Кушлавычтан соң Тукай эзләре буйлап без Балтач ягына киттек. Дөресен әйтим, озак еллар Тукай язган Сасна авылын Балтач районына кергән Сосна авылы дип уйлап йөри идем. Соңрак кына шагыйрь язган Саснаның бүген Сосна Пучинкәсе дип аталган, Субаш янындагы авыл икәнен белдем.
Сосна Пучинкәсе - барлыгы 37 йортлы кечкенә генә матур авыл. Мондагы халык - XIX йөз урталарында шушы ук районның Зур Сосна авылыннан күчеп утырып, баштарак Күчкән Сосна, Кече Сосна дигән авылны нигезләгән бабалар нәселләре. Балтач ягы - җиргә ярлырак як. Халык күп, җитмәсә бик эшчән, шуңа зурсосналыларның урман төпләп, җир ачып, монда килеп утырулары гаҗәп түгел. Беренче килеп утыручыларның исемнәре дә билгеле: Мотрак, Хәбибулла, Ибраһим, Вилдан, Гани, Фәтхулла картларның нәселләре бүген дә авылда яши булыр.
Бу якларга Габдулла Тукайга үз гомерендә беренче тапкыр ак күмәчкә кәрәзле бал ягып ашатканнары өчен булса да рәхмәтле мин. Ачлыктан, ятимлектән интеккән Арча-Әтнә Кушлавычыннан соң оҗмахтай тоелгандыр инде кечкенә Габдуллага Соснага килү.
Авыл бүген «Тукай» хуҗалыгы составында. Җирле халык фермада эшли, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Авылда Тукайга кагылышлы берни калмаган инде. Хәер, әнисе Бибимәмдүдә 25 яшендә, булачак Тукайны бер усал карчыкка калдырып, Саснага 69 яшьлек Шакир муллага кияүгә чыккач, монда озак тора алмаган бит. Бибимәмдүдә белән Мөхәммәтшакирның никахлары 1888 елның 22 декабренда (иске стиль) теркәлгән, ә Бибимәмдүдәнең вафаты исә метрика кенәгәләрендә 1890 елның 18 гыйнварында дип язылган. «Шакир мулла бик усал булган, ул Бибимәмдүнәне кыйнап үтергән икән», - дигәнрәк сүзләр дә йөргән заманында авылда. Ләкин документларда Тукай анасының вафаты «эч китү» дип язылган. Авылда «Хәзрәт абыстайны бик яраткан, ишегалдына чыкканда да «кулларың ярылмасын» дип, ак пирчәткәләр генә кидереп чыгарган», - дигән сүзләр дә йөргән. Боларын мин Югары Субаш мәктәбе укучылары Гөлинә Васильева белән Әдилә Нурмөхәммәтова туплаган мәгълүматлардан алдым. Шакир мулланың шактый гайрәтле кеше булганлыгын тагын бер факт күрсәтә: Бибимәмдүдә вафат булгач, ул Сасна авылыннан баласы булган бер хатынга өйләнә. Үзе вафатыннан соң, әлеге үги малай Тукай бал белән күмәч ашаган йортны үз авылларына күчереп сала. Мөхәммәтшакир Фәйзулла улының 1916 елны, 97 яшендә вафат булганы билгеле. Тагын Бибимәмдүдә бик чибәр булган, аны «матур абыстай» дип йөрткәннәр дигән сүзләр дә йөри Сосна Пучинкәсендә.
Мине озак еллар ике йөзләп авыл булган Арча-Балтач ягында бот буе хәзрәт баласын ныклап сыендыра алмаулары гаҗәпләндерә иде. Соснада бу хакта да сораштым. Баксаң, Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы вафатыннан соң, Ибраһим Мөхәммәтшин дигән кеше Шакир мулладан кечкенә Габдулланы үзенә балалыкка сораган икән. Ләкин мулла: «Аның ата-бабалары муллалар булганнар, мин аны мулла бабасына тапшырырга тиешмен», - дигән, имеш. Тукайның дин, муллалар турындагы зәһәр әсәрләренең төбе шул чорлардан калган интегүләр нәтиҗәсе түгелме икән дигән уйлар да килә башка.
Авыл урамнарын бер әйләнгәч, Тукайның әнисе каберенә киттек. Зират янәшәсендә генә туксанынчы елларда салынган мәчет бинасы. Ул Бибимәмдүдә мәчете дип атала икән. Кар шактый баскан зиратка кердек. Бибимәмдүдә каберенә сукмак салынган, кабер өстендә сулганрак берничә чәчәк тә күренә. Килгәләп йөрүчеләр бар икән. Аңлавымча, кабер урыны якынчарак кына билгеләнгән. Әле заманында Бибимәмдүдәнең кабере кайсы зиратта булуы турында да төрле сүзләр йөргән. Чөнки ул чорларны хәтерләгән картлар үлеп беткәч кенә башланган әлеге каберне барлау.
Сосна Пучинкәсе урамнары... Шушыннан кечкенә Тукай йөргәндер, шушы тау-урманнарны күргәндер ул. Шушында бәгыре телгәләнгән сабыйның. Ярый әле бу авылдан күңелендә кәрәзле бал яккан ак күмәч калган ичмасам...
***
«Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр.
Мин бу карчыкта торган мөддәттә анам да теге муллага үзләшеп йиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдырырга атлар йибәрткән.
Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр. Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаларда миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы, нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганыны онытмаган шикелле булам.
Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады - анысын белмим, ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә.
Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам, бу муллада бер ел кадәрме - күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган. «Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәге сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир булмаса, сирәк дәкыйкалар гына калганлыгыннан гынадыр дип уйлыйм. Шуның өчен мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» - дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын.
Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән».
Габдулла Тукай, «Исемдә калганнар»дан.
Комментарийлар