16+

Сыерларга субсидия бетереләме?

Мәгълүм булганча, Татарстанда бер баш савым сыеры өчен - өч мең, кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотучылар өчен берәр мең сум субсидия түләнә.

Сыерларга субсидия бетереләме?

Мәгълүм булганча, Татарстанда бер баш савым сыеры өчен - өч мең, кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотучылар өчен берәр мең сум субсидия түләнә.

Быел гына да республикадагы шәхси хуҗалыкларга шушы максатлардан 356 млн сум акча күчерелгән иде. Көнне төнгә ялгап эшләүче авыл халкына шактый ярдәм бу. Акмаса да, тамып тора бит. Ашаган белми, тураган белә, дип, терлек асрауның нинди зур мәшәкатьләр һәм чыгымнар таләп иткәнен алар үзләре генә белә. Авылда башка эш урыннары булмаганлыктан, терлек асраучылар күп хәзер. Пай җирләрен үзләштереп, терлек азыгын да шунда әзерлиләр андыйлар.
Әмма шушы көннәрдә авыл халкы арасында, киләсе елдан сыерларга субсидия бетерелә икән, дигән имеш-мимешләр таралды. Әлеге сорауга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов ачыклык кертте. Чыннан да, мондый проект бар, ләкин ул әлегә әзерләнеп бетмәгән, ди ул. Шуңа күрә алдан борчылырлык урын юк, дип тә өстәп куя. Хуҗалыклар узган елгыга караганда мал санын һәм бер сыерга булган сөт күләмен киметкән очракта субсидия түләү туктатылырга мөмкин.
Министрлык китергән мәгълүматларга караганда, быел республиканың берничә районында маллар саны кимегән. Әлки районында мөгезле эре терлекләрнең саны якынча өч меңгә азайган. Баулыда бу сан - 990, Буада - 1600, Алабугада - 1000, Питрәчтә - 1000, Чистайда 2700 не тәшкил итә.
- Маллар саны төрле сәбәпләр аркасында кими. Кайбер хуҗалыклар банкротлыкка чыга. Аннан соң, гадәттә, кешеләр көз көне терлекләрне ашатып симертәләр дә, аннан соң суеп саталар. Бу да малларның баш саны кимүгә китерә. Бозаулар, гадәттә, еш авырый, савыга алмыйча, үлеп тә китәләр. Шуңа күрә аларның санын арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк, - ди ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, мал санының артуы яки кимүе җитәкчелеккә дә бәйле.
- Бездә бик көчле, уртача һәм авыррак эшчәнлек алып бара торган хуҗалыклар бар. "Авыр бара" торган хуҗалыкларның саны 60-70 тирәсе. Калган 605 хуҗалыкның, узган елгыга караганда, күрсәткечләре шактый югары. Моңа бәлки сөт бәяләре дә тәэсир иткәндер, - дип уйлый җитәкче. Ә менә сөт җитештерүгә килгәндә, аның күрсәткечләре, киресенчә, арткан. Ел башыннан алып Татарстанда сөт җитештерү өч процентка күбәйгән. 1 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 1 миллион 109 мең тонна сөт җитештерелгән. Шушы көннәргә әлеге күрсәткеч 1 миллион 203 мең тоннага кадәр җитәр дип фаразлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading