Пәйгамбәребезнең: “Сарыкчылык белән шөгыльләнгән кешегә бәрәкат иңәр”, – дигән сүзләрен истә тотып, Әстерхан өлкәсеннән сарыклар алып кайткан Айназ.
Түбәтәйдән, чиста күлмәк-ыштаннан фермер булып буламы инде, юкны сөйләмә диярсез фотодагы бу егетне күргәч. Алдан ук әйтеп куям: фотога төшәр өчен генә матур, чиста киемнәрен киде. Ә болай ул хезмәткәрләре белән бер үк төрле. Манма тиргә баткан, булсын, яңгырга кадәр эшләрне бетерергә өлгерим, дип тырышып йөри торганнардан.
...Теләче егете Айназ Фәтхуллин без басуга килеп кергәндә үзе дә трактор руле артында печән өемнәре җыя иде. Авылда эшнең кызган мәле. Хуҗалыкларда кышка печән әзерләү тәмамланган булса, фермерларның әле эшлисе эшләре шактый. Шул исәптән, Айназныкы да.
Үзе ул Олы Мишә авылы егете. Теләчедә йорт салып чыккан һәм буш җирләрне фермерларга бирә башлаганнан соң җир алып, сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә башлаган. Моннан нәкъ сигез ел элек, 2012 елның 31 июлендә теркәлә ул фермер булып. Өстәвенә дәүләттән ярдәм – 1,5 млн сум күләмендә грант та ота. Үзенең дә бераз акчасы була. 2015 елда “Лизинг-Грант” программасында катнашып, техника алуга ирешә.
Әмма акча алу бер хәл, ә эшне алып бару, нәтиҗәсен күрү өчен бик нык тырышырга, тир түгәргә кирәк. Авыл җирендә яшәгән кеше моны яхшы аңлыйдыр.
- Барылгы 166 гектар мәйданда җирем бар. Шуның 72се – чәчүлек, 20 гектардан артыгы көтүлек җирләре, калганында – печән. Үзем дини кеше. Пәйгамбәребез дә, сарыкчылык белән шөгыльләнгән кешегә бәрәкат иңәр, дигән. Шуңа да сарыклар үрчетү белән шөгыльләнергә булдым. 2013 елда Әстерхан өлкәсеннән 106 баш Иделбай токымлы сарыклар алып кайттык. Хәзер сарыклар 300 башка якынлаша, – ди Айназ.
Әлегә ул сарыкларга кышка азык әзерләү, печән җыю белән мәшгуль. Ә аннан соң булган фермасы янәшәсенә тагын берне төзеп, сарыклар санын 500-600гә кадәр җиткерү максаты белән яши.
Сарык үрчетүнең потенциалын күпләр күрми, моны файда китерә торган бизнес дип санамый. Ә әңгәмәдәшем башка төрле фикердә булып чыкты.
– Хәзер Корбан гаетенә алалар. Сарык итен дә гел сорап торалар. Шашлыкка дип алучылар шактый. Бала тугач, Гакыйка корбанына сораучылар да күп. Ел дәвамында 140-150ләп сарык сатыла. Сарык йонын Кукмара районыннан килеп алып китәләр. Минем кебек сарык тотарга ниятләүчеләр бар икән, курыкмасыннар, шул өлкәне өйрәнеп, тырышып эшләргә генә кирәк. Күңелдә теләк булганда, курка торган түгел. Дәүләттән дә төрле программалар белән ярдәм итәләр. Теләгән кешегә юллар ачык, – ди Айназ.
Әлбәттә инде хуҗа бер үзе генә бар җиргә дә өлгерә алмый. Бу эштә аңа гаиләсе дә булыша. Бигрәк тә хатыны һәм кызлары. “Сарык йонын алганда, ферманы агартканда, территорияләрне җыештырып, тәртипкә китергәндә алардан да зур ярдәмче юк”, – ди фермер. Сүз уңаеннан, әңгәмәдешебез – өч бала әтисе. Тормыш иптәше Сайёра белән алар өч кыз: Фәдилә, Зәринә һәм Сәйдәне тәрбияли.
– Безнең балалар гаджетлар белән утырмый дисәм алдау була, утыралар. Әмма аңа вакытлары бик күп калмый. Олимпиадаларда беренче урыннар, призлар алалар. Өстәвенә без спорт белән дә актив шөгыльләнәбез. Кыш буе чаңгы шуабыз, җәй буе йөгерәбез. Кызлар иртәнге алтынчы яртыда торып, йөгереп кайта, - ди әти кеше кызлары белән горурланып.
Моннан тыш Айназга сезонлы эшләрдә булышучылар да бар. Чәчү, урып-җыю эшләре вакытында тракторчы-комбайнчылар ярдәмгә килсә, сарык көтүен көтәргә Мамадыштан Фәрит исемле абый килеп йөри икән. Гадәттә көтүче булып эшләгән кешегә халык арасында әллә ни зур хөрмәт булмый. Ә Айназ исә:
– Фәрит абый – уң кулым. Ул булмаса, куллар бәйләнгән. Намуслы, ышанычлы көтүче табу җиңел түгел. Таптың икән, бик зур бәхет инде , – дип зур хөрмәт белән карый хезмәткәренә.
Шулай итмичә дә булмый. Сарыклар майның беренче атналарыннан көтүлеккә чыга һәм кайбер елларны декабрь аенда гына фермага кайта, ди. Ә корбанга дигәннәрен аларз алдан ук аерып алып, тәрбияли.
Яшь фермер атлар үрчетү хакында да хыяллана. Әлегә атлары икәү генә. Тагын 3-4 бия алып, аларның санын әкренләп арттырырга ниятли Айназ.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Автор фотолары
Комментарийлар