16+

Яралы язмыш. Син үлдең дә газаплардан котылдың...

20 апреля 2025, 15:39
5114
0
6
Уку өчен 6 минут

Кадерле дусларым, игътибар иткәнегез бармы икән: кайберәүләр кайчан карама шат елмаюдан балкып, үзенә тартып тора.

Яралы язмыш. Син үлдең дә газаплардан котылдың...

Кадерле дусларым, игътибар иткәнегез бармы икән: кайберәүләр кайчан карама шат елмаюдан балкып, үзенә тартып тора.

Икенче берәүнең исә һәрдаим йөзе чытык, әйтерсең, авызын тутырып капкан ачы лимонны йотып җибәрә алмыйча азаплана. Бу нилектән шулай икән соң? 

Сүз дә юк, җир йөзендә ничә кеше булса, шултиклем үк үзенчәлекле язмыш. Берсенеке икенчесенә охшамаса да, сораша калсаң, берәүнең дә “сандыгы буш түгел”. Тормыш юлы, зебра аркасы сыман, ак һәм кара “сырлардан”, чиратлашып яки шаулы диңгез дулкыннары кебек, өсте өстенә өелеп килүче шатлыклы һәм кайгылы вакыйгалардан тора. Аерма шунда гына: оптимист холыклы кешеләр, шомлы караңгы төннән соң, һичшиксез алсу таң сызылып атачак, җылы нурларын балкытып, мәрхәмәтле якты кояш чыгачак, киләчәктә барысы да әйбәт булачак, дип өметләнеп, авырлыкларны җиңеп чыгып, башны югары тотып, алга атларга үзендә рухи көч таба. Пессимистларны аяусыз язмыш сазлыгы үзенә суырып ала: кемдер эчкечегә яки наркоманга әверелә, чарасызлыктан, каты авырып урынга егыла йә газиз башын элмәккә тыга... 

Шәхсән үземнең дә язмышым шактый ук сикәлтәле булуын яшермим. Миңа алты яшь тулган елда, әткәй, әнкәйгә сиздермичә генә яңа йортыбызны сатып, акчасын кесәсенә салып, сөяркәсен ияртеп авылдан чыгып качты. Әтиледән әтисез калып, җыйнаулашып дәү әнинең салам башлы иске йортына кайтып утырдык. Сыңар канат белән биш кешелек гаилә йөген сөйрәгән әнкәйгә хәл кадәренчә булышыйм дип, бик иртә тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булдым.

Беренче сыйныфны яңа тәмамлаган, кашык буе, чандыр гәүдәле, җеп беләкле олы кызы - Хәмидәсен, иртәнге сәгать алтыда татлы йокысыннан уятып, ерак басуга ияртеп алып барып, кулына озын саплы авыр китмән тоттырып, чөгендер буразнасы башына бастырып куйган чагында, әнкәй нәрсәләр уйлады, бу бичара баласына бәхет юрадымы икән? Әллә үзенә бүлеп бирелгән кишәрлектәге ике чакрымга сузылган сигез буразнасының берсен генә булса да эшкәртәсе кимрәк булсын, дип кенә фикер йөрттеме?

Үсә төшкәч, иртә яздан кара көзгәчә “уфалла” арбасы тартып, урманнан корыган чыбык-чабык, үлән ташу, гектарлы чөгендер басуында, кырык сутыйлы бәрәңге бакчасында эшләү, олылар белән бер рәткә басып, кояшта яна-пешә, манма тиргә батып борчак чабу, утын яру, су ташу, терлек- туар карау, тирес түгү, кышын кар көрәү, әнкәйгә почта өләшергә булышу кебек эшләр, беләкләрне генә түгел, холкымны да чыныктырды. Авыл җирендә: ”бу авырлыкка түзмәсәм, кеше ни әйтер” ,” чит- ятлар алдында ким-хур булмасам ярар иде”, “оятка кала күрмим” дигән төшенчәләр язылмаган канун кебек, гамәлдә иде. Бәхетемә күрәдер, башым әйбәт эшләде, мәктәптә, пединститутта, университетта бик әйбәт укыдым.

Кайда гына хезмәт куйсам да, югалып калмадым, яраткан эшемдә уңыш казандым, шактый югары үрләр яуладым, кеше арасында абруй казандым. Гаилә корып, ике ул тәрбияләп үстерә идек. Балаларымның әтисе, авариягә юлыгып, егерме тугыз яшендә гомерлек гарип булып калды, хәсрәтен еш кына аракы белән юды. Терелмәслеген белгән, җитди авыруга сабышкан иремнең холкы кырыс, күңеле китек, башында авыр уйлар иде. СССР таркалгач асты өскә килгән, тынгысыз, акчасыз, борчулы туксанынчы елларда, гаиләбезнең тормыш арбасына янәдән мин җигелдем.

Дөресрәге, мәҗбүр булдым. Кырык алты яшьлек иремне кара җир куенына салып кайткач, газы-суы кермәгән болын чаклы яңа өебезнең идән уртасына утырдым да: ”Фәриткәем, син үлдең дә газаплардан котылдың. Тәнең кабердә булса да, җаның минем яндадыр. Киңәш бирче, бәгырькәем, инде мин нишлим? Егерме ел буе хәләл хезмәт белән бөртекләп җыйган, ике “Волга” машинасы алырга җитәрлек акчаларыбыз Банкта кычкырып янды. Хезмәт хакымны тоткарлыйлар. Газсыз өйдә кышны ничек чыгарбыз?

Газ, су кертергә акча каян табыйм? Студент улыбызның укуы өчен бу арада акча илтеп түли алмасам, аны Академиядәдән чыгарып җибәрәчәкләр. Балакаебызны иртәгә үк армиягә алып, Чечня сугышына илтеп тыгачаклары көн кебек ачык бит”, – дип кычкырып еладым. Аллаһ ярдәме белән бу авырлыкларны җиңеп чыга алдык. Кайбычта Район Укучылар йорты директоры булып эшләгәндә, кул астымдагы тырыш хезмәткәрләрем, талантлы укучыларым белән Республика бәйгеләрендә җиңү арты җиңү яуладык. Намуслы тырыш хезмәтем белән республиканың “Ел директоры” һәм югары категорияле җитәкче исемемнәренә лаек булдым. Ирем үлеп, яклаучысыз калгач, элеккеге эш урынымда төрле хаксызлыклар, җитәкчем тарафыннан урынсыз кимсетүләр, мораль яктан изүләр башланды.

Монда калсам, чирләп урынга егылачакмын, йә бөтенләйгә аяк сузачакмын, дип уйладым. Ихлас күңелдән Аллаһка ышануым, тормышны, кешеләрне яратуым, эш сөючәнлегем бәхетемә юл ачты. Чемоданыма алмашка кием-салым, сумочкама документларымны салып, тәвәккәлләп Казанга чыгып киттем. 

Кырык тугыз яшемдә тормыш-көнкүрешне нольдән башлау җиңел булмаса да, минем алда яңа офыклар ачылды. Яхшы күңелле чын дуслар таптым, җитәкчеләремнән уңдым, хезмәтем тиешенчә бәяләнде. Аллаһы Тәгалә юлыма мәрхәмәтле, кече күңелле, олы йөрәкле Рәисемне чыгарып куйган икән. Кавышканыбызга быел егерме биш ел тулды. Чирек гасыр дәвамында мәхәббәткә, назга, хөрмәткә тиенеп, бәхетле гомер кичерәбез. Иҗат чишмәләрем челтерәп ага, эшемдә танылдым. Тормышыбыз көйләнде.

Матди хәлебезгә тел-теш тидерерлек түгел. Бер Аллаһым бәхетебезне күпсенмәсен, берүк яман усал күзләр тимәсен, дип намаз арты саен теләк телим. Казанга күченгәч тә, сынауларның зурысы алда көтеп торган булган икән. Әгәр янәшәмдә мәрхәмәтле, сизгер күңелле, аек акыллы, сабыр Рәисем булмаса, олы улымның утыз бер яшендә кара җир астына кереп яту хәсрәтен күтәрә алмаган булыр идем, мөгаен. Нихәл итәсең, тормыш юлы аклы-каралы аркалы зебраныкы сыман шул ул...

Мин бик күп укыйм, практик психология фәне белән ныклап кызыксынам. Психология фәннәре галиме Михаил Лабковскийның семинарлары аеруча зур кызыксыну уята. Аның соңгы әңгәмәсе ”Монда һәм бүген ничек бәхетле булырга?” – дигән темага багышланган иде. Галим фикеренчә, кешенең бәхетле булу-булмавы күбесенчә аның үзеннән, алган тәрбиясеннән, холкыннан, уй-фикерләреннән, башкарган гамәлләреннән, теләк омтылышларыннан, алдына куйган максатларыннан тора. “Бүген һәм биредә бәхетле булыр өчен, үткәннәрдә казынып, киләчәкне гөманлап баш катырудан мәгънә юк. Депрессия халәтендәге невротиклар белән аралашсаң, аларның күбесе үткәндәге кайгы-хәсрәтләре, кайчандыр булып узган уңышсызлыклары чоңгылыннан чыга алмыйча изалана.

Кайберләре киләчәк язмышыма ни язылган икән? Бәхетсезлекләр килмәсме, мине хәсрәткә салмасмы, чирләтеп урынга егып, кабергә вакытсыз илтеп тыкмасмы? – дип хафалана. Балачагында кылган шуклыклары яки этлекләре аркасында әнисеннән тал чыбыгы ашаучыларның, әтисенең бил каешы тәмен татучыларның кайберләре, чәчләре коелганчы, сакаллары агарганчы, аларны гафу итмичә, үткәннәрдә казынып, үз-үзен ашап газап чигә.

Әллә кайчан мәрхүм булган әти-әнисе рухына дога кылып, үз күңелен тынычландырасы, әрвахларны сөендерәсе урынга, аларга бәддога яудырып, үзен бәхетсезлеккә дучар итә. Ир белән хатын аерылышса, бәласы – балага. Олыларның үзара уртак тел таба белмәвендә, бер-берсенә юл куймавында, гаиләдә килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшеп хәл итмәвендә, сабый баланың ни гаебе бар? Ирен яки хатынын начаррак итеп күрсәтергә омтылып, бала алдында әтисен яки әнисен хурлаучылар уртак бәгырь җимешләренең сизгер җанын яралавын, холкын зәгыйфьләндерүен, киләчәк язмышына зыян салуын аңлыймы икән? 

Тикшеренү-күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: бәхетсезләрнең психикасы үзгә, алар әйбернең кара, тискәре ягын гына күрергә җайлашкан. Әйтик, урамда бик матур кояшлы көн. Шуңа сөенеп, ихластан елмаясы, җилләнеп утын ярасы урында, бүкәнгә атланып утырган, ирен читенә тәмәке кыстырган алпамша зурлыгындагы ир, кара янып, үсмерчагында үзен кимсеткән кемсәне эттән алып эткә салып, аты-юлы белән сүгенеп, дөньяны сасытып утыра. Әллә ул бүген генә шундый тискәре фикердә һәм негатив уйдамы? Юк, әлбәттә. Аныңча, берәү дә аның кадерен белми. Хуҗасы кыерсыта.

Каенанасы җанын талкый. Хатыны канын эчә. Күршесе көнләшә. Малае этләшә. Эте тешләшә. Гомумән алганда, ул бәхетсез, янәсе. Авыр холыклы, үпкәчән, низагка керүчән, үткәннәрдә булып узган проблемалар коллыгыннан чыга алмаган, искелектә “катып калган” кешеләр бәхетсез. Алар әллә кайчан булып узган күңелсез вакыйгаларны баш миендә кат-кат әйләндереп,үлгәнче шуларны онытмыйча, гомер буе гарьләнеп үз канына үзе тоз салып иза чигә.

Мондый кешеләр башкаларның психикасын җимерергә маһир. Йә көнләшеп җанга тияләр, йә башка сәбәп табып, юкка бәйләнәләр. Чып-чын энергия суыручы вампирлары бит болар. Вакытында алар мохитеннән качып котылмасаң, башыңның бәлагә таруы бик мөмкин. Бәхетле булыр өчен, холкыңның ипле, җайлы, вәзгыятькә, кешеләргә, яңа шартларга яраклашучан булуы зарури,” – дип сөйли белгеч. Михаил әфәнде белән килешмичә мөмкин түгел. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле гәҗит укучы каләмдәшләрем?    

Хәмидә Гарипова. 
Фото: ru.freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading