16+

Камилә Вәлиеваны акларга мөмкин булган җитди сәбәп яшерелгән

WADA (Бөтендөнья допингка каршы агентлык) җитәкчелеге Камилә Вәлиева файдасына аргумент булырга мөмкин булган фәнни эксперимент нәтиҗәләрен алдан ниятләп яшергән, дип хәбәр итә Associated Press агентлыгы.

Спортчы үзе раслаганча, тыелган триметазидин аның организмына азык белән бергә эләгә алган. Ә аны әзерләгәндә бабасы дару төймәләрен ваклый торган тактаны кулланганнар. Әлеге матдә препарат составында бар. 

WADA тәкъдиме буенча РУСАДА Швейцария галиме Марсьяль Сожи белән элемтәгә кергән. Һәм ул тәҗрибә юлы белән вакланган дару калдыкларының чыннан да уңай күрсәткән допинг-тестның сәбәбе булырга мөмкин булуын раслаган. Нәкъ менә шул бәяләмәне РУСАДА эксперты Камиләне Спорт арбитраж судында (CAS) яклау өчен төп аргумент буларак куллана алыр иде. Әмма нәтиҗәдә ул CAS караган эштә күренмәгән. 

Associated Press чыганаклары эксперимент нәтиҗәләрен яшерүгә WADA генераль директоры Оливье Ниггли һәм агентлыкның тикшерү бүлеге башлыгы Гюнтер Юнгерның шәхсән катнашы бар, диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading