Быелдан сөт продукциясен мәҗбүри маркировкалау турындагы кагыйдә үз көченә керә. яңа кагыйдә сөт бәяләре үсшенә китермәсме? Татарстан сөт җитештерүчеләр союзы идарәсенең киңәйтелгән утырышында белгечләр шуның турында фикер алышты.
Узган ел республиканың бөтен төр хуҗалыгында 1 млн 935 мең тонна сөт савып алынган, аның 70 проценты республика эчендә эшкәртелә. Иң күп сөт Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба һәм Актанышта савыла. Республикадагы сөтнең 32 проценттан артыгы шушы районнарга туры килә. Аларның һәрберсе көненә 8 млн сумлык сөт сата.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, сөт тармагы республика авыл хуҗалыгының перспектив һәм динамик үсештә булган юнәлеше. Сөт ул авыл өчен ышанычлы керем, ә җитештерүчеләр өчен төп чимал булган “ак нефть”, дип белдерде ул.
Министр аграрийларга агымдагы елга сөт җитештерүне 2 млн тоннага җиткерү бурычын куйды.
– Чи сөт базарындагы уңайлы шартлар да моңа этәргеч ясый. Бүгенге көнгә сатып алу бәясе, НДСтан тыш, 27,29 сумны тәшкил итә. Бу узган елгыдан 0,92 сумга артыграк, – диде ул.
Сөт җитештерүчеләрне борчыган мәсьәләләр турында да сүз кузгатты. Беренче мәсьәлә – аксым һәм энергетик азыкны сатып алу бәяләре күтәрелүе. Бу исә чи сөтне җитештерүнең үзкыйммәтенә тәэсир итәчәк.
– Әлеге уңайдан хөкүмәтнең финанс ярдәменә генә таянып була. Терлекчелек биналарын төзү яки яңарту өчен капиталь чыгымнар механизмын озайту, тиз арада нәтиҗәлелеген күрсәткән азык үзәкләрен төзүдә дә дәүләт тарафыннан булышлык күрсәтү мөһим дип уйлыйбыз. Сөт тармагының позициясенә теләктәшлек белдереп, безнең теләкләрне Россия хөкүмәтенә җиткерүегезне сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте ул Россия сөт җитештерүчеләр союзы генераль директоры Артем Беловка.
Марат Җәббаров быелның 1 июненнән сөт продукциясен, аерым алганда сыр һәм туңдырмаларны мәҗбүри маркировкалау кагыйдәләре керүен дә искәртте. Яраклылык вакыты 40 көннән артык булган сөт продукциясе өчен ул таләпләр 1 сентябрьдән кертелә. 40 көнгә кадәргеләренә – 1 декабрьдән.
Артем Белов фикеренчә, сөт продукциясен маркировкалау аның үзкыйммәтенә җитди тәэсир итәчәк. Соңгы елларда сөт индустриясендә булган иң чыгымлы чара дип атады ул аны. Җиһазлар сатып алуга, аларны эшләтүгә өстәмә чыгымнар кирәк булачак.
– Әмма шунысын аңларга кирәк: сөт ул – социаль яктан мөһим категория. Узган елны, электр энергиясе, минераль ашламалар, ягулык материаллары, аксым азыгы бәясе арту нәтиҗәсендә, чималның үзкыйммәте 15 процентка артса да, эшкәртүнең үзкыйммәте – 5-7, киштәдәге бәя уртача бары тик 4 процентка күтәрелде. Быел сөтнең бәясе җитди үсәр дип уйламыйм, ул инфляция индексыннан артмаячак. Сөткә дефицит та булмаячак, – диде Белов.
Узган ел сөт индустриясе өчен начар булмаган. Халык өйдә утырганда сөт продуктларын күп кулланган һәм шуның белән сөт продуктларына ихтыяҗ да кимемәгән. Ихтыяҗ булу аркасында бәяләр дә сакланган.
«Агросила» җәмгыяте генераль директоры Светлана Байрашева исә сөт продуктларын маркировкалау аларның бәясенә шактый тәэсир итәчәк дигән фикердә. Предприятие һәр чыгымны исәпләп анализлаган, җиһазлар, тәэмин итү программасы, өстәмә персонал алу, типография һәм башка чыгымнарны кертеп исәпләгәндә, 96 млн сум акча кирәк була.
– Гади генә итеп кенә аңлатканда, продукциянең үзкыйммәте 1,7 процентка яки һәр берәмлек продукция бәясе 13 процентка кадәр артачак. Бу исә гади стаып алучыларның да кесәсенә сугачак. Шуларны исә тотып, дәүләттән субсидия системасын карауларын сорыйбыз, – диде ул.
Аңа җавап итеп Артем Белов маркировкалау белән бәйле булган чыгымнарны каплау өчен компенсация түләү, җиһазларны алуга ташламалы кредитлар бирү мәсьәләсе карала дип белдерде.
Автор фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар