Социаль ипотека программасы ярдәмендә бик күп кеше фатирлы булды. Хәзер аңа авыл ипотекасы программасы да өстәлде. Узган елда эшли башлаган бу программа белән кызыксынучылар шактый булып чыккан. Быелдан исә ике программага да яңалыклар бар.
Баш очыңда йортың булу зур бәхет инде. Фатир алу мөмкинлеге генә чамалы шул бик күпләрнең. Алар синең матрас астында кирәкле суммадагы акча җыйганыңны көтеп тормый, артуын белә.
Ярый әле торак шартларын яхшыртуга кагылышлы дәүләт программалары бар.
Авыл ипотекасы
Авыл ипотекасы программасы “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы” кысасында гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә халкы утыз меңнән артмаган район-авыл территорияләрендә, 3 процентка кадәрге ставка белән, шәхси торак йорт яки фатир, йорт төзер өчен җир участогы сатып алырга мөмкин. Программада авыл кешеләре дә, шәһәрдә яшәүчеләр дә катнаша ала. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итүенчә, заемщикка 3 млн сумга кадәр кредит бирелә. Беренчел кертем кимендә 10 процент булырга тиеш. Ипотеканы 25 елга кадәр түләргә була. Аны Саклык банкы, “Ак барс” һәм “Россельхозбанк” бирә.
Төп шартларның берсе – торак ел әйләнәсе яшәргә яраклы, ягъни кирәкле коммуникацияләре – суы, уты, җылылыгы һәм канализациясе кертелгән булырга, норматив буенча, һәр кешегә 18 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган матбугат очрашуында “Россельхозбанк”ның Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудерметова “Авыл ипотекасы” программасына үзгәрешләр кертелүен хәбәр итте.
Беренче яңалык – программада ана капиталын беренчел кертем өчен файдалану мөмкинлеге барлыкка килгән.
Заемщик сатып алган яки төзегән йортына милек хокукы теркәлгән көннән алып алты ай эчендә мәҗбүри теркәлә.
Кредит алган көннән ике ел эчендә торак йортны төзеп бетерү турындагы таләпләр бозылган очракта, банк ипотека буенча ставканы яңадан карарга мөмкин.
Фатир биш каттан артмаган йорттан алынырга тиеш. Быелдан торак төзү өчен ипотека кредитыннан файдаланганда, җир кишәрлеге заемчыга милек хокукында гына түгел, ә арендага да бирелергә мөмкин. Ул җир дәүләт яки муниципалитет җирендә булырга тиеш.
Таунхауслар исемлектән алынган.
Элек ипотека рәсмиләштергәндә эш стажы соңгы эш урынында алты ай диелгән булса, быелдан өч айдан ким булмаска тиеш.
2020 елда “Авыл ипотекасы” программасы буенча республикада 3,8 млрд сумга 1693 ипотека кредиты бирелгән. “Россельхозбанк” – 1639, Саклык банкы – 50, “Ак барс” банкы – 4 кредит.
Ипотека алучыларның 36 проценты торак йортны халкы 5 меңгә кадәр булган авыл территорияләреннән алган. 31 проценты – 5-10 мең, 21 проценты – 10-20 мең, 12 проценты – 20-30 мең кеше яшәгән җирлекләрдән.
82 проценты әзер торак сатып алган. Аларның 48 проценты – шәхси йорт, 34 проценты – фатир. 17 проценты төзелеп килә торган йорт сайлаган.
“Авыл ипотекасы” программасы иң күп йортлар Лаеш, Биектау һәм Питрәчтән алынган.
Социаль ипотека
1 гыйнвардан социаль ипотека програмасына да үзгәрешләр кертелгән. Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов журналистларны шул үзгәрешләр белән таныштырды.
– Программада катнашучылар өчен яңа үзгәрешләр фатир сайларга зуррак мөмкинлекләр бирә. Аерым алганда, нормативтан арткан мәйдан күләме 20дән 30 процентка кадәр арткан. Бер кешелек гаилә норма буенча 33 кв метрлы фатирга өмет итә. Фатир зуррак булса, 20 процентын, ягъни иң күбе 39,6 кв метрга кадәр мәйданны ул ташламалы бәя белән сатып ала. Хәзер исә якынча 43 кв метрлы фатирны ташламалы бәягә бирәләр, – диде ул.
Икенче сөенечле яңалык – нормадан арткан мәйданның бәясе дә кимегән. 1 кв метр өчен коэффициент 1,5тән 1,2гә төшкән. Элек ул 63,690 сум булган булса, быелдан 13 меңгә кимрәк, төгәлрәге – 50, 952 сум. Нормативтан арткан мәйдан өчен фатир алганда ук түләгән булсалар, яңа елдан аны ипотека түләү срогына сузганнар.
Өченче яңалык – программада катнашучыларның салымнары буенча бурычлары булмаска тиеш.
Быел 280 мең кв метрга исәпләнгән 5159 фатирлы 161 йорт төзү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар