Нурлат районының Биккол авылында яшәүче Татьяна һәм Минәхәт Кәлимуллиннар зур йорт куяннары асрый.
Бүгенге көндә куяннарның баш саны 90га җиткән. Татьянаның сөйләвенә караганда, алар бернинди дә гигант куян түгел, башкалардан бераз зур булуы белән генә аерылып торалар. Ничә килограммга кадәр үсәләр дигәч, алты килограмм (!) дип җавап бирде. Икенче шаккатырган нәрсә - куяннарның уналтышар бала китерүе.
- Бер эл элек ирем күрше авылда яшәүче танышларыннан өч баласы белән бер зур куян алып кайтты. Диетик ризык, кандагы шикәрне киметә, файдасы бар, дип әйттеләр ди. Үзебез күреп ияләшкәнгәме, безгә алар бер дә алай дәү булып күренмиләр, - ди әңгәмәдәшем.
- Аларга нәрсә ашатасыз? - дип кызыксынам.
- Иртә белән катнаш ризык бирәбез. Бер куянга 300әр грамм катнаш ризык кирәк. Кишер, кәбестә, чөгендер, бәрәңгене яратып ашыйлар. Аларны без күп итеп утыртабыз. Кич белән алларына арпа куябыз. Җәй көне люцерна, печән дә ашаттык.
Куяннарны алар сату максатыннан түгел, үзләре өчен тота. Чиста ите биш килограммнан артып китә ди. Бавыры да бик зур була икән. Хуҗабикә, тәме тавык итенекенә охшаган, ди. Җәй көне иттән шашлык ясап та сыйланганнар.
Фландр токымлы куяннар өчен махсус читлекләр ясап куйганнар. Бала куяннарны аерым читлектә тоталар. Әлеге куяннар зур булып үскәнгә, «йортларын» да бик иркен итеп эшләргә туры килгән.
- Үзара бик дус яшиләр, тыныч холыклы булулары белән аерылып торалар. Балалар вакытлары җиткәч, ана куян аларга читлек чатында аерым урын әзерли башлый. Печәнне шунда ташып куя, бик хәстәрле, кайгыртучан алар, - ди Татьяна.
Кәлимуллиннар, куяннан кала, күп итеп мөгезле эре терлекләр дә асрый.
- Авыл кешесе бакча тутырып бәрәңге, яшелчә утыртмаса, абзар тулы терлек тотмаса, ни дип салада яшәп ятарга кирәк. Без үзебез дә Тольяттида яшәдек, аннары авылга кайтып төпләндек. Ел саен бакчага күп итеп яшелчә утыртабыз, теплицабыз бар, йортны да ике катлы итеп төзеттек. Абзар-куралар да зур. Комачаулаучы юк, эшлә рәхәтләнеп. Тирләп эшләсәң, ашың да тәмле була бит, - ди Татьяна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар