Бүген авыл хуҗалыгы тармагына бирелә торган акчалар күп, төрле субсидия һәм грантлар да җитәрлек. Ләкин хәтта шушы хозурлыкта да әкәмәтләр чыкмый калмый.
Әйтик, Тукай районы фермерлары авыл хуҗалыгы грантлары гаделсез бирелә дип зарлана. Ниндидер аңлашылмаучанлыкмы бу, яисә, чыннан да, шулаймы – белешеп кайтырга булдым.
Иштирәк авылында мине Искәндәр Закиров каршы алды. Ул гараж түбәсен ремонтлап ята иде. Минем белән аралашып алыр өчен, эшеннән бүленде. Искәндәр Закиров быел Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан уздырыла торган "Агростартап" конкурсында үзен сынап карарга була. Әлеге 3 млн сумлык грант эшен башлап җибәрүче фермерлар өчен каралган.
Аңа районның авыл хуҗалык һәм азык-төлек идәрәсе, Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге белгечләре документлар җыярга, проект әзерләргә ярдәм итәләр, хәтта, чыгыш ясарга да өйрәтәләр. Министрлыкта төзәтмәләр кертәсе юк, барысы да тәртиптә, дип ышандырганнар, компьютердагы программада да бернинди дә хата юк диелгән булган. Җитмәсә, районда аның җиңәчәгенә ныклап инанганнар. Әммә, ни кызганыч, ул конкурстан уза алмый, ә эшен башлап кына җибәрүче фермерлар өчен булган грантны 400 гә якын баш мал тотучы эре аграр предприятие ота. Өстәвенә, аның документларын кире борган булганнар, шушы грантта катнашыр өчен махсус шәхси оешма да ачып куйган, русча әйтсәк ИП була инде. Әлеге предприятиенең ни җирләре, ни фермасы, ни техникасы юк, барысы да арендада тора.
– Шушы конкурста төрле категориядәге фермерларны катнаштыруларын аңлый алмыйбыз, чөнки "Агростартап" ул яңа эш башлаучылар өчен, җиңүчеләрнең ничек итеп балл җыюлары да сорау тудыра. Грантларның ничек бүленүен дә белмибез. Бәлки аларның бирелү тәртибен үзгәртергәдер яисә бөтенләй бетерергәдер. Безнең шикелле уйлаучы фермерлар башка районнарда да бар, алар белән аралашып торабыз. Болай булса, яшьләр авыл хуҗалыгына якын да килмәячәк", - ди Закиров.
Искәндәрнең фермасы бар, тракторы урынында тора, әле печән рулонын ясаучы җайланма да алган булган. Моңарчы “Челны-бройлер” ширкәтендә эшләгән, уртача дәрәҗәдәге җитәкче урынына кадәр күтәрелгән, әмма әтисе Марат Закиров чакыргач, авылына кайтып, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә уйлаган. Җитештерү предприятисендә хезмәт куйганда бөтен нечкәлекләрен аңлагач, үзендә дә алга планнары зурдан. Грантны җиңгән булса, фермасын төзекләндереп, 50 гә якын баш үгез алырга ниятләгән. Итне бер төрле генә күрергә өйрәнгәнбез, ә бит аннан әллә нинди шедеврлар ясап була, дип белдерә Закиров. Шул яңача продукция җитештермәкче икән, зур заводта эшләгәч, нәрсә кирәген чамалыйдар, күрәсең.
Якында гына әтисе Марат Закиров эшли. Ул 50 баш сыер тота, яңа гына савылган сөтне Түбән Камага алып барып сата. Шәһәр халкы аның продукциясен ярата икән, килгәнен көтеп кенә торалар, хәтта үзенә күрә чират да барлыкка килә.
Кыскасы, егетләр эшли белә, тик хөкүмәтнең генә ярдәмен тоймыйлар. Марат үзе дә ничә мәртәбә төрле авыл хуҗалыгы конкурсларында катнашып караган, әмма әлегә кадәр җиңгәне булмаган.
— Ә менә кичә генә малае өчен оешма ачып, аннан-моннан якланылган проектлар өчен акча бирәләр. Мин Искәндәрне үзем авылга чакырып кайтардым, хәзер ничек итеп йөзенә карыйсы булыр. Чаллыда яхшы эшен калдырып, монда аграр предприятие ачам дип хыялланды. Грантларны бирү системасын күргәч, уйлана башлады, кирәкме соң бу миңа дип сыкрана, – ди Закировларның өлкәне.
Искәндәр сыман уйлаучы Тукай районыннан тагын берничә фермер бар. Аның сүзләрен Колыш авылында сарык үрчетү белән шөгыльләнергә теләгән Илдар Шәйхуллин да хуплый. Аның әйтүенчә, грантлар гадел бирелми кебек тоела, яңа авыл хуҗалыгы предприятиесе ачам дип йөргән кеше ярык тагарак алдында кала.
– Син быел грант алмадыңмы? – дип, сорыйм аннан.
– Әйе, башта бернинди дә хаталарыгыз юк, төзәтмәләр дә кертергә кирәкми диделәр, ә соңыннан карасам, җиңүче булып әллә нниди фермер танылды. Менә мин дә шул грантка дәгъва белдерәм, әмма җиңгәнем юк, андыйлар җитәрлек. Малы күп, предприятиесе тулы көченә эшләп килә, ничек инде ул агростартап булсын? Әлеге акчаларны яңа гына аякка басып килүче шәхси хуҗалыкларга бирергә тиешләрдер бит. Әле тагын бер нәрсә бар: районнарга бирелә торган грантларның күләме чикле диләр, ул елга өч кенә фермерга өчәр миллион сум күләмендә бирелә. Алай булгач безне аптыратып, проектлар ясатып, күз буяп йөрмәсеннәр инде!– дип, ачынып сөйләде Шәйхуллин.
Илдарның да алга планнары зурдан. Сарыктан башка, дөяләр, ишәкләр һәм страуслар үрчетеп, өстәмә агротуризм юнәлешен дә җәелдермәкче. Урыны бик шәп, булачак хуҗалыгы Чулман буенда урнашкан. Ял итеп, экзотик хайваннар белән дә танышып кайтыр өчен менә дигән проект. Ләкин грантсыз гына боларны башлап булмый, шуңа күрә дә Шәйхуллин киләсе елларда да Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантларында катнашырга уйлый.
Дәреш авылыннан тагын бер фермер Илфат Солтанов та моң-зарлары белән бүлеште. Аннан әле үземә дә эләкте бераз:
— Менә син язасың инде моны, шуннан соң безгә грант бирәләрме яисә аны алу процессы уңай якка үзгәрәме? Бозмасыннар иде шул системаны!
Мәсьәләне ачыклау өчен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Ведомство журналистлар, фермерлар һәм халык өчен дә бик ачык, монысы бик хуп күренеш. Грантларның бирелү системасы буенча министр урынбасары Ришат Хәбипов барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты. Иң элек, матбугат үзәге нәрсә диде, шуны карыйк: “”Агростартап” грантлары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 14 июленнән булган 572нче номерлы күрсәтмәсе нигезендә бирелә. Ул конкурс аша уздырыла, анда катнашучы конкурска дәгъва белдерә һәм тиешле таләпләргә туры килеп, кирәкле дәрәҗәдә балл җыярга тиеш. Бирелгән документлары буенча Вардересян С.Г. 14 балл җыйды, 2021нче елның 18 августында узган конкурс комиссиясендә эшлекле сыйфатлары өчен аңа тагын 19,5 балл бирелде. Шулай итеп, ул, конкурсны узу өчен тиешле 33, 5 балл туплады. Агростартап грантларын бирү өчен малларның саны мөһим түгел. Эксперт советы һәм конкурс комиссиясе тарафыннан әлеге пункт буенча бернинди дә хата табылмады. 2021нче елның 18 августында чыккан конкурс комиссиясенең беркетмәсе нигезендә Вардересян С.Г. җиңүче дип табылды, шуның буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 20 августта приказ чыгарды. Грант акчасына җиңүче авыл хуҗалыгы техникасы алырга хокуклы”.
Ришат Хәбипов әйтүенчә, конкурсның таләпләре бик катгый. Фермерның документлары тәртиптә булырга тиеш, аның техникасы, бинасы, җир кишәрлеге булуы зарур. Комиссия аша узганчы катнашучы турында экспертлар үз фикерләрен җиткерә, монда балл бирелү каралган. Аны бөтен яклап җентекләп өйрәнәләр, моңа эшлекле сыйфатлары, проектны булдыра алуы, финанс яклары, эш урыннары булдыру керә. Әле өстәвенә грант алганнан соң фермер 5 ел дәвамында хисап тотарга тиеш. Бер генә пунктны эшләмәсә, ул акчаны кире кайтарачак.
“Шунысын да әйтергә кирәк, грантның күләме чикле, без районнарда барлык фермерларга да өләшер идек аны, ләкин аның Татарстанга бүлеп бирелгән суммасы бар. “Агростартап” әле яңа гына башланып киткән конкурс, шуңа күрә дә, бәлки, аңа нинди дә булса үзгәрешләр кертү кирәктер, без анысын караячакбыз. Министрлыкта авыл хуҗалыгын үстерү өчен каралган программалар җитәрлек, Тукай районы фермерлары башкаларында да катнашса да була. Мин үзем алар белән очрашам әле, барысын да аңлатырмын, район башлыгы Фаил Камаев белән дә әлеге фермерларга ничек ярдәм итеп буласын карарбыз. Берсен дә игътибарсыз калдырмыйбыз, алар бит безнең көчебез һәм таянычыбыз! – дип, белдерде министр урынбасары.
Шунысын да әйтмичә булмый, Искәндәр Закиров 2015 елда КФХ ачкан булган, әмма ике елдан соң инде аны ябарга да җитешкән. Хаман да шул грант алмакчы булгандыр инде. Тик, ни кызганыч, документларда әтисе Маратның техникасын үзенеке дип куйган. Монысы укучыларыбызга уйлану өчен мәгълүмат.
Авыл хуҗалыгын үстерәбез дип тырышабыз, ә зур эш барганда аның аңлашылмаучанлыклары да чыгып тора. Иң мөһиме – шуларны вакытында күрү һәм чишү юлларын табу. Ни дисәң дә, бер республика өчен хезмәт куябыз бит.
Рәсим Хаҗиев
Комментарийлар