16+

Ике - алтын, ике - көмеш: Татарстан көрәшчеләрен котлыйбыз!

Астанада узучы Бөтендөнья Күчмә халыклар уеннары кысаларында бүген көрәш буенча ярышлар узды.

Ике - алтын, ике - көмеш: Татарстан көрәшчеләрен котлыйбыз!

Астанада узучы Бөтендөнья Күчмә халыклар уеннары кысаларында бүген көрәш буенча ярышлар узды.

4 үлчәү авырлыгында үткән бәйгедә Татарстан егетләренең барысы да финалга чыкты. Дөрес, ике көрәшчебезгә генә чемпион калырга насыйп булды. Россия җыелмасы составында чыгыш ясаган Алексей Абрамов белән Радик Сәлахов матур алымнар белән көндәшләрен җиңеп беренче урынны яуласалар, Динар Кәримуллин белән Азат Габдрәшитовка тулы бәхет өчен аз гына җитмәде. Алар икенче урында. Котлыйбыз!

Әлегә Күчмә халыклар уеннарында Россия җыелма командасында чыгыш ясаучы Татарстан спортчыларының барлык спорт төрләре буенча 4 алтын, 4 көмеш, 9 бронза медаль бар.

Кичә безнекеләр Алыш көрәшендә дә медальләр яуладылар. Укырга: Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында көрәшчеләребез беренче медальләр яулады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading