16+

Таҗик хатыны Майром: "Малайларым җәй буе көтү көтте"

Эчкерсез, ярдәмчел Майром Саидованың гаиләсе белән районыбызның Казаклар авылына күченеп кайтканына озак вакыт узмады әле.

Таҗик хатыны Майром: "Малайларым җәй буе көтү көтте"

Эчкерсез, ярдәмчел Майром Саидованың гаиләсе белән районыбызның Казаклар авылына күченеп кайтканына озак вакыт узмады әле.

Узса, нибары биш-алты елдыр. Әмма шул кыска гына вакыт эчендә ул үзенең мөлаемлыгы, гадилеге, эчкерсезлеге, башкаларга ярдәмчел булуы һәм хезмәт сөючәнлеге белән авыл халкының, җирле белгечләрнең һәм җитәкчелекнең хөрмәтен яуларга өлгерде инде.

Бүген Майром Казаклар авылы фермасында сыерлар сава. Хәзер ул ширкәт савымчылары арасында барган ярышта лидер.
Туып-үскән җирдә дә артык кашык түгел идек, шулай ук тормыш авыр иде дип тә зарланмыйм. Әмма 2014 елда Россиягә, нәкъ менә Татарстанга, дин-кардәшләребез күпләп яши торган җиргә күченеп кайтуны кирәк санадык. Аннары, биредә танышларыбыз да иде. Шөкер, үзебез дә, балаларыбыз да яңа җиргә ияләштек инде. Олы улыбыз – Абдулвахоп Саба агролицеенда, икенче улыбыз – Мирзомидден Казанда читтән торып белем алса, өченче улыбыз – Сираҗетдин, кызыбыз – Мәгъсүмә һәм төпчек улыбыз – Фазлытдин Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә укый. Мирзомидден үзем белән фермада эшли. Әтиебез әлегә Таҗикстанда, илдә сәламәт мохит, иминлек урнашкач кына кайтачак. Җирле халык, мәктәп коллективы безне бик җылы кабул итте, ярдәм итәргә генә торалар. Берәүнең дә әле кырын күз белән караганын күргәнем юк. Без аларга чиксез рәхмәтле. Шөкер, яшәргә уңайлыклары булган өебез бар, янбакчага яшелчә, бәрәңге утыртабыз. Биредә эшләп яшәү мөмкинлеге бар, - ди оптимистик рухлы Майром ханым.

Моннан тыш, Майром күптән түгел ширкәт базасында терлек азыгы ясау үзәге төзелеп файдалануга тапшырылганына нык сөенә. Беренчедән, терлекләр балансланган югары сыйфатлы азыкка тиенсә, икенчедән, алар сава торган сөтнең күләме арткан, кул хезмәте дә бермә-бер кимегән. Хезмәтендәге әлеге уңай үзгәрешләр, хезмәттәшләре белән беррәттән, аның да иңнәренә канатлар куйган.

Авыл халкыннан ишетеп белүемчә, Саидовлар балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстерергә тырышалар. “Кечкенәдән эшләп, акчаның кадерен белеп үсәләр. Мәсәлән, малайлары җәй буе көтү көтте. Алар башкаларга игътибарлы, ярдәмчел булулары белән аерылып торалар”, – диделәр алар бертавыштан.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading