16+

Терлекле тормыш тернәкле яки сыер асрау үзен аклыймы?

Авылга (Азнакай районының Беренче Май авылы) кайткан саен, еш кына бер тема тирәсендә бәхәс куертабыз. - Әни, булды, җитте инде, сыерларыгызны киметегез. Мәшәкате дә күп, чыгымы да җитәрлек, - дим мин, үз күзлегемнән чыгып. Әни һәм аның белән бергә яшәүче энемнең исә үз дәлиле. - Санап-исәпләп карадык, файдасы бар бит,...

Терлекле тормыш тернәкле яки сыер асрау үзен аклыймы?

Авылга (Азнакай районының Беренче Май авылы) кайткан саен, еш кына бер тема тирәсендә бәхәс куертабыз. - Әни, булды, җитте инде, сыерларыгызны киметегез. Мәшәкате дә күп, чыгымы да җитәрлек, - дим мин, үз күзлегемнән чыгып. Әни һәм аның белән бергә яшәүче энемнең исә үз дәлиле. - Санап-исәпләп карадык, файдасы бар бит,...

Авылга (Азнакай районының Беренче Май авылы) кайткан саен, еш кына бер тема тирәсендә бәхәс куертабыз.

- Әни, булды, җитте инде, сыерларыгызны киметегез. Мәшәкате дә күп, чыгымы да җитәрлек, - дим мин, үз күзлегемнән чыгып.

Әни һәм аның белән бергә яшәүче энемнең исә үз дәлиле.

- Санап-исәпләп карадык, файдасы бар бит, кызым. Сөте, каймагы, катыгы, эремчеге үзебезнеке, калганын сатабыз. Мәшәкате күп, ләкин мәшәкатьсез тормыш булмый бит инде ул, - ди.

Бүгенге көндә алар биш сыер сава. Тагын берсе тиздән бозауларга тиеш. Ташлаткан. Шулай булгач, сыерларының гомуми саны алтыга җитә. Хәер, мин үземне белә белгәннән бирле, безнең гаиләдә кимендә өч сыер асрадылар. Әни яшьли тол калганда, нинди авыр елларда да киметмәде аларның баш санын. Әле тагын таналар, үгезләр, сарыклар, кечкенә бозаулар бар.

Менә шушы язманы әзерләгәндә, терлек азыгы әзерләр өчен әниләрдән ничә сум акча сарыф итүләрен белештем. Аның әйтүенчә, печәнне чаптыру, җыйдыру, алып кайту, өйдертү өчен 40 меңгә якын акча тотылган. Август башында ук тоннасын 7 мең сумнан өч тонна ашлык сатып алганнар. Бераздан тагын өч тонна икмәк кайтартканнар. Бу юлы инде тоннасы 6 мең сум торган.

Болары - кеше хезмәте өчен башкаларга биргән акча. Моңа тагын никадәрле үзләренең кул хезмәте кергәнлеген дә өстәсәң... Машиналарының ягулыгына киткән акчаны да кушсаң, хәйран түгәрәк сумма килеп чыга. Шушыларны әйтеп күрсәткәч, әни җайлап кына үз сүзен әйтә:

- Кереме дә бар бит, кызым. Сөт сатудан май аенда - 18, июньдә - 20 мең, июльдә 18 мең сум акча алдык. Быел җәй сыерларның сөте азрак булды, хуҗалыктан җыелган сөт өчен дә азрак түләделәр. Узган елларда җәйнең бер аенда сөттән 30 мең сум кертә торган идек. Моның өстенә сарыклар сатылып тора. Шашлыкка дип дүрт-биш бәрән алдылар. Менә тагын Корбанга дип аерып куйган куйларыбыз бар. Узган көз-кыш айларында өч үгез суеп саттык. Уртача алганда, 60-65әр мең сум акча керә дигән сүз бит. Сезгә күчтәнәчкә биреп җибәрсәк тә файда бит инде ул. Икмәкне кул тегермәнендә тарттырабыз. Аның өчен кешегә мөрәҗәгать иткәнебез юк. Үзебезнең атыбыз, печән ташырга арбабыз бар. Сыерларны да хәзер, элеккеге кебек кул белән түгел, аппарат белән савабыз, - ди әни.

Дөрес, энем колхозда терлекчелектә эшли. Кем әйтмешли, акмаса да, аз булса да тама. Малчылыкка бернинди дә катнашы булмаган кешегә тагын да авырга туры килер иде, дип нәтиҗә ясап куям.

Гомумән, Азнакай якларында малны күпләп асрыйлар. Әниләр капкасыннан көтүгә мөгезле тугыз эре терлек чыга. Күрше-тирәләрдән дә шулай ук. Хәтта 18 баш малны көтүгә куучылар да бар.

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче, газетаның алдагы саннарында телгә алынган Мостафиннар гаиләсе дә, терлекле тормыш тернәкле дип, тырышып гомер итүчеләрдән. Аларның шәхси хуҗалыгында сигез сыер савыла, мөгезле эре терлекләренең саны 15 башка җиткән.


Бер гаиләнең терлек азыгы әзерләүгә киткән чыгымы

  • Печән чаптыру, җыйдыру, алып кайту, өйдертү - 40 мең сум
  • Фураж өчен арпа - 40 мең сум


Җәй аенда кергән кереме

  • Биш сыердан савып алынган сөт сатудан кергән керем - 56 мең сум
  • Өч сарык суеп сатканнан кергән керем - 13 500 сум
  • Үгез сатканнан кергән керем - 60-62 мең сум

- Файдасы булмаса, асрамас идек. Барысын да исәпләп-санап чыгарабыз, чыгымы үз-үзен тулысы белән аклый. Сөтен, каймагын, эремчеген ясап сатабыз. Кызым көн саен Әлмәткә йөреп эшли. Ул шунда алып барып сата. Үзебезнең авылда яшәүчеләр дә килеп алалар. Сөтнең литрын 33 сумнан бирәбез. Каймакның ярты литры - 130 сум, эремчекнең бер килосы 100 сум тора. тәүлегенә бер сыер 60-70 литр сөт бирә. Ул көннеке-көнгә бетеп бара. Сигез сыерның сөтеннән айга якынча 50 мең сумга кадәр акча керә. Гаилә бюджетына бик яхшы бит инде. Моннан тыш, ел дәвамында ит сатабыз. Җәй көне дә симертүгә куелган малларыбыз бар. Итне дә өйдән килеп алалар. Килограммын 280 сумнан җибәрәбез. Без бик канәгать. Сыйлы көнең сыер белән дип, юкка гына әйтмиләр. Чыгымга килгәндә, печән, ашлыкны хезмәт хакы хисабына алабыз. Нәрсә сорасак та, колхоз ярдәм итә. Кирәк булганда, печәнен, саламын бирә. Сыерларны савым аппаратлары белән генә савабыз. Ул да яхшы - кул көченнән азат итә, - ди хуҗабикә Лениза Мостафина.

Тукай районында яшәүче Тәнзилә Шәйхнурованың бервакыт әйткән сүзләре хәтердә калган. Аның фикерләре бүгенге көндә сарай тутырып сыер асраучыларның күпчелегенә аваздаштыр дип уйлыйм.

- Мин сыерлы өйдә үстем, - дигән иде ул. - Авыл тормышын, йорт-җирен сыерсыз күз алдына китерә алмыйм. Терлек асрау крестьянның канына сеңгән. Үз байлыгым. Сөтең дә, итең дә үзеңнеке, дип яши. Бозауларың уйнаклап йөрсә дә күңел сөенә. Сыер бозаулау үзе бер куанычлы вакыйга: җаннан җан яралу бит ул, малың ишәю.

Республикада шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш саны кимегән районнар да байтак. Күптән түгел генә Саба районына командировкага баргач, бер сыер да асрамаучы шәхси хуҗалыкларның күплегенә гаҗәпләнгән идек. Алардан сыерлар кимүнең сәбәпләрен сорашкач:

- Азык әзерләү бик кыйммәткә төшә, ә сөтне арзан бәядән җыялар. Терлек асрауга киткән чыгым капланмый. Аннан соң, эше-мәшәкате дә күп аның, - дип җаваплаганнар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading