16+

Татарстанда биш миллион тонна ашлык җыелган!

Татарстанда биш миллион тонна уңыш җыеп алынган! Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, республика барлык районнарда да ашлык җыю тәмамланып килә. Шушы көннәрдә генә Әтнә һәм Нурлат районнарында урып-җыю эшләренең тәмамлануы турында хәбәр ителгән иде. Бүген исә республика амбарларына бишенче миллион тонна яңа уңыш кайтты. Татарстан ашлык быеп алу буенча Россиядә дә алдынгы урыннарда тора: республика, Ростов, Краснодар, Воронеж, Ставрополь төбәкләреннән генә калышып, бишенче урында урнашкан. Министр калган вакыт эчендә дүртлеккә керү турында уйлауларын да җиткерде.

Марат Җәббаров быелгы урып-җыю эшләренең лидерлары һәм аутсайдерлары белән дә таныштырды. Иң югары уңыш Зәй районында җыеп алына, анда гектарыннан 51,3 центр ашлык җыела. Лидерлар арасында Тәтеш, Кукмара, Нурлат, Сарман, Актаныш, Минзәлә районнары да бар. Ә менә Әгерҗе, Кама Тамагы, Югары Ослан, Әлмәт, Яшел Үзән районнарында уңыш әллә ни югары түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading