәнче яшәргә исәп, - ди, уенын-чынын бергә кушып.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading