16+

Татарстанның иң гайрәтле үгезләре кайсы районда яши?

Үгез елы алдыннан бертөркем журналистлар Биектау районында урнашкан “Элита” баш нәсел хуҗалыгында булып кайтты.

Татарстанның иң гайрәтле үгезләре кайсы районда яши?

Үгез елы алдыннан бертөркем журналистлар Биектау районында урнашкан “Элита” баш нәсел хуҗалыгында булып кайтты.

Әлеге хуҗалык нәсел үгезләре орлыгын җитештерү һәм сату буенча Россиядәге иң зур предприятиеләрнең берсе. Хуҗалык җитәкчесе Фәннур Зарипов сүзләренчә, предприятиедә АКШ, Германия, Голландия, Канада һәм башка илләрдән дөньякүләм селекцияле алтмыш баш үгез бар. Республика Россиядә сөтчелек тармагы буенча иң алдынгы төбәк булганлыктан, аларның күбесе сөт нәселле.

Бер елга бер үгез уртача 15-20 мең доза орлык бирә. Генетик материалның сыйфатына карап, бер үгездән 7-10 мең бозау алына. Алар орлыкландырган сыерлардан туган бозаулар итле була, ә сыерлар сөтне күп бирә.

– Ясалма орлыкландыру үзен аклый. Ул иң нәтиҗәле ысул һәм шул ук вакытта үгезләрдән туган бозаулар сәламәт тә була. Орлыклар бер ай карантинда тотылгач кына республика хуҗалыкларына җибәрелә. Аларның сыйфаты исә бик күп параметрлар буенча бәяләнә, – дип сөйләде Фәннур Зарипов.
Хуҗалыкта голштин, герефорд, кара чуар, холмогор һәм абердин-ангус токымлы үгезләрне асрыйлар. Араларында тынычлары да, холыксызланырга яратучылары да бар ди.

Һәр үгезнең үз туклану рационы булдырылган. Көненә өч-дүрт килограмм катнаш азык, 20 килога кадәр печән бирәләр. Артык сыйламаска да тырышалар икән, симереп китеп ялкаулана башларга да бик мөмкиннәр ди. Шулай да хезмәткәрләр малларны кайвакыт кәнфит яки кишер белән сыйларга да онытмый.
Ә менә үгезләрне кызыл төс ярсыта дигән сүз дөрес түгел икән. Алар төсне аермый, кешенең киенү рәвешен, кискен хәрәкәтләрне генә истә калдыралар. Куркынычсызлык таләпләре буенча, үгезләрдән кан алганда кигән киемен ветеринар башка көннәрдә кияргә тиеш түгел. Кан алганда кичергән авыртулары өчен аннан үч алырга да күп сорап тормыйлар икән.

Хуҗалыктагы үгезләрне иң данлыклары дип әйтү бер дә арттырып сөйләү түгел, алар шактый рекорд куярга өлгергән. Республикадагы иң зур үгез дә монда яши, аның авырлыгы – 1300 килограмм.

Голштин токымлы «Айрон» кушаматлы Америка үгезен генә алыйк. Аңардан туган тана елына 13234 килограмм сөт бирә. Бүгенгә әлеге үгездән 3600 теше бозау туган.

Герефорд токымлы “Эксперт” дигән үгез уртача көненә 1250-1500 граммга артып тора.
“Миф” кушаматлы үгез Америкадан алып кайтылган эмбрионны күчереп утырту нәтиҗәсендә Саба районында туган. Аңардан туган бозау сыер булып җитлеккәч елына 14 мең килограммга кадәр сөт бирә ала.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading