16+

Әтәчне ничә елга утыртабыз?!

Бу хәл Чуашия Республикасы Ормар районының бер авылында булган. Ике яшь гаилә күршеләр булып торганнар. Тыныч кына яшәп ятканда, күршеләрнең берсе әтәч алган. Яшь әтәч көн саен таң атканда кычкыра икән. Күршеләр исә әтәч тавышына уяналар да йоклый алмый интегәләр. Үзара сөйләшеп тә караган бу ике гаилә. Тик кояш белән...

Әтәчне ничә елга утыртабыз?!

Бу хәл Чуашия Республикасы Ормар районының бер авылында булган. Ике яшь гаилә күршеләр булып торганнар. Тыныч кына яшәп ятканда, күршеләрнең берсе әтәч алган. Яшь әтәч көн саен таң атканда кычкыра икән. Күршеләр исә әтәч тавышына уяналар да йоклый алмый интегәләр. Үзара сөйләшеп тә караган бу ике гаилә. Тик кояш белән...

Кошның хуҗалары исә бу очракта нишләргә дә белмәгән, әтәчне утыртасызмы, башка җәза бирәсезме, дип җәза чыгарырга полиция хезмәткәрләренә калдырганнар. Ләкин тәртип сакчылары да берни эшли алмаган шул, әтәчнең томшыгын томалап була димени... Казанда да шундыйрак бер хәл булган иде. Газета укучыбыз кәҗә алган. Тик күршеләре шикаять белдергәч, кәҗәне сатарга мәҗбүр булган. Шәһәр җирендә кәҗә асрап булмаганы аңлашыла да, тик менә авыл җирендә әтәчсез булмый шул...
Бу вакыйганы ишеткәннән соң, тагын бер мәгънәсез күршеләр искә төште. Бер танышымның бакчасы күршеләре белән янәшә генә. Нәкъ уртак рәшәткә тотылган урында күршеләре җиләк утырткан. Үсемлеккә әмер биреп булмый бит инде. Мыеклары җиргә күмелә-күмелә, яңа үсентеләр биреп, җиләк танышымның бакчасына да үсеп чыккан. Үссен дә ди, ярар, ә менә җиләк өлгергәч, җимешләр кемгә тиеш соң? Җиләк хуҗасы күршесеннән җәй саен виктория сорый. Янәсе, аның бакчасыннан чыккан үсенте бит ул. Танышым исә: «Минем бакчада өлгергәч, минеке була инде ул», - ди. Әдәби әсәрдәге кабак хикмәте, кыскасы... Ләкин әсәрдә барысы да яхшы төгәлләнгән иде. Ә бу күршеләр кабак бәлеше дә пешереп ашамадылар, җиләк кайнатмасы белән чәй дә эчмәделәр. Шул виктория аркасында тәмам дошманга әйләнделәр. Җиләк хуҗасы танышымның бакчасына агу сибеп үсентеләрен корытты. Хәзер җиләк хуҗасы мәрхүм инде, бакчасы да ташландык хәлдә. Җәй җитсә, урам малайлары анда җиләк ашарга керә. Ә үсентеләр, караучысы, су сибүчесе булмаса да, тагын да җәелгән, җимешләре генә ваграк, диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading