16+

Вадим Захаров: “Ишеккә сыйдым, МРТга сыймадым”

Эстрада артистларының концертларында күп булырга туры килде. Менә «УНИКС» концертлар залында Татарстанның халык артисты Вадим Захаров концертына да бардым. Залда алма төшәр урын да юк иде.

Вадим Захаров: “Ишеккә сыйдым, МРТга сыймадым”

Эстрада артистларының концертларында күп булырга туры килде. Менә «УНИКС» концертлар залында Татарстанның халык артисты Вадим Захаров концертына да бардым. Залда алма төшәр урын да юк иде.

Артистлар күп бит, залларны бөтенләй тутыра алганнары сирәк, шуңа күрә Вадим Захаровның уңыш сере нәрсәдә икән дип уйланып та куйдым. “Барып карыйммы, әллә юкмы?” – дип икеләнүчеләргә язмабыз ачыклык кертер, мөгаен.  

Вадим Захаровның программасы “Шоу түгел – концерт 2” дип аталу да очраклы түгел. Узган елны булган тамашалар халыкка шундый охшаган ки, хәтта быел да җырчы таптаган сукмагыннан тайпылмаска булган. Вадим алдан ук шоу түгел  дип кисәтеп куйгач, шаккатарлык, ис-акыл китәрлек хәл булмавы билгеле инде. Вадимның концертын ике сүз белән генә тасфирла дисәгез: моң һәм юмор дип әйтер идем. Залда утырган тамашачыларны концерт дәвамында күзәттем. Әйтерсең кешеләр эстрада артисты концертына түгел, ә якын дусты, туганы янына кич утырырга килгәннәр. Рәттән берничә җыр башкаргач, Вадим тормыш иптәше һәм балалары турында сөйли башлады. 

“Өченчесе малай булсын”
– Без 14 ел бергә гомер итәбез,  ике бала тәрбиялибез. Икесен дә бик каты яратам: Ульянаны да, Ильянаны да. Балалар тугач, без әллә ни аптырап тормадык. Беренчесенә Ульяна дип кушкан идек, икенчесе тугач, бер генә хәрефен алыштырдык та Ильяна булды. Әле беркөнне зур кызым: “Алай-болай өченчене алып кайтсагыз, исеме нинди хәрефтән башланачак?” – дип әйтте. Анысы минем кебек юмор хисле, – дип әйтеп тә бетермәде Вадим, залдан: “Өченчесе малай булсын”, – дип җавап кайтардылар. 

Гомумән, сәхнәдән сөйләнгән тарихлар һәркемгә шундый якын, тормышчан. Вадим Захаровның табибка баруы гына ни тора. 
– Быел сәламәтлек бераз какшап алды. Хастаханәгә бардым. Анда килү белән, кабинет кайда урнашкан икән дигән уен башлана. 116 кабинет кирәк булса, кайда урнашканын беләсезме? Икенче этажга менәсең дә, борылып әз генә барып, икенче пролетка чыгып эшләми торган лифтка утырып кире беренче этажга төшәсең дә, уң якта нәкъ сиңа  кирәкле кабинет була. Ә ул 111 кабинет белән 124 кабинет арасында урнаша. УЗИга барырга куштылар. Табиб майны “пырт” итеп чыгарды да, тегендә йөртә, монда йөртә. Мин әйтәм: “Фәлән Фәләневичкәем, нигә анда шул хәтле йөртәсең, ярты Татарстан картасын йөреп чыктың бит. Казаннан башладың, Чүпрәлегә чыктың”, – дим. Юмор хисле кешеләрне яратам инде мин. Табиб та: “Боргаланма әле. Күп сөйләшеп ятсаң, Ульяновскига да барып кайтам әле”, - ди. Аннан МРТ кирәк диләр. Алып чыгып киттеләр икенче кабинетка. Ишеккә сыйдым, МРТга сыймадым, җәмәгать, - дип сөйләде Вадим.

Янәшәмдәге ханымнарның: “Бәтәч, кайчан чирләдең соң?”, “Вәт шәп әйткән бу табиб”, - дип комментарий биреп утырулары да Вадимның концертын кич утыруга охшатты.  Тамашачы белән артист арасында бернинди барьер юк кебек тоелды. Вадимның сөйләшүе, үзен сәхнәдә тотуы шундый гади, хәтта тамашачылар үзләрен җырчы белән сөйләшеп утырган кебек хис итә. 

Дөресен генә әйткәндә, Вадим сөйләгән кайбер мәзәкләрдә концертның режиссеры танылган алып баручы Айрат Ильясовның кулы бик нык сизелде. Кайвакыт Вадим Захаров тавышы белән Айрат Ильясов сөйләшкән кебек тә тоелды. 

“Укучыларым, шәкертләрем арасында иң эре җимешем”
Концертта Вадим Захаровның остазы Винера Ганиева да бар иде. Ул Вадимны: “Укучыларым, шәкертләрем арасында иң эре җимешем”, - дип яратып әйтте.  Винера Ганиева узган елны концертта җырчыга: “Син тиздән халык артисты булачаксың”, - дигән булган. Әллә белеп әйткән, әллә инде Винера Ахатовнаның без белмәгән күрәзәчелек сәләтләре бар, шулай да сүзләре чынга ашты. Сүз уңаеннан, остаз да Вадимның ябыгуын сизеп, тикшереп тә карады. Җырчыны кочаклап: “Формаларың яхшырган, молодец”, - дип әйтеп куйды. Шулай да Вадимны ябыгу мәсьәләсе бик борчымый кебек. Тамашачы аны ничек бар, шулай кабул итә. Ә җырчы үзе артык авырлыгыннан кызык табып, минусын плюска әйләндерә белә. 

Концертта гел көлеп кенә утырдык дип уйламагыз. Вадим Захаровның әниләр турында җырлары беркемне дә битараф калдырмый.  Җырчының әнисе вафат булуга да елдан артык булды. 
– Әниләр темасына бүтән җырламам дигән идем. Чөнки андый темага җырларны җырлау авыр, туганнар. Репертуарымда бу җыр әниләр турында соңгы җыр булачак, - дип әйтеп, “Тыныч йокла, әни” җырын башкарды. Вадимга җырны башкару бик кыен булуы сизелде. Залда утыручылар да күз яшьләрен тыя алмады. 

Шаккатарлык тамаша, үзенчәлекле костюмнар өмет итмәгез
Сүземне Вадим Захаровның уңышы нәрсәдә дип башлаган идем. Концерт тәмамлануга җавабын таптым дип уйлыйм. Вадим Захаровның уңышы – гадилеге, ихласлыгы. Ясалма итеп көлми дә, әлләкем булып кыланмый да. Дөрес, шоу форматында ясалган концертларны яраткан, котыра-котыра биергә күнеккән тамашачыга бу концерт ошамаячак. Йокы килү ихтималы да бар. Шаккатарлык тамаша, үзенчәлекле костюмнар өмет итмәгез. Әмма җылы очрашуга сусаган кешеләр өчен, аеруча урта, өлкән буынга концерт хуш киләчәк. Вадим Захаров үз йөзен, стилен булдыра алган. Әлбәттә, Салаватка охшаган җирләре дә бар, әмма тамашачы ярата икән, бу иң дөрес күрсәткеч.

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading