Шәһри Казан

Табигать шифа бирә

Табигатькә якынаюым аның байлыкларына карата игътибар уятты.Төгәлрәге, дару үләннәре белән нык кызыксынып яшим. Бәлки бу сәләт миңа әбиемнән дә күчкәндер... Инешкә каз бәпкәләре төшерсә дә, көтү куса да, әбием алъяпкыч итәгенә нинди дә булса үлән җыеп кайта иде. «Иртә язда җыйган үләннең бар шифасы яфракта, иренмәгез, җыегыз, кышын кар астыннан...

Табигатькә якынаюым аның байлыкларына карата игътибар уятты.Төгәлрәге, дару үләннәре белән нык кызыксынып яшим. Бәлки бу сәләт миңа әбиемнән дә күчкәндер... Инешкә каз бәпкәләре төшерсә дә, көтү куса да, әбием алъяпкыч итәгенә нинди дә булса үлән җыеп кайта иде. «Иртә язда җыйган үләннең бар шифасы яфракта, иренмәгез, җыегыз, кышын кар астыннан берни дә таба алмассыз», - дип, кырга алып китә иде безне. Һәркайсының исемен атап, нинди авыруга ярдәм итә - барысын да өйрәтте ул.
Әбиемнең дәвамчысы булып, үзем дә шулай табигать шифаханәсеннән илһамланып, дәва алып яшим. Китапханәче булып эшләвем, кешеләр белән еш аралашуым моны башкаларга да төшендерергә ярдәм итә дип саныйм. Табигатькә экскурсияләр, әңгәмәләр, күргәзмәләр оештырам. Киптереп, әзерләп куйган үләннәр кемгә дә булса шифа бирсә, булыша алуыма куанам. Безнең якларда бик күп төрле дару үләннәре үсә, аларның һәрберсе нинди дә булса авыруга дәва, куллана белергә генә кирәк. «Адымыгызны карап атлагыз, һәр сукмак буенда файдалы үлән үсә», - дия иде әбием. Мунча чабынып чыккач, кура җиләкле, мәтрүшкәле, бөтнекле чәй эчкәнегез бармы? Салкын тидердем дип даруханәгә чапканчы, юкә чәчәге, үги ана төнәтмәсе эчеп карасагыз? Бума ютәл азаплый дип, антибиотик эчкәнче, ак әрем, борыч, бөтнек төнәтмәсе нык булыша дип саныйм. Атлап йөргән сукмак кырыйларында үсеп утырган бака яфрагы үләне - яраларны төзәтүче. Кәефләр үзгәреп, кан басымы төшеп киткәндә, сукыр кычыткан булыша. Тәнең бозылса, аллергиядән тилмерсәң, эт тигәнәге (череда), канлы үлән (чистотел) ярдәмгә киләчәк.
Кыскасы, табигать - шифа бирүче, һәрвакыт аңа рәхмәтле булып, сәламәтлек белән гомер кичерсәк иде. Үләннәрнең мең төрле сихәте турында онытмасак иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    192
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    576
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    320
    2
    2