Кайбер капкалар матурлыгы һәм зәвыклыгы буенча йортларны да уздыра. Арасында нинди генә иҗат җимешләре күренми, сокланып туя алмыйсың. Лаеш районы Урта Девятово авылындагы бер бинада Раиф Габдуллин тимердән әллә нинди шедеврлар тудыра.
Раиф абыйның даны тирә-якка инде нык таралган, хәтта чит төбәкләрдән дә әйберләргә заказ бирәләр. Күптән түгел генә ул үзенең хезмәткәрләре белән Түбән Кама шәһәрендә эшләп кайткан. Анда алар бер кешегә капка куйганнар, бәясе 1 миллион сумга төшкән.
- Нәрсәгә соң аңа шундый кыйммәтле капка, өй төзеп була бит андый суммага? – дип, сорадым Раиф абыйдан.
- Әтисе вафат булыр алдыннан улына туган нигезне кара, матур шәп капка ясап куй дип, әйтеп калдырган. Улы амәнәтен шулай үтәргә булган, – ди оста.
Урта Девятово авылындагы бинада ул сигезенче елын эшли. Кечкенә генә предприятиесендә дүрт кеше хезмәт куя, Лаеш районында яшәүчеләр дә, күрше Балык Бистәсе районыннан килүчеләр дә бар. Һәрберсе – үз эшенең остасы, хезмәт хакын да якын-тирәдәгеләрдән ике-өч мәртәбә күбрәк алалар, дип сөйли алар турында җитәкчеләре. Моннан ерак түгел урнашкан Имәнискә авылында тагын бер базасы бар, анда инде күбрәк буяу һәм әзерлек эшләрен башкаралар.
Яшерен-батырын түгел, шул авылның үзәк урамыннан узып киткәндә сатуга куелган бер капканы күргән идем дә инде мин. Белешә торгач, аның 350 мең сум торуы билгеле булды. Кем ясый моны дигәч, безнең Раиф Габдуллин дип, әйттеләр. Баксаң, Имәнкискәдә ул ясаган капкалар байтак икән, күбесе аңа заказ бирә, чөнки сыйфатлы һәм матур итеп эшләячәген беләләр. Үзе сөйләвенчә, күптән түгел генә бер продукциясен Киров өлкәсе Малмыж бистәсенә җибәргән.
Раиф абый белән Урта Девятово авылындагы предприятиесенә кереп киттек. Биредә күрше Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан Рифнур дигән егет эшләп ята. Ниндидер тимер кисәкләрен бөгә. Капкалардан тыш, нәрсәгә сорау бар – шуны эшлиләр бу егетләр. Әйтик, берсе Арча районында самавыр формасында чишмәне күреп, Габдуллинга шундыйракны эшләргә заказ биргән. Осталар аны 900 литр су сыйдырышлы итеп ясап та биргәннәр. Машиналарга түбә, ял итү урыннары, караватлар, баскычлар, коймалар – тимерчеләрнең куллары барысына да үтә, бөтенесен дә булдыралар. Тик менә осталарны табу гына авыр дип, зарланып алды Раиф абый. Андыйлар булса, эшкә дә алырга әзер ул, әмма бик ашкынып торучылар юк, ахры. Гәрчә йорт янында гына да хезмәт куярга була, ләкин авыл халкының күбесе шәһәргә барып йөрүне кулайрак күрә.
Соңгы арада тимергә бәяләрнең котырып үсүе хакында сөйләшми булдыра алмадык язма героем белән. Раиф Габдуллин белдерүенчә, 1 метр да 25 см га 2,5 метр размерлы тимер бите әле кайчан гына 1700 сум торган булса, бүген аның бәясе 5 меңнән дә артып киткән. Моңа бәйле калган чималлар да кыйммәтләнеп бара. “Мин үзем ясаган товарның бәясен бик киметер идем дә, әмма бөтен җирдә артып барганда алай эшләү бик авыр шул”, – дип, сыкранды Раиф абый. Тимерне Казандагы күпләп сату базаларыннан ала икән.
Шулай да, халык күбрәк капка ясауларын сорый. Берсен атна дәвамында эшлиләр, үзләре куеп та бирәләр. Бәяләре артса да, заказлар кимемәгән, киресенчә, артып кына бара. Сораша торгач, Габдуллинның элегрәк пластик тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнүен белдем. Анысын ташларга мәҗбүр булган, чөнки әлеге эшкә эре предприятиеләр керешкән, ә аларда җитештерү процессы автоматлаштырылган, көненә бик күп товар чыгара алалар, кече бизнес көндәш була алмый.
Ә инде тимердән әйбер ясау белән яшьтән үк мавыккач, Раиф абыйга аңа кереп китү әллә ни авыр да булмаган. Иң мөһиме – яраткан эше белән шөгыльләнә, авыл халкына хезмәт хакын да саллы гына түли, әле җитмәсә продукциясе күзгә дә матур булып күренә. Чын остага тагын ни кирәк...
Рәсим Хаҗиев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Рәиф абыегыз инде мәрхүм, кызганычка каршы. Урыны оҗмах түрләрендә булсын, әәмиин!
0
0