Шәһри Казан

Сыерлар башына үгез җиткән?!

Республиканың район-авылларына баргач: «Сыерлар асрыйсызмы? Авылда ничә баш сыер бар?» - дигән сорау биргәнне сизми дә калабыз кайчак. Соңгы вакытта сыерлар саны кимү, сөт җитештерү азаю иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнде бит: терлекчелек өлкәсен ничек кенә үстереп җибәрергә, дип баш ваталар.

Авыл халкыннан: «Сыерсыз буламыни авылда! Әлбәттә, сыерыбыз бар», - дигән җавапны бик тә ишетәсе килсә дә, нигездә, гел киресе була (бөтен җирдә дә түгел, әлбәттә): «Сыерлар бик аз кешедә генә калып бара», - диләр. Ә сәбәпләренә килгәндә, алары берәү генә дә түгел, һәр кешенең үзенеке. Шулар арасыннан иң еш очрый торганнары мондыйлар:
- азык әзерләү бик кыйммәткә төшә;
- терлек асрауга киткән чыгым капланмый, шуңа күрә, сыер тота алу бәхете хәзерге көндә бөтен кешегә дә тәтеми;
- авылда, артыгын мәшәкатьләнмичә, шәһәрчә яшәргә теләүчеләр дә күп - кибеттән сатып алсаң, очсызрак та була әле;
- яшьләр шәһәргә китә, авыл картая.
Ә менә Саба районының Иләбәр авыл халкы биргән җавапны әле ишеткән юк иде. Монда сыерларны үгез булмаганга бетерәләр икән. Кайчандыр авылда 140 баш сыер булган, хәзерге көндә исә аларның саны нибары 26 гына калган. «Авылда ферма юк, ул булмагач, үгез дә юк. Ә кысыр сыерны асрадың ни дә, асрамадың ни. Көндәлеккә 1 литр сөтне сатып алуың күпкә отышлырак, итен дә аз-азлап - килограммлап кына аласың. Әмма ничек булса да, үзеңнең сыерыңа җитми инде. Бидон, чиләк тәмнәре килеп тора», - ди авыл халкы. Авылда торып та, сыерың булмау кыен инде ул. Хуҗалыкта сыер юк икән, димәк, авыл да бетә дигән сүз бит бу. Ясалма орлыкландыруны да кулланып караганнар авылда, осеменаторлар да берничә тапкыр килгән, әмма нәтиҗәсе генә юк. Моның сәбәбен «Элита» ААҖдән белештек.

Реклама

PS. Әтнә районында исә бу мәсьәләне болай хәл итәләр. Күмәк хуҗалык авылдан бер гаиләгә бушка үгез бирә. Ул гаилә аны карарга-тәрбияләргә тиеш була, терлек азыгы белән күмәк хуҗалык үзе дә ярдәм итә. Үгез исә җәй буе көтүдә йөри. Вәт шулай...

«Элита» нәсел предприятиесе ААҖ җитәкчесе Фәннүр Зарипов болай дип аңлатты:
«Бер-ике шәхси хуҗалыкның сыерыннан чыгып кына ясалма орлыкландыруның нәтиҗәсе юк дип әйтеп булмый. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бөтен шартларны үтәгән вакытта, һәр сыерны да ясалма орлыкландыру юлы белән каплатып була. Моның нинди зур куәткә ия икәнлеген авыл халкы белеп тә бетерми, дисәм, ялгыш булмас. Бер генә мисал, шәхси хуҗалыкта һәркем бозауны ит булсын, үземә дә булыр, калганын сатармын, дип үстерә. Әгәр ул сыерын итле нәсел белән каплата икән, аның бозавы, һичшиксез, гадәтигә караганда гәүдәлерәк, итлерәк булачак, кереме дә арта дигән сүз. Сөт бирә торган тана, бозау алырга теләсә дә шул ук хәл. Бездә дөньядагы иң яхшы ит һәм сөт бирә торган нәселләрнең орлыклары бар. Авыл кешесе күп вакыт үзенең тәҗрибәсенә таянып эшли, күмәк хуҗалыкларда, кулланылганын белсә дә, абзардагы сыерын ясалма орыкландыру юлы белән каплату аның өчен ят нәрсә. Бу очракта һәркемгә аерым төшендерергә кирәк, дисәм дә ялгышмамдыр. Без бу юнәлештә эш алып барсак та, бөтен авылларны берьюлы колачлый алмыйбыз. Дүрт-биш ел элек булган нәтиҗәләр белән чагыштырсак, шәхси хуҗалыклар белән эшләү күрсәткечләре бүген күпкә югарырак һәм ул артачак, моңа нигез дә бар. Соңгы чорда күп кенә районнарда аерым кешеләр ветеринария хезмәте күрсәтү буенча шәхси эшләрен ачып җибәрде. Алар, башлыча, ветеринария белгечләре, кирәк икән, бу өлкәдә дә хезмәт күрсәтәләр, сыерларны да каплаталар. Бу - аларның эшмәкәрлек юнәлеше, керем алу чыганагы, шуңа сыерларның артымлы булуына битараф түгелләр. Орлыкларны саклау өчен - зур, хуҗалыкларга йөрү өчен кечкенә термосларны һәм башка кирәк-яракларны дәүләт бушка бирә. Зарлану бер гадәт кенә, эзләнгән, тырышкан кешеләргә мөмкинлекләр юк түгел. Киләсе ел башыннан районнарда дәүләт программасы белән 43 ветеринария хезмәте күрсәтү пунктлары ачылачак. Авыллардагы куе сары төстәге фельдшер-акушерлык биналарын күз алдына китерегез әле: ул шундый ук проект белән була, бары тик төсе генә башка. Авылда ферма, көтүдә үгез булмау да сыерларның кимүенә дә, бетүенә дә сәбәп була алмый. Бүгенге көндә дә һәр җирлектә ясалма орлыкландыру белгече яки ветеринар белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар, алар, һичшиксез, ярдәм итеп, киңәшләрен бирерләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: