Шәһри Казан

Төркиядәге татар авылына юкка чыгу куркынычы яный

Язмыш җилләре татарны кая гына илтеп ташламаган... 1893 елда 14 татар гаиләсе Идел буеннан Төркиягә күченеп китә. Мөһаҗирләрнең максаты - Россия империясе алып барган эзәрлекләү, руслаштыру һәм христианлаштыру сәясәтеннән котылу була. Ләкин бүген Төркиянең Госмания авылында яшәп ятучы милләттәшләребез милли-мәдәни үзаңнарын җуеп бара.

Госмания авылының бер йортында өстәлдә ялтырап торган бакыр самавырга күзем төште. Авыл халкы сүзләренә караганда, Россиядән Төркиягә күченеп килгәнгә 120 ел үтсә дә, әлеге самавыр аларны тарихи ватаннары, Идел буендагы милләттәшләре белән бәйләгән җепләрнең берсе булып тора икән.
Госмания авылы Кара диңгездән - 160 км, ә Истанбулдан 209 км ераклыкта урнашкан. Авыл халкының зур өлеше әби-бабайларының монда килеп эләгү тарихын тәфсилләп белми дә инде. Ләкин хиҗрәт кылуның төп сәбәбе дин икәнлеге барысының да күңеленә сеңгән. «Үз йорт-җирләребезне, туганнарыбызны динебез ислам өчен ташлап китәргә мәҗбүр булдык», - ди Рауза Мәлле. Аның гаиләсе Госманиягә нигез салучылардан санала. Мондагы далалар Идел буе кырларын хәтерләткәнгә, алар биредә төпләнеп калган.
Ләкин бүген Госмания татарларына янә милли-мәдәни үзаңның җуелу куркынычы яный. 30 ел элек авылда 150гә якын гаилә яшәгән. Бүген исә бу сан шактый кимегән. Бик күп госманияле керем эзләп, Истанбул, Измир, Анталия кебек зур шәһәрләргә күченгән.
Төрекләшү
Хәзер авылда якынча 50ләп гаилә яши, алары да бирегә җәйге айларда гына кайта. Кыш көне исә авылда 30-35 гаилә генә кала. «Без яшь чакта һәр гаиләдә 7-8әр бала иде, - дип искә ала 65 яшьлек Фәрхәт Акташ. - Хәзер исә бер йортка бер генә туры килә. Болайга китсә, авылга юкка чыгу куркынычы яный».
Авыл бетсә, Татарстан белән тарихи элемтәләр өзеләчәк. Соңгы елларда алар болай да кимегән инде. «Элек авылда бер төрек гаиләсе дә юк иде. Гел татарча сөйләшә идек», - ди авыл җитәкчесе Федаи Эрдоган. «Хәзер исә катнаш никахлар (татар-төрек) аркасында авылда татарлар азчылыкны тәшкил итә», - ди ул.
«Элек гел татар гореф-гадәтләренә тугры калырга тырыша идек. Төрекләрне биредә бик көтеп тормый идек. Шулай да авылдашларыбыз әкренләп төрекләргә өйләнә, кияүгә чыга башлады», - ди авыл башлыгы. «Хәзер авылда чын татар кешесен табу авыр инде», - дип авыр сулый Фәрхәт Акташ та.
Татарча сөйләшкән өчен колакны тарттылар
Ирфан Битик - төрек кызына өйләнгән татарлардан. Хәзер инде ул пенсиядә, авылга җәй көне генә кайта. Татарчаны начар белә. Балачакта татарча сөйләшкән өчен аны әнисе орыша торган булган, чөнки ул вакытта Төркиядә төрекләштерү сәясәте барган. Фәрхәт Акташ та моны раслый. Мәктәптә татарча сөйләшә башласаң, укытучы килеп колактан тарта иде, дип искә төшерә ул. Төркия Республикасы, барлык милләт вәкилләрен бер бөек халык итеп туплар өчен, агрессив кампания оештырды, ди Акташ.
Бүген Төркиядә яшәүче татарларның саны төгәл билгеле түгел. Никадәр аз булсалар да, татарлар, төрки халыклар төркеменә кергәнлектән, Төркиядә милли азчылык статусын ала алмый.
Мин инде хәзер чын татар түгел
Төркия татарларының милли-мәдәни үзаңы кимүенең сәбәбен яшьләрдән күрәләр. Янәсе, биредәге татар яшьләре милләткә битараф.
Фәрхәт Акташ энесе белән бергә татар теле курслары да оештырып караган, ләкин язылучы булмаган. «Без, ата-аналар, үзебез дә гаепле инде, балаларны татарча укытыр өчен тырышлык күрсәтмәдек», - ди ул.
Акташның 21 яшьлек кыз туганы бар. Ул, оялып кына: «Мин инде хәзер чын татар түгел», - диде. Сүлә Байкалның әти-әнисе үзара татарча сөйләшкән, ләкин аның белән төрек телендә аралашкан. Шуңа күрә бүген ул татарча аңласа да, сөйләшә алмый. «Яшьтәшләремнең күбесе турында шуны ук әйтергә була», - ди Сүлә.
Авылдагы иң өлкән татарларның берсе Рауза Мелле хафасын белдерә: «Безнең мәдәниятебез чыннан да бик кызыклы, ләкин үз телебездә сөйләшмәсәк, милли ризыклар пешермәсәк, милли уеннарыбызны уйнамасак, без мәдәниятебездән колак кагарга да мөмкинбез».
Илдар ГАБИДУЛЛИН тәрҗемәсе

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: