Соңгы еллардагы табигатьнең гаять көйсезләнүе һәм сәер галәмәтләре авыл хуҗалыгындагы галимнәрне дә аптырашта калдырды. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров фикеренчә, хәзер һава торышына бәйле рәвештә аграр тармакта төгәл генә нәтиҗә ясау мөмкин түгел. «Мисал өчен, Казанда бүген 15 градус салкын булса, шул ук вакытта без тикшеренүләр алып...
Соңгы еллардагы табигатьнең гаять көйсезләнүе һәм сәер галәмәтләре авыл хуҗалыгындагы галимнәрне дә аптырашта калдырды. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров фикеренчә, хәзер һава торышына бәйле рәвештә аграр тармакта төгәл генә нәтиҗә ясау мөмкин түгел. «Мисал өчен, Казанда бүген 15 градус салкын булса, шул ук вакытта без тикшеренүләр алып барган Олы Кабан җирлегендә температура 22 градуска кадәр төште. Язын да республикада җирләр төрле районда төрлечә өлгерә. Шуңа да безнең галимнәрнең иген культуралары сортлары уйлап чыгару буенча тагын да ныклап шөгыльләнүләре сорала. Һәм алар бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр дә», - ди директор.
Күптән түгел фәнни-тикшеренү институтында узган очрашуда галимнәр соңгы елларда тармакта алып барылган эшчәнлекләренә кайбер нәтиҗәләр ясады. 20 елдан артык бу өлкәдә эшләгән галим Олег Шайтанов билгеләп узганча, табигатьтә соңгы 2 елда җылыну процессы башланды һәм фаразлар буенча ул алга таба да дәвам итәчәк. «Яз иртә килә, көз озын. Шуңа күрә вегетация чоры да зуррак була. Моңа бәйле рәвештә соң өлгерә торган культуралар да игәргә мөмкин. Ләкин әлегә бу барып чыкмый, чөнки явым-төшемнәр күләме язын, җәен азрак, ә кышын ул күбрәк. Туң катламы да тирән түгел хәзер. Кыш соң килә, җир тиешенчә катып өлгерә алмый. Болар барысы да көзге культураларның начар кышлавына китерә. Һәм шуңа да селекция белән эшләүчеләр алдында тагын да зур бурычлар тора», - дип ассызыклап узды галим. Әлбәттә, институт галимнәренең уңышлары инде ил күләмендә билгеле. Быел гына да алар тарафыннан аграр культураларның 7 яңа сорты уйлап чыгарылган. Хуҗалыклар белән үзара фикерләшеп эшләү тәҗрибәсенә килгәндә, биредә институт галимәсе Александра Фадеева эшчәнлеге игътибарга лаек. Галимә сүзләренә караганда, соңгы елларда аксымга бай культураларны игүгә зур әһәмият бирәләр. Борчакның аеруча «Труженник», «Таң», «Венец», «Ватан», «Указ», «Варис», «Казанец» кебек сортлары күпләп игелә икән. Сабагы кыска, егылмый торган төрләргә өстенлек бирергә тырышалар хәзер. Татарстанда борчактан уртача 19ар центнер уңыш алган хуҗалыклар да бар. Хәзер «Кабан» исемле яңа сорт өстендә эшлибез», - ди Александра Фадеева.
Институт галимәләре Нурания Василова һәм Ирина Фадеевалар да республикада игелә торган сабан культуралары һәм көзге бодайның аеруча зур күләмдә игелә торган сортларына тукталдылар. Ә инде быел уҗымнарның торышына килгәндә, галимнәр искәрткәнчә, әлегә төгәл генә бернинди дә нәтиҗә ясап булмый. Язның ничек килүе дә йогынты ясаячак көзге культураларга.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты бүгенге көндә республикадагы төрле формадагы 1 меңнән артык хуҗалык белән эшне җайга салган. Галимнәр фикеренчә, еш кына «ашлаган җир аш бирә» дигән әйтемне онытучылар белән очрашырга туры килә. Җирнең уңдырышлылыгын арттыру өчен, тиешле ашламасын да дөрес итеп кертә белергә кирәк. Сидерат өчен кулай культуралардан клевер, рапс кебек үләннәрне дә чәчү зарур. Туфракның торышын да даими тикшереп тору сорала. Институт белгечләре нәкъ менә шул проблемаларны чишү өстендә эшлиләр дә инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар