16+

Шиһаповларның абзарында шәйтан яшәгән

Борын-борын заманнарда авылларда атлар, сыерлар һәм сарыклар асраганнар, дип сөйләр көннәргә җитмәгәек әле.

Шиһаповларның абзарында шәйтан яшәгән

Борын-борын заманнарда авылларда атлар, сыерлар һәм сарыклар асраганнар, дип сөйләр көннәргә җитмәгәек әле.

Авылларда 1960 елларда да машиналар санаулы гына иде. Урамда йөк машинасы күренсә, без – малайлар аның артыннан йөгердек, әрҗәсенә утырып барырга тырыштык. Хәзер бала-чаганың әллә нинди техникага да исе китми. Ә менә җигүле ат күренсә, без йөк машинасына йөгергән шикелле ябырылалар. Абзый кеше арбада яки чанада утырып барырга рөхсәт итсә, әлеге сабыйлардан да бәхетлерәк кеше юк дөньяда. Колхозлары таратылган авылларда атлар “Кызыл китап”ка кертелгән җәнвар кебек санаулы гына шул.

Авыл тормышының ямен һәм тәмен саклаучы кешеләр бар әле, шөкер. Балык Бистәсе районындагы Күки авылында Гыйльметдин ага Шиһапов 20 елга якын ат асрый. Күз тимәсен, 80 яшьтән узып китсә дә, олы малыннан арынырга җыенмый.

– Монысы бишенчесе инде, араларында төрле холыклылары булды. Берсе нык усал иде, шунлыктан аңа “Шәйтан” кушаматы бирдем. Күбрәк “Йолдыз” кушаматы иярә. Ат бик акыллы, хуҗасына тугры җан иясе бит ул. Тора-бара гаилә әгъзасы сыман күрә башлыйсың, – ди Гыйльметдин ага Шиһапов.

Аның төпчек улы Рамиль дә терлек җанлы. “Хәзер техника башкара инде эшләрне, ләкин ат та үз урынына ярап куя. Атларга ияләштем, абзарны атсыз калдырып булмастыр, мөгаен, – ди ул.

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading