- Авыл егетенә беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын! Әнинең дә чиләнүе җиткән!
Авылда көне буе эшләп арып-талып хәлдән тайган сеңлем әнә шулай ди. Югыйсә без, ягъни мин, энем һәм сеңлем, кечкенәдән үк чын мәгънәсендә маңгай тире тамган хезмәтнең нәрсә икәнен белеп-күреп үстек. Яшүсмер вакытта ук әтине югалту (ул безнең арадан киткәндә,...
- Авыл егетенә беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын! Әнинең дә чиләнүе җиткән!
Авылда көне буе эшләп арып-талып хәлдән тайган сеңлем әнә шулай ди. Югыйсә без, ягъни мин, энем һәм сеңлем, кечкенәдән үк чын мәгънәсендә маңгай тире тамган хезмәтнең нәрсә икәнен белеп-күреп үстек. Яшүсмер вакытта ук әтине югалту (ул безнең арадан киткәндә, сеңлебезгә җиде яшь иде) ялкаулыкның ни икәнен белгертмәде. Без - әнинең төп ярдәмчеләре, таянычлары. Бу язылмаган канунны һәрвакыт белеп үстек. Әни - үтә дә сабыр һәм тырыш хатын. Шуңа күрә безгә дә башкалардан ким булырга ярамый. Мин үземне белгәннән бирле әни өч сыер сава. Быел тана беренче тапкыр бозаулап, сөтлебикәләр дүрткә (!) кадәр җитте. Күп итеп сарык асрый, үгез, бозаулар, кош-корты да җитәрлек. Бүген авыл җирендә мондыйлар бармак белән генә санарлык инде. Быел әле, җитмәсә, өйалларын сүтеп, төзү эшләре белән дә мәшәкатьләндек. Осталарыбыз булды. Шулар өстенә, авылдагы су насосын алыштыру сәбәпле, бер ай тирәсе сусыз утырдык. Күршеләрдән иртәнге биштә үк су ташый башлыйбыз. Ә авылда сусыз тормыш чын мәгънәсендә ике кулсыз калган кебек. Көне буе аш-су бүлмәсендә мәш килгән хуҗабикә генә белә аны. Әле бит абзарда көтүгә чыкмый калган маллар су сорап тавыш бирә. Утыртылган яшелчәләр дә бар, аларны да әрәм итеп булмый. Моннан тыш, печәнен, мунча себеркесен әзерләү, җиләк-җимешен эшкәртү, чират көтүен көтү кебек бетмәс-төкәнмәс эшләре өелеп тора. Болар өстенә хөкүмәт эшенә дә барырга кирәк. Әни кибеттә берүзе сата. Ялсыз, иртәдән кичкә кадәр... Кыскасы, кич белән «телен җилкәгә салып», көч-хәл белән кереп ава. Кая анда пешкән ашны иркенләп утырып ашау, ике-өч сәгать тәмләп, чабынып мунча керү, кунакка йөрү! Йокы киемеңне алыштырырлык хәлең калса, бик рәхмәт!
Бер айдан артык авылда яшәп килгәннән бирле, башымда бер уй чуала. Бездә хәләл хезмәткә хөрмәт юк. Әле берничә ел элек кенә дә күп мал асраган кешегә, сокланып: «Кара нинди тырыш!» - дип әйтәләр иде. Ә хәзер әнинең дүрт сыер савуын ишетүчеләр, бармакларын чигә тирәсендә әйләндереп: «Юләрләндегезме әллә сез?» - дип тел шартлата. Беркөнне үзем дә: «Әни, нигә шулкадәр йөгергәнеңне үзең аңлыйсыңмы соң?» - дидем. «Кайвакыт аңлап та бетермим, кызым. Шулай яшәргә өйрәнгән инде. Башкача булдыра алмыйм», - диде әни.
Сүз дә юк, өчебез дә югары уку йортларында укып чыктык, өстәлдән ит, сөт-май, катык-каймакның өзелеп торганы юк дигәндәй... Күпләрнең бәйрәм табынына гына куела торган каз-үрдәк безнең гаиләдә көндәлек ризык дисәң дә ялган булмас. Зур йорт җиткерелде, заманча ремонтлары да ясалды. Әмма... адәм баласына ял да кирәк икән шул. Ни өчендер моңа кадәр бу турыда әллә ни уйланылмаган. Әйтерсең бөтен кеше шулай яши, шулай тиеш кебек кабул ителгән. Ике кулына бер эш булган, җай чыккан саен, күңел ачарга, кунакка йөрергә яраткан, отпусклары вакытында чит илләр гизеп тә, зарланудан башы чыкмаган шәһәр халкы белән чагыштырам да әниемне... кем әйтмешли, сузып-сузып сызгырып җибәрәсе килә... Беркөнне: «Әни, синең бер ял күргәнең юк. Никадәр генә арысаң да, бер дә зарланмыйсың», - диюемә каршы: «Нигә зарланыйм ди?! Күңелем тыныч бит», - диде ул. Гомер буе үземнеке булсын, балаларым мохтаҗлык кичермәсен, аларга аз булса да ярдәм итим, дип яшәгән кешене җиңел генә үзгәртеп булмыйдыр шул инде!
...Ә мине, авылдан кузгалып киткәндә, моңсулык биләп ала, ирексездән күзгә яшь тула. Иреннәрем исә: «Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрең белән тагын үзең генә каласың инде, әнием!» - дип кабатлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар