16+
#Авыл 18 марта 2025, 10:22 Уку өчен 5 минут
272
0
0

Су баса торган авыллар хәстәрлеккә керешкәнме? «ШК» сораштыруы

18 марта 2025, 10:22
272
0
0
Уку өчен 5 минут

Соңгы 150 еллык күзәтүләр эчендә быелгы февральнең иң җылы ай буларак теркәлүе – беренче очрак.

Су баса торган авыллар хәстәрлеккә керешкәнме? «ШК» сораштыруы

Соңгы 150 еллык күзәтүләр эчендә быелгы февральнең иң җылы ай буларак теркәлүе – беренче очрак.

Алдагы көннәргә күз салсак та суыклар фаразланмый, көннәрне дә җылы вәгъдә итәләр. Мәскәүдә әнә 8 март көнне 14 градус җылы сөендергән. Болай барса, язгы ташулар да озакламас. Су баса торган авылларда яшәүчеләр күңеленә шом кергәндер кебек, хәстәрлеккә бүгеннән керешмәделәрме икән? Сораштык. 

Фәнис Нигъматуллин, Кайбыч, Борындык:

– Безнең авылны Венеция дип йөртәләр бит инде, беләсез, ел саен диярлек куркуга салып, су баса. Авылның ике ягыннан Зөя белән Гөбнә  елгалары ага, ә Бәрле елгасы Борындыкны икегә кисеп үтә. Соңгысы Зөягә коя, менә шул урында бозлар тыгылып, су кирегә китә дә, авыл халкын “утта” биетә. Бәрәңге базларына, идән аслары мөлдерәмә су белән тула, ишегаллары күлгә әйләнә. Быел ул хәлләрдән имин булырбыз кебек. Кар юк. Ике көн элек кенә килеп, Бәрле елгасын айкап киттеләр. Яр буендагы талларны кисеп ташладылар. Бик бормаланып ага, борылышларында боз тыгыла, шуңа да безнең бакча башыннан турылыйсылар, Аллаһыга тапшырдык инде, аккан су үз юлын таба диләр... Дәүләт программасы нигезендә эшләнгән бу эш хәерле булсын дип телим. Ә болай соңгы көннәрдә һаваның җылытуыннан гына үзгәрешләр күренми, барысы да кышкы көннәрдәгечә. Алга таба нишләр.

Рәис абый Шәкүров, Арча, Ашытбаш:

– Быелгы мартны җылы дип гаҗәпләнүләренә исем китә. Нигә җылы булсын, үз көендә ул! 1982 елның 8 мартында өйләндем мин. Ташкичү авылына ат җигеп бардык. Ул елны ат суда йөзеп барды димәсәң, бөтен җир пычрак иде, хикмәт! Яз әйбәт кенә бара, артык җылы түгел. Минем фаразлар буенча апрель җылырак булачак, ә менә майның үз куркынычы бар – кыраулар төшәргә мөмкин. Өлкән кешеләр дә, кыш җылы килсә, салкыннары язга кала дип сөйли торганнар иде, быелгы кышның җылы килүе, язгы якта кыраулары белән кыйнарга мөмкин. Су басуга килгәндә, ул карга бәйле түгел. Узган ел кар күп булды, ләкин бездә елгалар ярларыннан ташымады. Дөрес, Россиянең кайбер өлкәләрендә су басты, ләкин без зыян күрмәдек. Безнең якта кар әзлеккә әз, ләкин су басмаячак дип тынычланырга да ярамый. Төннәрен 15 градус җылы булса, шуңа өстәп яңгыр да яуса быелгы яз да кычкыртачак әле, карның азлыгына карамый... Язны сузылыр дип уйлыйм. Тамчы тамганнан соң боз сөңгеләре бик озын булып асылынып тордылар шул. Халык сынамышлары буенча боз сөңгеләре озын булып сузылып төшәләр икән, яз сузылыбрак килә. Кинәт җылыткан кебек, чәчүләр җиткәч, кинәт суытып та җибәрә әле ул, чәчүгә чыга алмаган еллар да булды бит, булмады түгел. Аның  көзе дә озак килде, 9 декабрь унысына каршы төндә генә кышкы чын кар яуды. Гел күзәтәм, көз озак килә икән язгы җылылар соңгарак кала.

Гөлнара Усманова, Буа, Югары Лашчы:

– Быел су басу афәте борчымас кебек. Көзге якта хәстәрен дә күрдек, су ага торган торбаларны чистарттык. Узган ел Тутай авылын кинәт кенә су баскан иде, бер йортның нигезе су эчендә калды, идәннәренә кадәр күтәрелде. Ул йортның бакча башындагы карларын да эттереп куйдык инде, әле менә авылны әйләнеп кайтышым. Тутай авылына бара торган юл өстендә ясалма күл бар, аның да суы күтәрелмәгән, кырыеннан су чыга башлаган анысы.

Дилбәр Гарифуллина, Мөслим, Октябрьск:

– Быел кар безнең якта узган елгыга караганда азрак яуды. Узган ел кар көрәп интексәк, быел бил язарга да җитмәде, бураннары да тилмертмәде бит. Быел рәхәт кышладык. Һава торышы инде ул табигать кануннарына нык буйсынган, табигать ничек уйлый һава торышы шундый була. Бездә әле җылы түгел, зур елгалар да юк. Кечерәк елгалар да, буалар да күп. Әмма су басу куркынычы янамый. Кояш яктырак көлсә дә, ишелеп җылылар килсә дә, без шат кына.

Гөлнара Семахина, Яшел Үзән, Рус Әҗәлесе:

– Быел су басмас кебек, ләкин ышандырып та әйтә алмыйм. Кар булмаса да, каяндыр су килеп төшә дә, ярты көн дигәндә Гөбнә елгасын ярларыннан ташыта. Алай да без яхшыга өметләнәбез. Бозларны шартлатырга кирәк буламы, юкмы дип заявка сорап алдылар инде, баш тартырга туры килер ахрысы, елга өстендәге боз калын түгел бит. Элек елга бозын апрель аенда ике җирдән шартлаттыра идек, соңгы вакытларда бер генә урынга калды. Татар Наратлысы авылы янында елга бик бормаланып ага, шул җирне көйләбрәк торырга кирәк. Узган ел да шартлаттырудан баш тарттык, быел да әнә елга өстенә су чыгып килә инде. Кар юллары бетеп бара, кар калмады бит бездә. Кайбер районнарда карап торам, кышкы карлары бик мул. Кара каргалар килде инде, сыерчыкларны көтәбез. Су басмаган елларда да халык язгы суның зыянын күрми калмый анысы. Авыл шундый җирлеккә урнашкан – җиребез сулы. Ел саен яз җитүгә бәрәңге базларына, идән асларына су төшә. Елга суы күтәрелми дә, ә идән астында ул мөлдер! Коеларда су әз генә артуга йорт саен чиләк шалтырый башлый инде – бәрәңге чыгара халык. Киләсе атналарда төннәрен дә җылы күрсәтә, су артмыйча калмас инде.

Айдар Арсланов, Азнакай, Кәтем авылы:

– Бездә 3 көн җылы торды да, кичә буран котырды. Без аны карга бураннары дип юрадык юравын да... Бүген тагын җылытты менә. Агыза бөтен җирне, кар эри. Болай торса бер атнадан кар калмаячак. Чын яз килде! Мәллә елгасы ага бездә, Ык ерак түгел. Ташулар кузгалса күңелле инде, иң мөһиме зыян салмасын.

Мәдинә Хисамова, Югары Ослан районы, Татар Макылы:

– Сөлчә елгасы ташый бездә, ләкин быел алай холыксызланырга охшамаган. Авыл янында бик тау бар, тау башындагы кар кай арада эреп беткәндер. Бүген дә авыл халкы белән сөйләшеп тордык. Су буенда яшәүчеләр бәрәңгене иртә язда ук баздан чыгарып куялар иде, быел кузгалмыйлар әле. Узган ел кар күп булса да Сөлчә ташымады, быел да куркытмас дип торабыз. Юллар да чистарып бетте.  

Кыямов Мәсгүт, Спас, Чәчәкле:

– Ике көннән бирле бездә кояш көлә. Карлар калмады инде, ишегалдында җәй диярсең. Кырларда да кар юк диярлек. Безнең якта су басмый инде зур елгалар булмагач, идән асларына да су төшми, ул яктан күңел тыныч.

 Әлфирә Мөхәммәтшина, Әгерҗе, Яңа Акхуҗа:

— Бездә чын кыш әле, яз хәбәре биреп, тамчылар тама башлаганга да бер генә көн. Шушы көнгәчә көн дә чаңгыда йөрдек. Авылда алма бакчасы бар, бөтен җирдә ташландык хәлдә ул, бездәгесен саклап калдылар. Шуның тирәли көн дә ике әйләнә идек әле. Озакламас, кар җепшекләнә башлар анысы. Язга әзерлек әкрен бара, әйткәнемчә, әле кышта яшибез.

Гөлнур Шәрәфиева әзерләде
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading