16+

“Татар авылларының киләчәген эшмәкәрләребез ярдәмендә күрәбез”

16-18 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Х бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Чарага илнең кырык төбәгеннән һәм Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермерлар җыелачак.

“Татар авылларының киләчәген эшмәкәрләребез ярдәмендә күрәбез”

16-18 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Х бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Чарага илнең кырык төбәгеннән һәм Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермерлар җыелачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, җыен дистә ел буена уздырылып килә икән, бу аның әле дә актуаль һәм мөһим чара булуын күрсәтүче фактор булып тора.

– Бүгенге көндә татар авыллары эшмәкәрләре җыены актив эшләп килүче бер хәрәкәт. IX гасыр ахыры – XX йөз башларында татар хәйриячеләре газета-журналлар чыгарганнар, мәчет-мәдрәсәләр төзеткәннәр һәм шул рәвешле милли тормыш эчендә кайнаганнар. Татар авылларының үсеше һәм киләчәген без хәзер дә эшмәкәрләребез ярдәмендә күрәбез, – диде ул матбугат очрашуында.

Чарага килгән делегатлар Буа районы авылларына да сәфәр кылачак. Җиредә алар җирле эшмәкәрләрнең хуҗалыклары һәм эш тәҗрибәләре белән танышачак. Эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен дә бу бер сәбәп булачак.

Традициягә кергәнчә, татар эшмәкәрләре, дүрт төркемгә бүленеп, дискуссион мәйданчыкларда катнашачак. Аларда сүз, нигездә, татар авылларындагы милли тормыш, заманча инновацияле технологияләр ярдәмендә җиләк-җимеш үстерү, яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек идеяләрендә тәрбияләү, авыл эшмәкәрләре җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре хакында булыр дип көтелә.   

18 март көнне “Корстон” комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы оештырыла. Аңа кадәр ил төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган “Татар базар” күргәзмә-ярминкәсе узачак.

Бүгенге көндә Россиядә 4500 татар авылы бар. Шуларның 2 меңе Татарстанда, 1,5 меңе Башкортстанда, калган 1 меңе башка төбәкләрдә урнашкан.

Фото: Дамир Бәдриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading