16+

Төп йорт килененә 90 яшь тулган!

Килен дигәндә, нигәдер гел яшь кызлар күз алдына килә, һич югы инде биленә алъяпкыч япкан, ду китереп дөнья көтүче урта яшьтәге ханымнар. Безнең төп йорт килененә - 90 яшь. Бер карасаң, бик мактанырлык вакыйга да түгел инде бу, димәк, яшь киленнәр нигезгә төшмәгән дигән сүз. Шулай да Балтач районы, Арбор...

Төп йорт килененә 90 яшь тулган!

Килен дигәндә, нигәдер гел яшь кызлар күз алдына килә, һич югы инде биленә алъяпкыч япкан, ду китереп дөнья көтүче урта яшьтәге ханымнар. Безнең төп йорт килененә - 90 яшь. Бер карасаң, бик мактанырлык вакыйга да түгел инде бу, димәк, яшь киленнәр нигезгә төшмәгән дигән сүз. Шулай да Балтач районы, Арбор...

Әҗмәннекеләр зур, данлыклы нәсел. Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Әҗмән бабай 1698-1749 елларда ук яшәгән. Шуннан бирле авыл халкы телендә аның исеме саклана. Фән белгечләре, җитәкчеләр, сәясәтчеләр, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкара торган бик күп булдыклы, уңган кешеләр чыккан бу нәселдән.

Усаллык, туры сүзлелек белән дә аерылып торганнар. Әнием ягыннан әбием Зәйнәпнең килене Фахира апа бүгенге көндә шушы нигезне саклап, аны догалы, намазлы итеп яшәтүче кеше. Гел хәтердә: бөтен кунак шушы нигезгә әбиләргә кайта иде. Кунак мәшәкатьсез булмый, анысын кем уйлаган, без балаларны кунаклар кайткан дигән сүз генә кызыктыра. Биш бала белән тол калганнан соң, әнием дә Казахстаннан кайтып шушы нигезгә сыенган. Җиде кеше янына яңадан алтау... Үзең тормыш көтә башлагач, боларның барысына да кабат бәя бирәсең. Төп нигез булгангадыр, бик күп хатирәләр әлеге йортка бәйләнгән. Мунча яксалар гына да тирә-күршедән биш-алты әби җыйнала торган иде. Әбиләрнең алма бакчасы, умарталары, зур терлек суйгач, Коръән ашларыннан соң җыелулар - күңелдә сакланган матур бизәкләр. Боларның берсе дә хезмәт куймыйча килмәгән, Фахира апаның да тырышлыгы өлеше җитәрлек һәммәсендә дә. Зәйнәп әбием эшкә бик булган һәм эшләргә ярата торган кеше иде. Кулыннан эш алу аның өчен үлем карары белән бер булгандыр. 90 яше тулганда: «Мине бәрәңге бакчасына чыгармыйлар», - дип елаганы истә әбинең. Ризык пешерүне дә бик соңга хәтле бирмәде. Самавыр борыны һәм казанга хуҗа булуның да үз фәлсәфәсе бар шул. Әбиебезгә юл куйганы өчен, Фахира апага рәхмәт әйтер идем бүген.
Фахира апа бик күп еллар авыл советында секретарь булып эшли, алты ел буена ат җигеп сөт җыя, җыештыручы булып та эшли. Дүрт баласы да үзе кебек бик тырыш. Кеше балалары ялга кайтса, аның балалары да, оныклары да җир җимертеп эшләп китәләр. Бүген дә бакча тулы җимеш, яшелчә, бөтен җир төзек.

Төп нигезнең капкасы бер дә ябылмый диярлек. Хәл белергә керүчеләр дә, йомыш белән килүчеләр дә җитәрлек. Фахира апаның күңеле һәркайсына ачык. Авылга кайткан саен кереп чыгарга тырышабыз. Әни, әби хатирәләре монда. Кайчакта моңсу гына түгел, куркыныч та булып китә, көннәрдән бер көнне бу капка да бикләнсә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading