16+

Утыртасы идек тә бит...

Май ае бәйрәмнәренә быел өметләр зурдан иде: күпләр бакча эшләрен тәмамлап, бәрәңгеләрне утыртып килермен дип уйлады. Без бер төрле планлаштырсак та, Аллаһы Тәгалә барысын да үз дигәнчә урнаштыра. Яңгырлар барыбызны да диярлек өйдә утырырга мәҗбүр итте. Бәрәңге утырту эшләре беразга кичектерелү, бәлки, яхшырактыр да әле, чөнки белгечләр дә ашыкмаска, ә...

Утыртасы идек тә бит...

Май ае бәйрәмнәренә быел өметләр зурдан иде: күпләр бакча эшләрен тәмамлап, бәрәңгеләрне утыртып килермен дип уйлады. Без бер төрле планлаштырсак та, Аллаһы Тәгалә барысын да үз дигәнчә урнаштыра. Яңгырлар барыбызны да диярлек өйдә утырырга мәҗбүр итте. Бәрәңге утырту эшләре беразга кичектерелү, бәлки, яхшырактыр да әле, чөнки белгечләр дә ашыкмаска, ә...

Гөлфирә Гарифуллина, Кама Тамагы, Олы Кариле:
- Казанда һәм күп районнарда коеп яңгырлар явып узуын ишеткәч, шаккаттык. Безнең якта яумады ул. Аның каравы бәрәңгене утыртып куярга өлгердек инде. Ул яктан эш бетеп тора. Әллә ни күп утыртмыйбыз үзе: 30-40 чиләк чамасы гына. Ялларга балалар да кайтты. Бәрәңгене гел трактор яки ат белән утырта торган идек. Узган елны беренче тапкыр кул белән утыртып карарга булдык. Бик ошады ул безгә: озакка да сузылмый, үзең теләгәнчә, хәстәрләп утыртасың. Әллә шуңа күрә бәрәңгебез дә уңды, эре булды. Быел да бәрәңгене кул белән утырттык.
Минзилә Бәшәрова, Кукмара, Ядегәр:
- Бик утыртасы идек тә, булмады шул. Яңгыр өйгә куып кертте. Көннәр яхшы торса, бу атна ахырларына ниятләп торабыз. Орлык бәрәңгеләрен әзерләп, үрдереп куйган идек инде. Эш яхшы һава торышын гына көтеп калды. Ә күрше-тирәдә утыртучылар булды инде, юеш дип тормады. Өлгерербез әле, Алла боерса, вакыт бар, ашыгудан файда юк. Иң мөһиме: Аллаһы Тәгалә корылык бирмәсен.
Зәмзәмия Гайнанова, Киров, Малмыж, Салкын Чишмә:
- Бәрәңге утырту турында уйлаган да юк әле. Бездә агачлар да яфрак ярып кына маташа. Яз-җәй бик соң килә безнең якта, шуңа күрә бәрәңгене дә май ахырында, җәй башында гына утыртабыз. Җир соң өлгергәч, елдагыча бу эш май ахырларына кала инде.
Венера Сарсембаева, Балык Бистәсе, Күгәрчен:
Бәрәңгеләрне утыртып, эшне бетереп куйдык, Аллага шөкер. Җирләр өлгергән, коры иде. Бездә май бәйрәмнәрендә бөтен авыл утыртып бетерде диярлек. Апалар быел бәрәңгене яңача утыртып карады. Орлык бәрәңгесен чыбык личинкасына (проволочник) һәм колорадо коңгызына каршы махсус препарат белән эшкәртеп күмделәр. Быелга зур өметләр баглыйбыз, уңыш яхшы булыр дип өметләнәбез. Ә утыртуын ел да кул белән утыртабыз...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading