16+

Татарстанда беренче умартачылык музее ачылды

Гадәти булмаган әлеге музейның хуҗасы - Алабуга районы Морты авылында яшәүче, инде берничә буын умартачылар нәселе дәвамчысы Илнар Гобәйдуллин. Фермер бал кортлары оясын пыяладан ясап куйган. Умарта ояларыннан кала музейда умартачы кораллары белән дә танышып була, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. - Минем әти-әнием дә, бабам да гомере буе...

Гадәти булмаган әлеге музейның хуҗасы - Алабуга районы Морты авылында яшәүче, инде берничә буын умартачылар нәселе дәвамчысы Илнар Гобәйдуллин. Фермер бал кортлары оясын пыяладан ясап куйган. Умарта ояларыннан кала музейда умартачы кораллары белән дә танышып була, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
- Минем әти-әнием дә, бабам да гомере буе бал кортлары асрады. Үзем исә әлеге һөнәрне 30 ел элек үзләштердем, - ди фермер эшчәнлеге турында.
Ләкин умартачылык музее «Мирас» агротуристик комплексының бер өлеше генә икән әле. Бу - музей белгечләре һәм фермерларның уртак проекты. Фермер үз эше белән шөгыльләнеп, кунаклар күңелен күрсә, музей хезмәткәрләре туристлар җәлеп итү белән шөгыльләнәчәк.
- Без гади күргәзмә формасындагы музей гына түгел. Тәрәзә аша без кешеләргә чын авыл тормышын күрсәтәбез, - ди Илнар Гобәйдуллин.
Комплекс территориясендә шулай ук «Тавык ишегалды» да бар. Анда 30 токымлы тавык тоталар. Араларында сирәк токымлылары да бар. «Куяннар ишегалдында» озын колакларны ашатып була. Кунаклар биредә Россиядә сирәк очрый торган «цвартблец» токымлы сарык­ларны да күрә алачак. Экскурсия ахырында туристлар балдан авыз итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading